Даниэл Шехтман
Күренеш
| Даниэл Шехтман | |
|---|---|
| Туган телдә исем | яһүд. דן שכטמן |
| Туган | 24 гыйнвар 1941 (85 яшь) Тел-Әвив, Исраил |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Технион[d] |
| Һөнәре | физик, химик |
| Эш бирүче | Айова штаты университеты[d], Технион[d] һәм Айова университеты[d] |
| Җефет | Tzipora Shechtman[d] һәм Zipora Shechtman[d] |
| Балалар | Йоав Шехтман[d] |
| Бүләк һәм премияләре | Вольф премиясе (1999), Исраил премиясе (1999) Химия өлкәсендә Нобель премиясе (2011) |
Дан Ше́хтман — Исраил галиме, физик, химик. «Квазикристаллар»ны ачу өчен 2011 елның химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты[1].
Тел-Әвивтә 1941 елда туа. 1966 елда Технионда бакалавр дәрәҗәсен ала, 1968 елда магистр була, ә 1972 елда PhD дәрәҗәсенә ирешә.
1996 елда Шехтман Исраил фәннәр академиясенә, 2000 елда — АКШның милли техник академиясенә, ә 2004 елда — Европа фәннәр академиясенә әгъза булып сайлана.
1984 елдан бирле Шехтман бишенче тәртиптәге симметрия күчәрле квазикристалларны тикшерә[2]. Аларны ачу өчен 2011 елда ул химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Dan Shechtman (ингл.)