Дулкыннар полярлашу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дулкыннар полярлашу latin yazuında])
Әйләнүле полярлашкан дулкын

Дулкыннар полярлашу - аркылы дулкыннарның мөһим сыйфаты, дулкын таралу юнәлешенә перпендикуляр булган яссыллыкта тирбәнүче векторның торышын тасвирлый.

Буй дулкынында полярлашу юк, чөнки таралу юнәлеше тирбәнү юнәлешенә тиң.

Аркылы дулкын ике юнәлеш: дулкын векторы һәм аңа һаман перпендикуляр булган амплитуда векторы белән сыйфатлана.

Дулкын векторы дулкын таралу юнәлешен күрсәтә, ә полярлашу векторы - электр кыры көчәнешлелеге векторы булып тора. Өч үлчәмле фәзада тагы бер ирек дәрәҗәсе бар - дулкынча вектор тирәсендә әйләнү.

Полярлашу хасил булуның сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чыганак дулкынны ассиметрик рәвештә тарата
  • Дулкын анизотропик мохиттә тарала
  • Ике мохит чигендә чагылу һәм сыну

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми очракта тирбәнүче зурлыкның векторы таралу юнәлешенә перпендикуляр булган яссылыкта эллипс камап үткәрә, бу эллипс полярлашуы.

Аерым очаклар:

  • Сызыклы полярлашу: амплитуда тирбәнешләре бер яссылыкта бара, бу "яссы-полярлашкан дулкын" дип атала
  • Әйләнүле полярлашу: амплитуда векторы тирбәнешләр яссылыгында әйләнү камап үткәрә. Әйләнүле полярлашу уң һәм сул була ала.

Полярлашу Лиссажу фигуралары белән тасвирлана һәм бер ешлыклы аркылы тирбәнешләр суммасына тигез.

Электромагнит дулкыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулда сурәт фильтрсыз төшерелгән, уңда сурәт полярлашу фильтры ярдәмендә төшерелгән
Махсус полярлашу фильтры ярдәмендә полярлашкан яктылыкның үтеп йөрүен чикләргә була

Электромагнит дулкыннары өчен полярлашу электр кыры көчәнешлелеге Е һәм магнит кыры көчәнешлелегенең Н юнәлгән тирбәнешләре булып тора.

Кояшның яктылыгы - җылылык нурланышы булып тора һәм полярлашмаган, ләкин күкнең чәчелгән нурлар өлешчә сызыклы полярлашкан инде.

Чагылганда яктылык үз полярлашуын үзгәртә. Нәкъ әлеге күренешләр полярлашу фильтрларында фотографиядә һ.б. кулланыла.

Чагылган яктылыкның полярлашу үзгәреше буенча өслек төзелешен тикшереп була.

Махсус полярлашу фильтры ярдәмендә полярлашкан чәчелгән яктылык үтеп йөрүен чикләргә була, ул Маллюс канунына буйсына:

- төшкән яктылык полярлашу яссылыгы һәм поляризатор арасындагы почмак.

Әлеге мәсләк нигезендә сыек кристалл экраннары эшли.

Бал корты яктылыкның сызыкча полярлашуын сизү ярдәмендә киңлекләрдә дөрес юл таба.

Кайбер кешеләр дә яктылыкның өлешчә полярлашуын сизә.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дулкын таралу тизлеге полярлашуга бәйле.

Бер-берсенә туры почмакта полярлашкан ике дулкын интерферлашмый (интерференциядә катнашмый).

Әлеге күренеш төрле оптик эффектларда кулланыла, шулай ук 3D-кинематографта (IMAX технологиясендә), анда полярлашу сул һәм уң күзләр өчен сурәтне аера.

Әйләнүле полярлашу галәми элемтәдә кулланыла.

Әйләнүле полярлашу RealD һәм MasterImage стереокинематографында кулланыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Жаров А. А., Смирнов А. И. Поляризация волн // Физическая энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — С. 65. — 704 с. — 40 000 экз. — ISBN 5-85270-087-8.
  • Фейнман Р., Лейтон Р., Сэндс М. Электродинамика // Фейнмановские лекции по физике. — М.: «Мир», 1965. — Т. 6.