Дмитрий Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Әхмәтҗанов latin yazuında])
Дмитрий Әхмәтҗанов
Туган 7 июль 1975(1975-07-07) (48 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре университет профессоры, галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм профессор

Дмитрий Әхмәтҗанов (7 июль 1975 ел, Уфа шәһәре) — инженер‑механик. Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016), техник фәннәр докторы (2007), профессор (2012).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дмитрий Альберт улы Әхмәтҗанов 1975 елның 7 июлендә Уфа шәһәрендә туган.

1997 елда Уфа дәүләт авиация техник университетын «Авиация двигательләре һәм энергетика системасы» белгечлеге буенса кызыл дипломга тәмамлый. Техник фәндәр кандидаты гыйльми дәрәжәсе 2000 елда бирелә (диссертациясенең темасы «Автоматизация термогазодинамического расчета переходных режимов работы авиационных ГТД»); техник фәннәр докторы гыйльми дәрәжәсе 2007 елда бирелә (диссертациясенең темасы «Имитационное моделирование неустановившихся режимов работы авиационных ГТД с элементами систем управления»). Профессор гыйльми исеме 2012 елда бирелә.

Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлагач, анда эшләргә кала: 2007 елдан авиация двигательләр кафедрасы профессоры, 2014 елдан авиация двигательләре, энергетика һәм транспорт факультеты деканы. Уфа дәүләт авиация техник университетының Гыйльми советы әгъзасы. Шулай ук ул Башкортстан Фәннәр академиясе профессоры (2016 елдан).

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге катлаулы техник объектларның, авиация двигательләрен автоматлаштырылган проектлау системаларының модельләрен әзерләү белән бәйле. Аның 208 басма хезмәте бар, шуларның 10-сы — Россия Федерациясе Роспатент электрон исәпләү машиналары өчен программаларны рәсми теркәү турында таныклык, 1 уйлап табу патенты, 23-е уку-методик (шуларның бишесе Россия Федерациясе югары уку йортларының авиация, ракета төзү һәм җиһан өлкәсендәге уку-методик берләшмәсе грифы белән уку кулланмасы) һәм 135 гыйльми хезмәт (шуларның илле бише Югары аттестация комиссиясе тәкъдим иткән журналларда), 9 мәкалә Scopus индексацияләнгән базада[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

— Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты (2005).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Концепция инновационного развития технических вузов России, Уфа, 2009 (автордашлыкта);
    • Методы и средства для автоматизации отладки форсажных режимов при испытаниях ТРДДФ в серийном производстве. Уфа, 2013 (автордаш);
    • Методология создания интегрированной информационной системы для автоматизации бизнес-процессов имитационного моделирования, технической подготовки и оперативного управления авиационным и машиностроительным производством. Мәскәү, 2015 (автордаш).
    • Термогазодинамическое моделирование авиационных ГТД : учебное пособие для студентов очной формы обучения, обучающихся по направлению 160300 "Двигатели летательных аппаратов" специальность 160301 "Авиационные двигатели и энергетические установки, специализация 160301.65 Информационная поддержка жизненного цикла продукции (двигателей и энергоустановок)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахметзянов Д. А. 2022 елның 29 апрель көнендә архивланган.
  • Әхмәтҗәнов Дмитрий Альберт улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахмедзянов Д. А., archived from the original on 2022-04-29, retrieved 2022-05-09