Денис Паслер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денис Паслер latin yazuında])
Денис Паслер
Туган 29 октябрь 1978(1978-10-29) (45 яшь)
Североуральск
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Урал дәүләт тау университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Денис Паслер Викиҗыентыкта

Денис Владимирович Паслер (1978 елның 29 октябре, Североуральск, Свердловск өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 18 сентябреннән Оренбург өлкәсе губернаторы (2019 елның 21 мартыннан 18 сентябренә кадәр Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы).

Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе (2012—2016)[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денис Паслер 1978 елның 29 октябрендә Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәрендә туа. Урал тау университетын тәмамлагач, 2001 елда Денис Паслер «Североуральск ЖБИ заводы» ЯАҖдә сату бүлеге башлыгы вазыйфасында эшли башлый, аннары предприятиенең коммерция директоры итеп билгеләнә. Соңрак, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгәнче, «Североуральск ЖБИ заводы» ҖЧҖ генераль директоры булып эшли.

Денис Паслер

2004—2005 елларда «Краснотурьинскмежрайгаз» ААҖ белән җитәкчелек итә. 2005 елдан 2009 елга кадәр «ГАЗЭКС» ЯАҖ (Свердловск өлкәсе) белән җитәкчелек итә. 2009—2010 елларда «Свердловскэнергосбыт» ААҖнең идарәче директоры була, ә 2010 елның 25 декабреннән 2012 елга кадәр «Екатеринбурггаз» ААҖ генераль директоры вазыйфасын башкара.

2008 елның 2 мартында 19 нчы санлы Серов бермандатлы сайлау округыннан Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены вәкилләре палатасы депутаты итеп сайлана. 2008 елдан 2011 елга кадәр — Серов сайлау округыннан Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены вәкилләре палатасы депутаты. 2009 елның маенда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы составына, 2011 елның маенда партия сәяси советы Президиумы составына сайлана.

2011 елның декабреннән 2012 елның июненә кадәр — Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, инфраструктура үсеше һәм торак сәясәте комитеты әгъзасы.

2012 елның 19 июнендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе вазыйфасына тәкъдим ителә һәм билгеләнә. 2012 елның 20 июнендә, губернатор указы нигезендә, вазифаларга керешә. 2016 елның 26 сентябрендә үз теләге белән отставкага китә[2].

2017 елның 10 мартыннан «Т Плюс» ГАҖ генераль директоры вазыйфасын башкара, ә 2017 елның 4 апреленнән «Т Плюс» ГАҖ идарәсе рәисе[3].

Оренбург өлкәсе губернаторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 21 мартында Владимир Путин отставкага киткән Юрий Берг урынына Паслерны Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[4].

29 апрельдә Денис Паслер кандидатурасы Оренбург өлкәсе губернаторы сайлауларында катнашу өчен «Бердәм Россия» праймеризында тәкъдим ителә[5]. Денис Паслер «Бердәм Россия» праймеризында җиңү яулый. Аны 2019 елның 1 июнендә төбәк конференциясендә 153 вәкилдән 141 вәкил хуплаган[6].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Оренбург өлкәсе губернаторы сайлауларының беренче турында 65,93% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[7].

2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[8].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — Владимир Эмильевич Паслер — Североуральск шәһәренең эре эшмәкәре, транспорт бизнесы хуҗасы[9]. 2017 елның июнендә вафат була[10].

«РИА Новости»га биргән интервьюсында Денис Паслер әтисе ике эштә йөкче-йөртүче булып эшләгән, ә әнисе шәһәр спорт комитетында эшләгән, дип сөйләгән. Шулай ук ул үзе бик иртә эшли башлавын, 14 яшендә дуслары белән вагоннарны бушатуы турында әйткән[11].

Абыйсы — Владимир Паслер — элек Североуральск шәһәр Думасы депутаты һәм «Североуральск ЖБИ заводы» ҖЧҖ коммерция директоры, хәзер Североуральск шәһәре вице-мэры[12].

Энесе — Иван Паслер — күп еллар дәвамында газ индустриясендә эшли. 2020 елның августына «Екатеринбурггаз» АҖ генераль директоры урынбасары һәм баш инженер вазыйфасын башкара[13][14].

Беренче хатыны — Лариса Паслер, спортчы булган, «Уралочка» волейбол клубы өчен уйнаган. Беренче никахта Денис Паслерның ике улы туа: Михаил һәм Денис. 2013 елда аерылышканнар, балалары әниләре белән яшиләр.

Икенче хатыны — Елена Герц, табиб-косметолог булып эшләгән, хәзер — медиа-менеджер, мөхәррир һәм нәшир[15]. Өч балалары бар: Еленаның беренче никахтан улын һәм кызын һәм уртак улларын тәрбияләп үстерәләр[16].

Спорт белән мавыга, Североуральск шәһәренең олылар һәм балалар футбол командаларын җитәкли. Элек «Урал» футбол клубының директорлар советына кергән. Үзе актив рәвештә футбол уйный һәм спорт йөзүе белән шөгыльләнә[17][18].

2019 елның 12 апрелендә Оренбургта Космонавтика көненә багышланган «Галәм йөгерү» — ерак арага йөгерү буенча массакүләм ярышларда катнашкан[19].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Денис Владимирович Паслер. әлеге чыганактан 2016-09-29 архивланды. 2018-11-03 тикшерелгән.
  2. Свердловский премьер Денис Паслер ушёл в отставку.
  3. Паслер Денис Владимирович 2018 елның 1 март көнендә архивланган.//ПАО «Т Плюс»
  4. Денис Паслер назначен врио губернатора Оренбургской области: Политика: Облгазета.
  5. "Единая Россия" определилась с кандидатами на предварительное голосование. РИА56. 2019-04-29 тикшерелгән.
  6. Партия «Единая Россия» определилась с кандидатом на выборах губернатора Оренбуржья. «Урал 56». 1 июня 2019.
  7. На выборах губернатора Оренбургской области победил Паслер с 65,93% голосов. www.kommersant.ru (2019-09-09). 2019-09-10 тикшерелгән.
  8. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. әлеге чыганактан 2021-01-10 архивланды. 2020-12-29 тикшерелгән.
  9. Биография врио губернатора Оренбургской области Дениса Паслера. ТАСС. 2019-03-23 тикшерелгән.
  10. У бывшего свердловского премьера Дениса Паслера умер отец. Информационное агентство «Европейско-Азиатские Новости». 2019-03-23 тикшерелгән.
  11. Денис Паслер: мне нравится решать масштабные и сложные задачи (20190520T1607). 2020-11-03 тикшерелгән.
  12. Кто такой Денис Паслер, который возглавил Оренбургскую область. Биография. www.znak.com. әлеге чыганактан 2019-03-21 архивланды. 2019-03-23 тикшерелгән.
  13. Что известно о семье врио губернатора Оренбургской области Дениса Паслера?. Урал56.ру (2019-03-22). 2020-08-28 тикшерелгән.
  14. На Эльмаше началась масштабная реконструкция газопровода. Свердловское областное телевидение (2020-08-26). 2020-08-28 тикшерелгән.
  15. Премьерная жена. 16 откровений супруги Паслера: о семье, бизнесе и политике. И немного кокетства: «Никто не знает, что мой муж – председатель правительства». ura.news. 2019-03-23 тикшерелгән.
  16. «Вышла бы за старого олигарха – упрекнули бы в любви к деньгам, за студента – в пристрастии к сексу…». Откровения жены Дениса Паслера о недостатках мужа, о детях и совместном отдыхе. ФОТО. ura.news. 2019-03-23 тикшерелгән.
  17. ПАСЛЕР Денис Владимирович — биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалЕБУРГ.ру.. globaleburg.ru. 2019-03-23 тикшерелгән.
  18. Паслер Денис Владимирович. ФедералПресс. 2019-03-23 тикшерелгән.
  19. Денис Паслер участвует в "Космическом забеге" (2019-04-12).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре