Эчтәлеккә күчү

Дамир Натфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Натфуллин latin yazuında])
Дамир Натфуллин
ТР мәдәният министры урынбасары
Вазыйфага керешкән
2018 елның 24 сентябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 октябрь 1982(1982-10-20) (42 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан дәүләт педагогика университеты

Дамир Натфуллин, Дамир Данил улы Натфуллин (1982 елның 20 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары (2018 елдан). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2024).

1982 елның 20 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

2001-2004 елларда – 3 нче Казан икмәк заводы ААҖ төнге икмәк кабул итүче;

2004-2005 елларда – Биектау районы Константиновка урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

2005 елда – Казан шәһәре администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең әйдәп баручы белгече;

2006-2011 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлегендә: 1нче категорияле белгече, 1нче разрядлы белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы киңәшче;

2011-2012 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, Татарстан Республикасы Музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлеге башлыгы;

2013-2018 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы;

2018 елның 24 сентябреннән – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Айгөл, ике баласы: кызлары Ясмин (2009)[3].