Джекки Джойнер-Керси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джекки Джойнер-Керси latin yazuında])
ингл. Jackie Joyner-Kersee
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 3 март 1962(1962-03-03)[1][2][3][…] (62 яшь)
Туу урыны Ист-Сент-Луис, Сент-Клэр (округ, Иллинойс), Иллинойс, Америка Кушма Штатлары
Кардәш Аль Джойнер[d]
Ире яки хатыны Боб Керси[d]
Туган тел инглиз теле
Һөнәр төре баскетболчы, җиңел атлет, прыгун в длину, семиборка, спортчы
Такымда позициясе лёгкий форвард[d]
Әлма-матер Лос-Әнҗелестәге Калифорния университеты[d] һәм East St. Louis Lincoln High School[d]
Спорт такымы әгъзасы UCLA Bruins[d]
Масса 66 килограмм
Сәламәтлек торышы быранхиял асмы
Спорт төре Җиңел атлетика һәм кәрҗинтубы
Спортивная дисциплина семиборье[d] һәм прыжок в длину[d]
Рекорд Women's heptathlon world record progression[d], Women's heptathlon world record progression[d], Women's heptathlon world record progression[d], Women's heptathlon world record progression[d] һәм Хронология мировых рекордов в прыжках в длину (женщины)[d]
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 1996, Җәйге Олимпия уеннары 1992, Җәйге Олимпия уеннары 1988 һәм Җәйге Олимпия уеннары 1984
Бүләкләр
Биеклек / буй 178 сантиметр
 Джекки Джойнер-Керси Викиҗыентыкта

Жаклин «Джекки» Джойнер-Керси (ингл. Jacqueline «Jackie» Joyner-Kersee; 3 март 1962 ел — Америка Кушма Штатларының озынлыкка сикерүгә, җиде көрәш һәм спринтка махсуслашкан җиңел атлеты, 4 тапкыр олимпия, өч тапкыр дөнья чемпионы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жаклин Джойнер 1962 елның 3 мартында Иллинойс штатының Ист-Сент-Луис шәһәрендә туган. Аңа исемне Жаклин (Джеки) Кеннеди хөрмәтенә кушканнар.

Карьерасының башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыган чагында ук, 13 яшендә 5.10 метрга сикереп, Джекки җиңел атлетикада булган сәләтләрен күрсәтә. Ул шулай ук волейбол һәм баскетбол белән дә мавыга. 14 яшьлек чагында, Иллинойс штатында юниор чемпионы булуга ирешә. 1980 елда Джекки Лос-Анджелестагы Калифорния университетына укырга керә, шунда ук аның баскетбол һәм җиңел атлетика командалары өчен чыгыш ясый башлый. Шул ук елда ул әнисен югалта һәм үз өстенә гаилә башлыгы вазифасын ала. Университетта аның белән тренер Боб Керси шөгыльләнә, һәм ул талантлы спортчыга җиңел атлетика, гомумән, җиде көрәш белән шөгелләнергә тәкъдим итә.

Джекки Хельсинкида үтәчәк җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына сайлап алына (1983), ләкин анда уңышсыз чыгыш ясый. Җәрәхәт алуы аркасында, ярышның беренче көнендә ук җиде көрәш ярышыннан төшеп кала.

1984 елда беренче зур уңышка ирешә. Лос-Анджелестагы уеннарда, җиңүеннән ни бары биш очкога генә калышып, җиде көрәштә көмеш медаль яулый.

Югары казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986-1992 елларда Джекки җиде көрәштә бөтенләй диярлек җиңелү белмәс спортчы була һәм бер үк вакытта озынлыкка сикерүдә дә уңышлы чыгыш ясый. 1986 елда ул беренче тапкыр хатын-кызларның җиде көрәшендә 7000 очко чиген үтә. 1986 елның 7 июлендә Мәскәүдә үткән Изге ихтыяр уеннарында 7 148 очко белән дөнья рекорды куя.

1988 елда Сеулдагы Олимпия уеннарында 7 291 очкосы дөнья рекорды белән беренчелекне бирми һәм биш көннән соң, озынлыкка сикерүдә (7.40) олимпия алтынын ала. 4 ел үткәч, ул үзенең җиде көрәштәге уңышын Барселона Олимпия уеннарында кабатлый һәм 7000 биеклекне үтеп, 7044 очко ота.

Джекки Джойнер соңгы тапкыр Олимпия уеннарында 1996 елда Атлантада катнаша. Ул озынлыкка сикерүдә бронза медаль яулый, әммә яралары үзен сиздерү аркасында, җиде көрәш программасын тәмамлап өлгерми. 1996 елда Джекки стадион юлын ташлап китә һәм үз көчен «Richmond Rage» баскетбол уенчысы сыйфатында сынап карый, тик бу нияте бәхетсез булып чыга.

1998 елда ул яңадан җиңел атлетикага әйләнеп кайта, хәтта Изге ихтыяр уеннарындагы җиде көрәш программасында җиңеп тә чыга (6502 очко), бу ярышлардан соң зур спорттан китәчәге турында хәбәр итә. Ләкин 2000 елда Сидней олимпиадасында АКШ командасы составында чыгу өчен сайлап алуны үтми һәм шуның белән карьерасын тәмамлый.

2001 елдан Джекки хәйрия эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, туган шәһәре Ист-Сент-Луиста ул яшь спортчыларны яклаучы үзенең исемендәге фонд булдыра[11].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джеккиның абыйсы Эл Джойнер шулай ук билгеле спортчы — өчле сикерү буенча олимпия чемпионы.1986 елда Джекки үзенең тренеры Бобка кияүгә чыга һәм аның фамилиясен ала: Джекки Джойнер-Керси.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дүрт Олимпия уенында һәм дүрт дөнья чемпионатында катнаша.
  • Sports Illustrated for Women's басмасы тарафыннан XX гасырның иң яхшы спортчысы дип танылды (2001)
  • Җиңел атлетикада өч тапкыр АКШның иң яхшы спортчысы дип танылды / (1986, 1987,1994)[12]
  • Ике тапкыр Джесси Оуэнс бүләге белән АКШның иң яхшы җиңел атлеты буларак бүләкләнә (1986, 1987)[13]

Спорт сыйфатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джойнер Джекки төрле яклы спортчы була, җиңел атлетиканың төрле дисциплиналарында югары нәтиҗәләр күрсәтә: горизонталь сикерүдә, каршылыклы йөгерүдә һәм спринтта. Аның 7.49 метр рекорды, Америка хатын-кызлары арасындагы озынлыкка сикерү тарихында әлеге көндә дә икенче нәтиҗә булып тора.

Шәхси рекордлары

дисциплиналары нәтиҗә урын дата
200 м 22.30 Индианаполис 15-Jul-1988
800 м 2:08.51 Seul 24-Sep-1988
100 метр каршылыклар белән 12.61 Сан-хосе (АКШ) 28-May-1988
400 метрлык каршылыклар белән 56.7 Нью-Йорк 22-May-1993
Биеклеккә сикерү 1.93 Индианаполис 15-Jul-1987
Озынлыкка сикерү 7.49 Сестриер 31-Jul-1994
Ядрә этәрү 7.49 Нью-Йорк 22-May-1994
Ядрә этәрү 16.00 Рим 31-Aug-1987
Сөңге ату 50.08 Индианаполис 16-Jul-1988
Җиде көрәш (дөнья рекорды) 7291 Сеул 24-Sep-1988

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]