Эчтәлеккә күчү

Фармакология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фармакология latin yazuında])
Фармакология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак показания[d], противопоказания[d], рецептор[d], биологик актив матдәләр[d] һәм эффект[d]
Үрнәк элементы фармацевтик химия[d], фармакодинамика[d] һәм фармакокинетика[d]
 Фармакология Викиҗыентыкта

Фармакология (гр. pharmakon дару + logos тәгълимат) — дару матдәләренең организмга йогынтысын өйрәнә һәм аларны куллану күрсәткечләрен, ысулларын һәм шартларын билгели торган фән.

Баштарак Ф. дару матдәләре турындагы барлык мәгълүматларны да колачлаган; алга таба аннан фармацевтика фәннәре: фармакогнозия, фармация, фармацевтик химия аерылып чыккан.

Бүгенге Ф. — күпчелек дару матдәләренең тере организмнарга йогынтысын өйрәнә торган эксперименталь, биологик фән. Медицина һәм ветеринария Ф.ләре бар.

Медицина фармакологиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицина Ф.сенең бурычы — кешедәге авыруларны кисәтү, дәвалау өчен дару матдәләренең йогынтысын өйрәнү һәм аларны эзләү.

Ветеринария фармакологиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ветеринария Ф.се дару матдәләренең хайван организмына йогынтысын (фармакодинамика), аларны терлек авыруларын профилактикалау (фармакопрофилактика) һәм дәвалау өчен куллануны өйрәнә.

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.

Шулай ук карарга мөмкин

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]