Данила Кашин
Бу мәкаләне бетерергә тәкъдим ителде Сәбәпләрне һәм фикер алышуны сез Википедия:Бетерүгә битендә таба аласыз.
Фикер алышу беткәнгә кадәр мәкаләне яхшыртып була, ләкин мәгълүматны бетерергә ярамый, тулырак монда карагыз. Фикер алышу беткәнгә кадәр бу калыпка тимәгез. |
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Данила Кашин | |
---|---|
Туган | 6 ноябрь 1996 (28 яшь) Казан, Татарстан, Россия |
Яшәгән урын | Санкт-Петербург |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | видеоблогер, музыкачы, композитор, автор-башкаручы, ютубчы, рэпер, стример |
Данила Владимирович Кашин[1] (шулай ук DK буларак билгеле; 1996 елның 6 ноябре, Казан) — Россия видеоблогеры, рэп-башкаручы һәм EDM продюсеры.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Данила Кашин 1996 елның 6 ноябрендә Казанда туган. Балачакта әнисе Даниланы музыка мәктәбенә фортепианога бирә. Мәктәпне тәмамламаган, 11 яшендә FL Studio программасы турында белгән, аның ярдәмендә үзенең беренче трекларын яза башлаган[2].
2013 елда ««D.K. Inc.» каналын булдыра, беренче видеоны 2016 елда йөкләгән[3]. Башта роликларның форматы Counter-Strike: Global Offensive видео уены буенча летсплеилар булган, әмма соңрак бары тик музыка белән бәйле видеороликлар бастырыра башлаган. Тормыш юлы девушка мария бликова.
2015 елда «Фабрика лайков» реалити-шоуында катнашкан[4]. 2017 елның 19 маенда Мәскәүдә Кашинның беренче концерты була[5].
2017 елның июлендә Данила Санкт-Петербургтан видеоблогер Совергон белән берлектә Россия һәм Беларусь шәһәрләре буенча дебют турын игълан итә.
2019 елның июнендә «Ненаход» альбомын чыгара[6]. 2020 елның 21 августында «Synonim» альбомын чыгара[7]. Альбом интро белән бергә 10 җырдан тора.
2020 елның 22 ноябрендә Данила үзенең «Damn!Wear» кием брендын төзи.
2021 елның 17 февралендә Данила «Synonim» альбомы өчен «Sony Music Russia»дан алтын пластинка ала[чыганагы?]. 2021 елның 1 октябрендә Данила «HYPOCRITE EP» исемле яңа альбом чыгара.
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Альбомнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «36 и 6» (2017)[8];
- «Ненаход» (2019);
- «Synonim» (2020);
- «Hypocrite» (2021).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ YouTube сайтында Ассоциации: Данила Кашин — видео с канала «Юлик» на YouTube
- ↑ Вписка. Как DK начал заниматься музыкой.
- ↑ Описание канала «D.K. Inc.» на YouTube
- ↑ YouTube сайтында Данил Кашин про участие в «Фабрике лайков» — видео с YouTube-канала «Реакции стримеров»
- ↑ YouTube сайтында Концерт Дани Кашина в Москве — видео с YouTube-канала «Кулич»
- ↑ Ненаход (Non-arrival) by DK. 2020-09-11 тикшерелгән.
- ↑ YouTube сайтында DK - Synonim (Album, 2020) — видео с YouTube-канала «D.K. Inc.»
- ↑ Альбом «36 и 6». 2018-10-06 тикшерелгән.