Евгения Шимкунайте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгения Шимкунайте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Евгения Шимкунайте
Туган телдә исем литв. Eugenija Šimkūnaitė
Туган 11 март 1920(1920-03-11)[1]
Новороссийск, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Үлгән 27 гыйнвар 1996(1996-01-27)[1] (75 яшь)
Вилнүс, Литва
Ватандашлыгы Flag of Lithuania.svg Литва
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Университет Витовта Великого[d]
Һөнәре ботаник, даруханәче, этнограф

Евгения Шимкунайте (литв. Eugenija Šimkūnaitė; 11 февраль 1920 ел, Новороссийск, Россия Совет Республикасы — 27 гыйнвар, 1996 ел, Вильнюс, Литва) — Литва һәм ССРБ даруханәчесе һәм этнографы, дару үсемлекләре белгече. Табигый фәннәр докторы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгения Шимкунайте 1920 елның 11 февралендә Новороссийскида туган. Аның атасы Пранс Шимкунас — даруханәче, чыгышы белән Индубакиай дигән литва авылыннан, ә әнисе Ольга Лебедева — Новороссийскидан, шәфкать туташы. 1922 елда гаилә Литвага күченгән; Таурагнай шәһәрендә Евгениянең атасы үз даруханәсен ачкан .

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгения Шимкунайте башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, Утян гимназиясенә укырга керә һәм аны 1937 елда тәмамлый. Шул ук елда Бөек Витовт университетына укырга керә, монда фармацевт һөнәрен үзләштерә. 1941 елдан Каунаста һәм Турагнайда даруханәсе була, ә 1942 елдан 1947 елга кадәр Вильнюс университеты каршындагы дару үсемлекләре бакчасында эшли.

1951 елда Казакъ ССРга китә, биредә хәзерге Дару һәм хуш исле үсемлекләрнең Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты системасында дару үсемлекләрен җыю-тикшерү белән шөгыльләнә. Литвага кайткач, берничә еллап Литва Фәннәр академиясенең Биология институтында эшли, соңрак Баш даруханә идарасенә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда Дару үсемлекләре бүлегендә эшли[2].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгения Шимкунайтеның фәнни эшчәнлеге дару үсемлекләре белән бәйле. Университетта уку елларында ук алар турында күбрәк белү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалана.

1951 елда «Литва ССРда валериана культурасы» дигән темага диссертация яклый. Бу Литваның үсемлек ресурсларын өйрәнү өлкәсендә тәүге хезмәтләрнең берсе була. Соңрак Шимкунайте туган якның барлык дару үсемлекләре турында мәгълүмат җыя башлый, бер үк вакытта аларның үсеш шартларын өйрәнә һәм басуда тәҗрибәләр уздыра. Тупланган материалларын гомумиләштереп, 1951 елда «Литва дару үсемлекләре ресурсларын файдалануның биологик нигезләре» дигән темага хабилитацион хезмәт яклый, бу аның тормышында иң зур фәнни хезмәте.

Ботаникадан тыш Евгения Шимкунайте шулай ук җирле фольклор, йолалар һәм бәйрәмнәр белән кызыксына, моңа үзенең берничә китабын багышлый. Археологлар белән бәйләнеш тота, аларга казу эшләре барышында табылган үсемлек калдыкларын ачыкларга ярдәм итә һәм алынган мәгълүматларны үсемлекләрнең Литвада таралу юлларын өйрәнгәндә куллана.

1993 елда Литва фәнни советы Шимкунайтега «табигый фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәсен бирә.

Евгения Шимкунайте 1996 елның 27 гыйнварында Вильнюста вафат була. Турагнайда ата-анасы каберләре янында җирләнгән[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 елда Евгения Шимкунайте фонды булдырыла, аның максаты — яшь фармацевтларга, аерым әйткәндә, дару үләннәрен һәм үсемлекләрен өйрәнүчеләргә ярдәм күрсәтү.
  • 1998 елдан Турагнай шәһәренең урта мәктәбе Шимкунайте исемен йөртә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://www.vle.lt/straipsnis/eugenija-simkunaite/
  2. {{{башлык}}}.
  3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.