Джеймс Дэвид Вэнс
Джеймс Дэвид Вэнс | |
---|---|
АКШның сайланган вице-президенты | |
Огайо штатыннан сенатор | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 3 гыйнвары | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 2 август 1984 (40 яшь) АКШ, Огайо штаты, Мидлтаун |
Сәяси фирка | АКШ Республика фиркасе |
Җефет | Уша Вэнс[d][1] |
Белем | Огайо штаты университеты |
Сугышлар/бәрелешләр | Гыйрак сугышы[d] |
Джеймс Дэвид Вэнс (ингл. James David Vance; 1984 елның 2 августы, АКШ, Огайо штаты, Мидлтаун) ― америкалы эшмәкәр һәм республика фиркасеннән сәясәтче, АКШның сайланган 50нче вице-президенты (2024 елның 6 ноябреннән), Огайо штатыннан сенатор (2023 елдан).
2024 елның 15 июлендә АКШ Президентлыгына кандидат Дональд Трамп Вэнсны 2024 елгы сайлауларда республика фиркасеннән вице-президентлыкка кандидат итеп сайлау турында игълан иткән[2]. 2024 елның ноябрендә сайлауларда Трампның җиңүе нәтиҗәсендә Вэнс Ричард Никсон заманнарыннан бирле АКШның иң яшь вице-президенты була[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1984 елның 2 августында Огайо штатының Мидлтаун шәһәрендә туган. Яшь Джеймсны тәрбияләүдә әбисе ― оныгын яклау өчен наркотик сатучыларны куып җибәргән Бонни Блэнтон Вэнс зур роль уйнаган[4]. 2003 елда мәктәпне тәмамлагач, Диңгез пехотасы корпусына хезмәт итәргә китә, Гыйрак сугышы[d] вакытында Корпуста җәмәгатьчелек белән элемтәләр белән шөгыльләнә, 2007 елда хезмәтен тәмамлый. 2009 елда Огайо штаты университетын тәмамлый, анда политология һәм фәлсәфә өйрәнә, 2013 елда Йель университетының хокук факультетын тәмамлый. Иллинойста Sidley Austin юридик фирмасында адвокат булып эшли, карьерасын Силикон үзәнендә[d] дәвам итә[5].
Сәяси карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сәяси карьерасы башында Вэнс Дональд Трампны тәнкыйтьләгән, 2016 елгы сайлаулар алдыннан ачыктан-ачык Трампны «идиот» дип атаган, шәхси тәртиптә – Адольф Гитлер белән чагыштырган[6], әмма соңыннан аның лояль тарафдарына әверелгән[7].
Республика партиясеннән сенаторлыкка сайлау буенча праймеризда Вэнс Дональд Трамп, Такер Карлсон һәм Питер Тильдән ярдәм алган. Праймеризда 32% тавыш җыйган. 2022 елның 8 ноябрендә Вэнс АКШ сенатына сайлауларда тәҗрибәле сәясәтче, Демократик фиркадән конгрессмен Тим Райанны җиңгән[8].
2024 елның 15 июлендә, Республика партиясенең Милли съезды алдыннан, Вэнс Дональд Трамп исеменнән АКШ вице-президенты вазыйфасына кандидат итеп игълан ителгән.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елда Вэнс Һиндстан мөһаҗирләре кызы Уша Чилукурига өйләнгән. Өч баласы: Эван (6 яшь), Вивек (4 яшь), Мирабель (2 яшь)[9].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://americankahani.com/lead-stories/meet-usha-chilukuri-vance-the-indian-american-wife-of-ohios-gop-senate-primary-winner-j-d-vance/
- ↑ Paul Steinhauser, Brandon Gillespie (2024-07-15). Trump announces Ohio Sen JD Vance as his 2024 running mate.
- ↑ Cohn, Nate. How Will Vance Affect the Race? Look at 2028, Not 2024. (en-US) (2024-07-16).
- ↑ Jason Breslow (2024-07-18). Stories about J.D. Vance's grandmother stole the night at the RNC. Here's who she was. NPR. 2024-07-22 тикшерелгән.
- ↑ Orlando Mayorquin (2022-06-07). Who is J.D. Vance? The Trump-backed Ohio GOP Senate nominee. USA Today. 2022-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Барышников, Валентин. Не Пенс, а Вэнс. Кого Дональд Трамп выдвинул в вице-президенты (рус.) (2024-07-16).
- ↑ Республиканская партия официально выдвинула Трампа своим кандидатом. Вице-президентом он выбрал сенатора Джей Ди Вэнса — противника помощи Украине.
- ↑ Henry J. Gomez (2022-11-09). J.D. Vance wins Ohio Senate race, defeating Democrat Tim Ryan, NBC News projects. NBC News. 2022-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Sakshi Venkatraman (2024-07-16). Who is Usha Vance? JD Vance’s wife is a lawyer and daughter of immigrants. NBC News. 2024-07-21 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 2 август көнне туганнар
- 1984 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- АКШта туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- АКШ сәясәтчеләре
- АКШ сенаторлары
- АКШ вице-президентлары
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- АКШ республикачылары
- Огайо штаты университетын тәмамлаучылар
- Йель университетын тәмамлаучылар