Евгений Алёхин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Алёхин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 19 декабрь 1942(1942-12-19)[1]
Туу урыны Уфа, РСФСР, СССР
Үлем датасы 20 декабрь 2020(2020-12-20) (78 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре public health physician, табиб
Эш урыны Башкорт дәүләт медицина университеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе заслуженный деятель науки Российской Федерации орден Дружбы

Алехин Евген Константинович (1942-2020) — ССРБ һәм Россия галим-фармакологы һәм иммунологы, педагог һәм медицина өлкәсендә фән оештыручы, медицина фәннәре докторы (1985), профессор (1988), Сорос профессоры. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшмәкәре (1995). Россия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгений Константинович Алехин 1942 елның 19 декабрендә Уфада туган.

1961 елдан 1966 елга кадәр Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында укый, аны тәмамлагач, табиб-фармаколог квалификациясен ала. 1966 елдан алып 1969 елга кадәр фармакология кафедрасы буенча аспирантурада укый[2].

1969 елдан 2020 елга кадәр Башкорт дәүләт медицина университетында педагогик эшендә: 1969 елдан 1988 елга кадәр — ассистент, доцент һәм профессор. 1988 елдан алып 2011 елга кадәр — гыйльми эш буенча проректор һәм бер үк вакытта 1990 елдан алып 2018 елга кадәр — клиник фармакология курсы белән фармакология кафедрасы мөдире. 2018 елдан алып 2020 елга кадәр — бу кафедраның профессоры[3].

1969 елда Е.К. Алехин медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә дәгъвалау өчен диссертация яклый, 1985 елда медицина фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1983 елда Е.К. Алехинга гыйльми доцент исеме, ә 1988 елда профессор исеме бирелә[4].

Е. К. Алехин ватан иммунологиясен барлыкка килү башлангычында тора һәм бу өлкәдә иң алдынгы белгечләрнең берсе була. Алехинның иң зур казанышы булып инфекциягә каршы һәм трансплантация иммунитетның төрле юнәлештәге дару модуляциясе мөмкинлекләрен теоретик һәм эксперименталь дәлилләү тора, аның тарафыннан бактериаль полисахаридларның һәм пиримидинның тәэсир итү механизмын аңлауга зур өлеш кертелә. Алехин иммунитетның яңа үзенчәлекле стимуляторын —гепатопротектор, антиоксиданты һәм иммунитетка булышлык итүче үзенчәлекләрне торучы — оксиметилурацилны уйлап табучыларның берсе була, шулай ук ул йодантипирин һәм анандин кебек медицина препаратларының бөер синдромлы геморрагик бизгәкне дәвалау буенча тикшеренүләрне төп оештыручы, бу тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып бу препаратларны дәвалау практикасына кертү тора[5]. Е. К. Алехин төп эшмәкәрлегеннән тыш, Россия фармакологларының Гыйльми җәмгыяте идаралыгы әгъзасы, шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясенең медицина фәннәре бүлекчәсе әгъзасы булып тора. Алехин йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән ун монография һәм уйлап табуга утыз биш таныклык һәм патент авторы. Алехин җитәкчелегендә 26 кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклана[5].

1995 елда «Гыйльми эшмәкәрлегендә казанышлары өчен» Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исеменә лаек була[3].

2000 елның 17 маенда Россия Президенты Указы белән «Гыйльми эшмәкәрлегендә казанышлары өчен» Евген Константинович Алехин Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була[6]

2020 елның 20 декабрендә Уфада вафат була[5].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Основной источник:[4][7]

  • Дикорастущие лекарственные растения Башкирии / Алехин Е. К., Кучеров Е. В., Лазарева Д. Н., Абдуллина Р. Н., Кузнецова Н. А., Зарудий Ф. С. – Уфа: Башкирское книжное изд-во, 1975 г. — 365 с.
  • Стимуляторы иммунитета / Д. Н. Лазарева, Е. К. Алехин. — М. : Медицина, 1985 г. — 256 с.
  • Современные методы диагностики, лечения и реабилитации больных с заболеваниями сердечно-сосудистой системы: Сб. науч. тр. / Редкол.: Алехин Е. К. (отв. ред.) и др. Башк. гос. мед. ин-т им. XV-летия ВЛКСМ; — Уфа : БГМИ, 1990 г. — 87 с.
  • Иммунотропные свойства лекарственных средств / Е. К. Алехин, Д. Н. Лазарева, С. В. Сибиряк; АН Респ. Башкортостан, Башк. гос. мед. ин-т. — Уфа : Б. и., 1993 г. — 208 с.
  • Влияние лекарственных средств на процессы свободно-радикального окисления : (Справочник) / Е. К. Алехин, А. Ш. Богданова, В. В. Плечев, Р. Р. Фархутдинов. — Уфа, 2002 г. — 287 с. — ISBN 5-7812-0004-5
  • Руководство к практическим занятиям по фармакологии: в 2-х частях / Сост. Алехин Е. К. и др. М-во здравоохранения Рос. Федерации, Башк. гос. мед. ун-т; — Уфа : БГМУ, 2003 г.
  • Иммурег / Д. Н. Лазарева, Е. К. Алехин, В. В. Плечев, В. М. Тимербулатов, Д. В. Плечева – Уфа: Изд-во БГМУ, НПО «Башбиомед», 2004 г. — 104 с. — ISBN 5-8258-0143-Х
  • Лекарства, применяемые при неотложных состояниях. Справочник по скорой медицинской помощи: 2-е изд., перераб. и доп./ Е.К. Алехин, А.Ш. Богданова, Л.А. Рябчинская. – Уфа: Изд-во БГМУ, 2006 г. – 101 с. — ISBN 594780090 X
  • Фармакология эффекторных систем. Химиотерапевтические средства: в 2-х частях / Е. К. Алехин, Н. А. Муфазалова, И. Л. Никитина и др.; Башкирский гос. мед. ун-т. — Уфа : Башк. гос. мед. ун-т, 2007 г. — 206 с.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дуслык ордены (2007[4])

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003[8])
  • Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1995[3])

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/alekhin-evgenij-konstantinovich.htm
  2. Ушел из жизни выдающийся фармаколог, учёный, учитель Алехин Евгений Константинович.Башкирский государственный медицинский университет.Дата обращения: 16 января 2020.
  3. 3,0 3,1 3,2 Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия. Т. 1. А—Б. 2005 г. — 624 с. — С.118 — ISBN 5-88185-053-X
  4. 4,0 4,1 4,2 Алехин Евгений Константинович. әлеге чыганактан 2021-01-21 архивланды. 2020-01-16 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Ушел из жизни выдающийся фармаколог, учёный, учитель Алехин Евгений Константинович. әлеге чыганактан 2021-01-23 архивланды. 2020-01-16 тикшерелгән.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 6 декабря 2003 года № 1430.Президент России.Дата обращения: 16 января 2020.
  7. Алёхин, Евгений Константинович. 2020-01-16 тикшерелгән.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 6 декабря 2003 года № 1430. Президент России. Дата обращения: 16 января 2020.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия. К. 1. А—Б. 2005 г. — 624 с. — ISBN 5-88185-053-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алёхин, Евгений Константинович. 16 ғинуар 2020 тикшерелгән.
  • Алехин Евгений Константинович. 16 ғинуар 2020 тикшерелгән.