Жан-Франсуа Шампольон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жан-Франсуа Шампольон latin yazuında])
Жан-Франсуа Шампольон
Туган телдә исем фр. Jean-François Champollion
Туган 23 декабрь 1790(1790-12-23)[1][2][3][…]
Фижак, Франция патшалыгы[2][4][5]
Үлгән 4 март 1832(1832-03-04)[1][2][3][…] (41 яшь)
Париж, Июльская монархия[d][6][7][8][…]
Үлем сәбәбе йөрәк туктау[d] һәм инсульт
Күмү урыны Пер-Лашез[d] һәм Grave of Champollion[d]
Ватандашлыгы Франция
Әлма-матер Университет Гренобля (1339-1970)[d], Коллеж де Франс, Национальный институт восточных языков и цивилизаций[d] һәм Лицей Стендаля[d]
Һөнәре египтолог
Эш бирүче Коллеж де Франс[9] һәм Гренобль университеты[d]
Җефет Rosine Blanc[d]
Ата-ана
Кардәшләр Шампольон, Жак-Жозеф[d], Тереза Шампольон[d] һәм Мария Шампольон[d]
Фән өлкәсе: египетское иероглифическое письмо[d], тарих[3], тел белеме һәм египтология[d]
Эш урыны: Коллеж де Франс[9] һәм Гренобль университеты[d]
Фәнни җитәкче: Сильвестр де Саси, Антуан Исаак[d]

 Жан-Франсуа Шампольон Викиҗыентыкта

Жан-Франсуа Шампольон, Франция шәркыятьчесе, 1790 елның 23 декабрендә Фижакта (Лот департаментында) туган, Франция Мисыр белгече. Беренче булып Борынгы Мисыр иероглифларын укый ала.

Тумышы һәм балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ата ягыннан Жан-Франсуа Кече дип атала, абыйсыннан аерыу өчен. Вальбоннэ гаиләсеннән,[10]ул Вальжуффредан килеп чыккан (Изэр департаменты). Бу авылда төбәкләрдә кыш белән йөреп әйберләр сата торган крестьяннар яшәгән. Аның бабасы Бартелеми Шампольон 1694 елда Вальжуффрейда туган һәм Мария Жеруд яки Жеру, 1709 елда Вальбоннэда туган, ул Вальбоннэда 1727 елда кияүгә чыккан. Дофин Генеалогия Үзәгендә аларның гаилә кору актын карарга була.

Тумышы һәм яшь чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шампольон тумышы белән сәер тарих бәйле. Франция революциясе вакытында Шампольонның әтисе якобинчыларга кушылып полиция сәркатибе вазифасын үтәгән. Шампольон үзлектән биш яшендә укырга өйрәнгән. Аны күбесенчә 1798 елның июлендә Гренобльгә киткән абыйсы тәрбияләгән. Шул ук елның ноябрендә Шампольон мәктәпкә кергән. Ул математика һәм орфография өйрәнүдә шактый авырлыкларга очраган. Аның репетиторы аббат Жан – Жозеф Калмел булган, ул аның өчен мәдәниятләр ачкан һәм латин теле, борынгы юнан теле һәм табигать тарихы өйрәткән һәм абыйсы һаман да күп хатлар язып Шампольонның хәлләрен караган.

Абыйсы идарә иткән белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1801 елның 27 мартында ул Фижактан Гренобльгә киткән, анда ул абыйсы Жак-Жозеф белән янә берләшкән. Абыйсы аны үзлектән өйрәтә башлаган. Мәсьәлә бик авыр булып, ул Гренобльнең ат казанган педагогы аббат Дюссерттан өйрәнергә карар кылган. Шампольон аннан 1802 елда өйрәнә башлап аралар белән 1804 елның җәенә кадәр укыган.
Аннан соң ул аббаттан укыганнан тыш Гренобль үзәк мәктәбендә һәм рәсем профессоры Луи – Жозеф Жейдан укыган. Аббат аңа латин теле һәм юнан теле һәм бераз иврит һәм шуннан соң гарәп теле, сириак теле һәм халдей теле нигезләренә ирешә һәм аббат һәм аның абыйсы, Шәрыкъ белән сокланучы тарафыннан илһамланып археологиядә тәм таба башлый. Ул чынлап та бу өйрәнүләр өчен бик мотивланган була.
1804 елның мартында ул Наполеон барлыкка китергән яңа оешма Гренобль империаль лицеена (хәзерге вакытта Стендаль лицее) стипендиат булып кабул ителә. Стипендияне ул Виллар һәм Лефевр-Жино комиссарлары алдында бәйгене искиткеч итеп узып алган. Ул лицейга 1807 елның августында әнисе үлгәнче еш йөргән. Аның остазы аббат Клод-Мари Гаттель, ул аңа лингвистикага керергә ярдәм иткән һәм ботаник Доминик Виллар булган. Ул мәктәпнең хәрби диярлек дисциплинасы белән моңсулана, гәрчә еш ул "капрал" функциясен үти, бу вазифага башка укучылар белән идарә итү тора һәм ул абыйсы ия булган кечкенә милектән ояла, абыйсына ул барысы өчен дә мөрәҗәгать итәргә мәҗбур була.
Дельфиналь Академиясенең яңа сәркатибе абыйсы Жак - Жозеф белән якын һәм еш контактлар Мисырны ике иртуганның кызыксыну үзәгенә урнаштырган, чөнки 1804 елның июнендә Жак - Жозеф академиясендә Розетта ташында язмалар буенча әңгәмә оештырган һәм ике ел соңрак Дендера гыйбадәтханәсендә юнан язмасы буенча эшендә нәшер иткән.
Аның лицейдан куркуы 1807 елда "Вангелис эше" вакытында кульминацияләгән, бу ул көч кулланып аерылырга мәҗбур булган бердәнбер өлкән сыйныф мәктәп дусты. Лицейда ул математика һәм латин теле белән беррәттән хатларыннан күренгәнчә абыйсы тәэмин иткән күпсанлы укылышларга күрә шуларга дәрте булган борынгы телләрне өйрәнгән. Ул шулай ук әдәбият турында бәхәс алып барыр өчен башка укучылар белән "Музалар Академиясе"н барлыкка китергән һәм префект Жозеф Фурье алдында "Яшәеш"тән Ивритта абзацка комментарий бирер өчен алып барылган булган. Шуннан соң, 1805 елның июнендә ул Бонапартка якын мелькит монахы Дом Рафаэль де Монахис белән очрашкан, ул Фурье уртакчылыгында Мисырга экспедициядә катнашкан кеше булган һәм соңрак мөгаен Копт теленең ничек Мисыр теленнән килеп чыгуын күрсәткән. Ул шуннан соң бу телне өйрәнүдә катнашырга теләгән, әмма алмаган, чөнки Гренобль бик әз ресурс тәкъдим иткән. Нәкъ шул вакытта аның Мисыр иероглифларына дәрте уянган, башкалар арасында 1719 елда нәшер ителгән һәм аңа киләчәк тәрҗемә эшендә бик ярдәм иткән Бернар де Монтфоконың "Аңлатылган борынгылык" китабына рәхмәтле.
1806 елның январендә ул әти-әнисенә шулай дип язган:

Мин бу борынгы илне тирән һәм дәвам итеп өйрәнергә телим. Аларның гаять зур һәйкәлләре илһамландырган энтузиазм, аларның куәте һәм белеме мине тутырган соклану мин ирешәчәк яңа карашларны арттырачак. Мин яраткан барлык халыкларның берсе дә, таныйм, йөрәгемдә Мисырлыларны читкә какмаячак.

1806 елның 27 маенда генерал де ля Салетт Гренобльдә фән һәм сәнгать югары мәктәбе алдында Иврит этимологияләре буенча Гигантлар мәсәле турында билгеләмәләрен укыган. Ул күп эшләгән, "Шәрыкъ географик сүзлеге", "Исайяга комментарий" буклетын язган. Өйрәнүләрен дәвам итәр өчен ул Парижга китәргә теләгән, Гренобльдә мөмкинчелекләр бик махсус белем алуга чикләнгән. Аның абыйсы Парижка 1806 елның августыннан сентябренә кадәр энесенең махсус оешмага кабул ителүенә ирешер өчен барган. Ул югары уку йортын әле генә тәмамлаган вакытта һәм Шәрыкъ белгече булырга кораллар алганда гына, Жан-Франсуа Шампольон 1807 елның 1 сентябрендә Гренобль Фән һәм Сәнгать Академиясенә Камбис яулап алганчы Мисырның географик тасвирламасы буенча эссе тәкъдим иткән. Чыгыш шулкадәр таң калдыра һәм кызысксындыра ки, ул бу академиянең корреспондент әгъзасы булып сайлана. Гренобль мэры Шарль Ренолдон аңа яңалыкларны шундый төшенчәләрдә сөйләгән:

Сезне әгъзаларының берсе итеп билгеләп Академия Сезнең нәрсә эшләгәнегезгә өмет багълаган, ул хәтта күбрәк Сез эшли алганыгызга өмет багълый. Аңа өметләрен акландырырсыз дип ышанырга ошый һәм әгәр дә берәр көнне эшегез Сезнең өчен ат казанса, Сез беренче хуплауны алардан кабул итүегезне искә төшерерсез.

1807 елның 13 сентябрендә дилижанста җитмеш сәгать сәяхәттән соң ул ахыр чиктә башкалага, башка әйберләрдән кала, копт телен һәм амхар телен өйрәнү өчен килгән. Ул грант ала, әмма ярлы итеп яши. Чынлап та, янчык аның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек түгел һәм аның абыйсы бүлмәсе һәм ашавы өчен түләргә тиеш була.
Ул Франция колледжында Шәрыкъ телләре буенча курсларга йөри, аеруча Антуан Иссак Сильвестр де Сасиның гарәп теле буенча һәм Луи Матье Лангленың фарсы теле буенча һәм Проспер Габриэль Одранның иврит буенча курсларына. Ул шулай ук Шәрыкъ телләренең һәм цивилизациясенең дәүләт институтында шул ук темалар буенча лекцияләргә йөри һәм Франция Дәүләт Китапханәсенә йөри. Ул аңа нумизматика өйрәткән Франциянең тәңкәләр, медальләр һәм борынгылыклар кураторы Обин Луи Миллин де Гранмасон белән, хәтта үзе югында аңа Франция Колледжында курсын ышанып тапшырган Проспер Одран белән һәм копт телен өйрәткән Мисыр каһине Геха Чефтитчига таныштырган Дом Рафаэль де Монахи белән дус булып киткән. Ул шуның кадәр сәләтле ки, декабрьдә Ид Саоуда аны гарәп дип ялгыш бутаган. Биредә абыйсына аңлатканча графигы:

Дүшәмбе көнне, тугызынчы унбиш минутта мин Франция Колледжына китәм, анда мин сәгать тугызда килеп җитәм: беләсеңме, барырга ерак: ул Пантеон янында Камбре Мәйданы. Сәгать тугызда, мин месье де Сасиның фарсы теле лекциясендә, унга кадәр. Фарсы теле лекциясеннән һәм шулай ук төштә була торган иврит, сириак теле һәм иудео-арамей (халдей теле) лекцияләреннән киткәч, мин шунда ук месье Одранга барам, ул мине өендә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать уннан төшкә кадәр калырга тәкъдим иткән. Ул Франция Колледжы эчендә. Бу ике сәгатьне Шәрыкъ телләре турында сөйләшеп, ивриттан, сириак теленнән, халдей теленнән яки гарәп теленнән тәрҗемә итеп уздырабыз.
Без һәрвакыт ярты сәгатьне “Халдей һәм сириак грамматикасы” өстендә эшләп уздырабыз. Төштә без аска барабыз һәм ул иврит дәресен үткәрә. Ул мине “сыйныф патриархы” дип атый, чөнки мин иң көчлесе. Курстан сәгать бердә китеп мин бөтен Париж аркылы чыгам һәм сәгать икедә миңа аеруча игътибар бирә торган месье Лангленың курсына барыр өчен Махсус Мәктәпкә барам. Сишәмбе көннәрендә сәгать бердә мин Махсус Мәктәптә месье де Сасиның курсына барам. Чәршәмбе көннәрендә мин сәгать тугызда Франция Колледжына барам. Сәгать унда мин месье Одранга менәм. Төштә мин аның дәресенә барам. Сәгать бердә мин Махсус Мәктәпкә месье Лангленың (ике сәгатьлек) лекциясенә барам һәм кич белән, сәгать биштә мин безнең өчен гарәп теленә Ла Фонтенның мәсәлләренә тәрҗемә иткән Дом Рафаэльдә. Җомга көннәрендә, дүшәмбе көннәрендә кебек, мин Франция Колледжына һәм месье Одранга барам. Шимбә сәгать икедә месье Лангледа. Мин шулай ук искитәрлек итеп белгән месье Жобердан төрек теле курсын өйрәнергә теләгән идем, әмма шундый тиз уку мине шулкадәр ардырды ки, мин бу талуны киләсе елга калдырдым.

1807 елның июлендә Жан-Франсуа абыйсы Жак-Жозеф Зое Берриатка өйләнгәннән соң һәм ул аңа Омбраж гаилә йортын биргәч, Вифка барган. Яшь көнне шуннан соң Домэн де Омбражта күп калган булган. 1808 елда Франция Колледжына юлында аның иптәшләрнең берсе аңа археолог Александр Ленуарның Мисыр иероглифларының тулы дешифровкасын күптән түгел нәшер иткән дип әйткән. Гәрчә бу нәшер итү уйдырма булса да, Шампольон өйрәнүләрнең бер өлешен иероглифлар дешифрлауга багышларга карар кылган.
Ул тупланма җыючы аббат де Терсанга рәхмәтле Розетта ташы күчермәсенә ия булуына ирешә, әмма ул башта курсив белән язылган папирусларны өйрәнүне хуп күрә. 1808 елда ул билгеләрнең лигатура (төркемләве) принципын ачкан. Аннан соң ул копт диалектларының берсе белән аналогия буенча Мисыр язуында сузыклар булмавын постулирлаган һәм, абыйсына хатында аңлатканча, 1808 елның 15 августында беренче нәтиҗәләренә ирешкән:

Мин бу өйрәнүдә шактый зур адым ясадым: 1 - мин чагыштырулар белән барлык папируслар бер үк язу системасына караганын исбатладым, 2 - Розетта ташында бер үк булган барлык хәрефләргә иямен, 3 - Денонда уеп ясалган папирусның башын дешифрлый алдым, 138 такта, бу копт телендә сүзгә-сүз шуны аңлата: "Әйт, тынычлык белән мәрхүм бул, йә Мисырлы, соңгы максатыңны башкар, кабер Караңгылыгын һәм үлемне читләтеп уз."

Әмма ул этруск тарихы буенча эшли. Ул практик рәвештә шулай дип яза: “Хәзерге вакытта мин этрусклар белән, телләре, медальләре, уеп ясалган ташлары, һәйкәлләре, саркофаглары белән мәшгульмен; бөтен нәрсә минем башымда уеп ясалган; һәм ни өчен? Чөнки этрусклар Мисыр килеп чыгышлы. » Әмма абыйсы аңа шулай дип мөрәҗәгать итә: "Димәк, дөньяның бар почмаклары буенча йөрү һәм теманы сөзү урынына бер әйберне өйрән". Ул өйрәнүләренә Этьен Катрмэр 1809 елның июнендә нәшер ителгән Мисыр теле буенча тәнкыйди һәм тарихи өйрәнүләрендә иероглифларны аннан алдан таныячак дип курыккан. 1809 елның язында ул копт грамматикасын яза башлаган һәм Розетта ташының демотик текстын өйрәнгән. Ул элек иероглифларның танып карауларның "чиста исемлеге"н төзегән. Ул Мисыр Комиссиясе әгъзаларына йогынтысында "аларның аңлатулары буталчык" дип әйткән һәм башка өйрәнүчеләргә каршы гаять зур фаш итүче чыгышлар ясый башлаган: "Җыен бу Кирхерлар, Яблонскийлар, Варбёртоннар обелисклар турында әйткәннәр, бу алар турында без бернәрсә аңламавыбызны һәм без беркайчан да аңламаячакбыз икәне исбат итәр өчен хезмәт итә". 1809 елның җәендә ул Сәид төбәгенең копт җәмәгатенең "Фивик Сәид теле" грамматикасын башлаган. Ул 1809 елның апрелендә яки мартында шулай дип язган:

“Мин үземне тулысынча коптларга багышлыйм. […] Мин мисыр телен француз телемне кебек беләсем килә, чөнки Мисыр папируслары буенча бөек эшем бу телдә нигезләнәчәк булачак. […] Мин бары тик копт телен, мисыр телен эшлим. […] Эшләгәнем: 1) Фив Сәиди грамматикасы (бердәнбер булып тора). 2) мемфид. 3) ике диалектның туры килүе. 4) Мин Сәиди грамматиканы копт кулъязмасыннан гарәпчәгә тәрҗемә иттем. 5) Мин текстларның күчермәсен ясадым. 6) мин Сәиди сүзлегеннән "A" хәрефен ясадым. 7) мин тамырлары буенча мемфит сүзлегенең җиде хәрефен тәмамладым. »

Тәүратны буйлап өйрәнгәннән соң, ул шулай дип тәнкыйтьли "яхшы ата Ибраһим һәм яһүд каһиннәре мисырлыларга дүрт арифметика кагыйдәсен һәм барлык сәнгатьләрен өйрәткән икәнен тәэмин итәргә теләүче надан һәм хорафатка ышанучан Яһүдләр". Ул Розетта Ташының демотик текстын дешифрлап карап эшен тәмамлап карый. Әмма бирем җиңел булмаган һәм ул күп киртәләргә очраган. Абыйсына 1809 елның 17 июне хаты яхшы мисал булып тора:

“Мисыр тексты буенча эшләп карау нәтиҗәгә китермәгән… Мин Әкерблад дип укыган шәхес исеме (гәрчә аерым хәрефләрне төркемсезләштерү ысулы буенча башка булса да) юнан тексты белән төгәл тәңгәл килүдә түгел… Шулай итеп син күрсәткән юл минем өчен практик түгел, чөнки ул юнан һәм мисыр телләре текстларының тулы тәңгәл килүендә нигезләнгән…”

Ул бу вакытта ике кешене ярата. Беренчесе Полин Берриат, абыйсының хатынының кызтуганы, 1807 елның көзеннән 1808 елына кадәр һәм аннан күбрәк олырак булган граждан хезмәткәре Луиза Дешампны, 1808 елның көзеннән аның Гренобльгә 1809 елда китүенә кадәр.

Профессор буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гренобль китапханәсенә 1872 елга кадәр керү. 1809 елда, унсигез яшендә ул Империя Университетының олугъ остазы Луи де Фонтанэ һәм юнан теле остазы һәм ярдәмче шәһәр китапханәче абыйсы йогынтысына күрә Гренобль университетының ярдәмче тарих профессоры булып билгеләнгән булган. Ул вазифасына керешер өчен 1809 елның 15 октябрендә кайткан булган. Киләсе елны алар икесе дә империя декреты белән язма докторлары дип аталган булган, бу диплом профессор позициясе дигәнне аңлаткан. 1810 елның 30 маенда ул курсының инаугураль лекциясен сөйләгән, анда ул хөкүмәт алдында тарихчыларның үзләренең эшләре белән канәгать булмавын гаепләгән:

Кеше уена килүче табигый тенденция булып аларның [әйдәп баручы] нәтиҗәләре буенча уңыш таҗын кигән […] гаепләнерлек эшне мактау булып тора. Фактларны бу рәвешле хуплау принципларны онытудан туган бу куркак һәм җинаятьчел канәгать булмауның табигый нәтиҗәсе булып тора, ул триумф күргән урында гадел хөкемне таба. Бу ялагайлык барлык вакытларда һәм барлык урыннарда...

Шампольонның иртуганнары шулай ук үзләрен китапханәгә багышлаганнар, шулардан Жак-Жозеф китапханәче булган һәм Изэр департаментының анналларына, анда Жан-Франсуа борынгылык буенча мәкаләләр нәшер иткән. Алар Жозеф Фурье белән таныш булганнар һәм алар бөек Гренобль уенчылары белән беррәттән Ледижё Кунакханәсендә кунак кабул иткәннәр.
Ул Мисырны өйрәнү буенча эшен дәвам иткән, аңа беренче булып иероглифлар "әлифба"га ия булуын тәэмин иткән аббат Клод-Мари Гаттель ярдәм иткән. 1810 елның 7 августында "Мисырлыларның язуы" дип аталган Дельфин Академиясенә коммюникесында ул демотик иероглифларның гадиләштерүе һәм бу демотик язманың егерме биш хәреф һәм иероглифлар һәм я хәрефләр яки иҗекләр (фонограммалар), я "символлар" яки фикерләр (идеограммалар) чагылдыра ала дип раслаган. Аннан соң ул "барлык бер иҗекле сүзләр билгеле дәрәҗә"гә ия икәнен билеп итә, ягъни билгеле тамганың билгеле тавышка ия булуы. Бу постулаттан һәм демотиканың башка язмалардан иртәрәк килүдән башлап, ул хаталы булып чыккан бу гипотезаны тәкъдим итә:

“Без әйткәннәрдән чыгып мисырлыларның дүрт язмасыннан, берсе гади кулланылыш өчен булган һәм сәүдәдә кулланылган булган, икенчесе, иерограмматик, литургияләр язу өчен кулланылган булган […] һәм белем алган кешеләр сыйныфы тарафыннан аңланган булган, иероглифлар кебек үк, алар бары тик һәйкәлләрдә язу өчен сөйләмдә кулланылган. Бары тик каһиннәр тарафыннан аңлашыла торган чын каһиннәр язуы бары тик инициацияләгәннәр һәм Дәүләтнең беренче сыйныфлары белән әңгәмә корганда практикалаган символизм булган. »

Ул Шампольон әзерли торган Égypte sous les pharaons (фиргавеннәр астында Мисыр)га каршы Mémoire historique et géographique sur l’Égypte (Мисыр буенча тарихи һәм географик хәтирә) нәшер итәргә әзерләнгән Этьен Кәтрмэр белән көндәш булган. Кәтрмэрга каршы итеп ул 1811 елның 1 мартында эшенә керешне нәшер иткән, әмма көндәшеннән соң бернәрсәгә дә карамастан ул Мисыр Тасвирлавы мөдире Эдм Франсуа Жомар белән бөек уңышка ирешкән. Ул дешифрлауны дәвам иткән һәм дусты Антуан-Жан Сен-Мартенга 1812 елның 15 октябрендә шулай дип язган:

“Минем Мисыр грамматикам әле язылмаган, әмма план тәмам. […] Мин копт яки мисыр телен шулкадәр анализладым ки, берәр көн берәр кемгә грамматиканы укыта алырмын дигән фикергә килдем. […] Мин ике иҗектән торган сүзләр ике башкасыннан торган сүзләр булганын исбатлаудан башлармын. Мисыр теленең бу аңлау анализы һичшиксез миңа иероглиф системасының килеп чыгышын бирә һәм мина аны исбатлармын. »
Биш айдан соң, Розетта ташында тамгалар санын санаганнан соң (1519 иероглиф өчен 486 юнан сүзе), ул тамгалар идеограммалар (фикерне чагылдыручы) һәм фонограммалар (мәсәлән, чит тел исемнәренең транскрипциясе өчен авазларны чагылдырганда кебек) булырга мөмкин дип әйтә. Ул теориясен шулай дип аңлата:

“…иероглифларда ике төр тамагалар бар: 1) алты әлифба тамгасы 2) Табигый объектларның […] билгеле сан имитацияләре”

1812 елда ул язмаларның хронологиясен нигезләгән, курсивлар иероглифларның гадиләштерелгән һәм соңрак юрамасы (иератик һәм демотик) булып. Ул шулай ук Гренобль китапханәсендә капланган урналарның берсендә мумификацияләнгән кисәк табып капланган урналар эчке органнарны саклау өчен булганын ача. Ул шулай ук вазаларда хайван башлары булса, алар шулай итеп җаннарның хөкеменә бәйле дигән нәтиҗәгә килә.
1812-нче елдан 1815-енче елга кадәр, шуннан соң 1818-енче елдан 1821-енче елга кадәр, ул Гренобль Университетында тарих профессоры булган.

Сәяси тотрыксызлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шампольоннар Беренче Реставрация вакытын яхшы кичерәләр һәм Жак-Жозеф Лис орденын ала. Жан-Франсуа 1814 елның августында Фиргавеннәр астында Мисыр әсәрен нәшер итә, аны ул Людовик XVIII-гә багышлый. Ул шулай ук бай перчатка ясаучы гаилә кызы Роза шулай ук Розин буларак мәгълүм Бланкка гашыйк була. Сен-Жур вакытында, Наполеон, Гренобль аша узганда, Жак-Жозефны сәркатип итеп алган, бу Жан-Франсуага киләчәк Копт теле сүзлеген дәүләт хисабына нәшер итүгә ирешергә мөмкинчелек биргән. Жак-Жозеф Наполеон белән Парижга бара, анда ул Дәүләт Хөрмәтле Легион ордерын кабул итә Шул ук вакытта Изэр анналлары идарәсендә Жан-Франсуа либераль юнәлешләрендә режим яклы була, кульминация аның 1815 елның 18 июнь мәкаләсендә була, анда ул шулай дип игълан итә:

Наполеон безнең бердәнбер законлы кенәз.

Наполеон төшкәч, Академия аның сүзлегеннән 1815 елның 17 июлендә баш тарткан. Ул Изэр анналлары мөдире вазифасыннан мәхрүм ителгән булган. Ахыр чиктә, сәяси карашларына күрә ул абыйсы белән 1816 елның 18 мартында Фижакка сөргенгә китәргә мәҗбүр булган.

Фижакта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1816 елның 2 апрелендә Фижакка килгәч, ике бертуган Шампольон әтиләре өендә яши башлаганнар. Жак-Жозеф менеджер вазифасына кереп карап уңышлыкка ирешә алмаган. Ул китапханәче вазифасында артык акча сарыф иткәч иртуганына ярдәм иткән. 1816 елның июненнән алар opidum uxelludunum үләненең үсү урынын эзләгәннәр, алар ул урынны хәзерге Капденак дип билгеләгәннәр. Фижакта алар Жозеф-Ланкастер мәктәбендә катнашалар. 1816 елның 29 ноябрендә Жак-Жозеф Париж дусларына рәхмәтле Гренобльгә кайтырга рөхсәт алган, әмма Жан-Франсуа олысы 80-енче елның апрелендә Парижга киткән, ә кечесе торыр өчен Фижакта калган. Ул үзенең копт сүзлеге өстендә эшли. Июльдә ул дешифрлау өчен материалларны алып килә һәм дәвам итә.

Гренобльгә кайтуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахыр чиктә, ул 1817-нче елның 21 октябрендә Гренобльгә кайта. Аны либераль дуслар җылы сәламли. Шул вакытта аның иртуганы юстиция институтының даими вазифада торган сәркатибе Бон-Жозеф Дасье белән дуслаша, әмма Язмалар һәм Матур Әдәбият әгъзасының сайланган әгъзасы булмаган. Жан-Франсуа шулай ук үзенең дешифрлаучы буларак эшен дәвам итә һәм эшенең нәтиҗәләрен китерә:

“Минем эшемдә шарлатанлык та, мистика да юк; барысы да алдан барлыкка китерелгән система түгел, ә чагыштыру нәтиҗәсе булып тора. Мин инде артикльләрне, күплек санын барлыкка китерүне һәм кайбер бәйләнешләрнең мәгънәсен таптым, әмма бу иртәрәк язу системасын белү өчен җитәрлек түгел”. 1818 елның 18 июнендә ул китапханәче вазифасына кайта, ә 24 июльдә Дельфиналь академиясендә уңышы әллә ни күп булмыйча “Розетта ташының кайбер иероглифлары” мемуарларын тәкъдим иткән. 1819 елда “Үлеләр китабы” папирусын өйрәнгәннән соң, ул иератик язма гадиләштерелгән булуда нык ышанган булган.

Иероглифларны дешифрлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шампольонның "А.Дасьега хат"ыннан өзек.

1812 елны Шампольон обелиск нигезендә һәм ике телле папируста беренче картушларны дешифрлаган, шул исәптән Розетта ташында Птолемей V-нең патша картушын. Дусты булган архитектор Жан-Николя Юйо аңа Абу-Симбеланың әле генә табылган гыйбадәтханәләрнең детальләре репродукцияләрен җибәреп, Шампольон картушта соляр Ра (Rê) тамгасын таныган, һәм ул М икәнен белгән тагын бер тамга. ике S: RâMSS, димәк, Ramses, бу шул ук вакытта “Ра дөньяны барлыкка китерүче” дигәнне аңлаткан. ThôtMS, Thoutmôsi өчен шул ук: 1822 елның 14 сентябрендә, шуңа күрә ул Мисыр исемнәрен укый ала һәм “Минем үз эшем бар” дип кычкырып җибәрә торган булган. Бу дешифрлау яңа фән – Мисыр белеме тууын билгели. 1822 елның 27 сентябрендә ул Дасье әфәндегә, фон иероглифлары әлифбасына карый торган хатны язган, анда ул иероглифлар дешифрлау системасы ачуы белән уртаклашкан. 1822 елда ул Дендерах йолдызнамәсенә карый торган энциклопедик Revue журналы мөхәрриренә хат язган һәм нәшер иткән. Йолдызнамә 1821 елда Франциягә китерелгән булган. Бу Жан-Батист Био тарафыннан күптән түгел тәкъдим ителгән йолдызнамә даталавының ысулын һәм, шуннан чыгып, урынлы булуын шик астына куя (ягъни, безнең эраның 716 елы). Шулай ук ул Бионың дүрт фараз ителгәнчә йолдыз идентификациянең дөрес булмавын исбатлый. 1824 елда Шампольон ниһаять үзенең “Борынгы мисырлылар иероглифик система очеркы”н нәшер итә һәм шуның белән фәнни Мисыр белеменә ишекләр ача. Аның ачышлары шулай да, аның замандашлары тарафыннан бәхәсләр һәм тәнкыйть китереп чыгарган, бигрәк тә, аның элеккеге мастеры Сильвестр де Саси тарафыннан, аның өчен Гораполлоның “Иероглифика”сы бу сорау буенча Тәүрат булып торган. Ул шулай ук күп яклаучыларга ирешкән, мәсәлән, Вильгельм фон Гумбольдт яки патша туганнары (герцог Блакас, виконт Ларошфуко). Шампольон Чарльз X тарафыннан 1825 елда Почётлы легион ордены кавалеры дип аталган булган. 1824 елның 1 мартында аның Розина Бланнан кызы Зораида туган. 1826 елда ул Луврның Мисыр тупланмалары кураторы булып билгеләнгән булган. 1828 елдан 1829 елга кадәр ул, ниһаять, үз хыялын чынлыкка ашкан: ул, аның иероглифик системасы яхшы эшлиме икәнен тикшерү өчен хезмәттәше һәм дусты Ипполито Росселини белән фәнни миссия белән Мисырга киткән. Ул Луксор обелискын өйрәнгән һәм уңышлы рәвештә аны Франциягә 1828 елда тәкъдим ителгән Александриянекенә алыштырырга киңәш иткән. Нәкъ шул миссия вакытында ул иртуганына шулай дип язган: “алты айга Мисыр һәйкәлләре арасында ташланып, мин алдыма китерергә тәвәклләнгәннән җитез укуымнан курыктым. Минем (һәм бу арабызда) күп кырлары шактый яздыра торган нәтиҗәләрем бар һәм аларны сердә тотарга туры килер.”

Ихтирам чагылдыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның исеме башкалар арасында, Дижонда, Фижакта, Гренобльдә, Латте һәм Вифада урта мәктәпләргә, колледжларга һәм мәктәпләргә һәм Альби һәм Родез дәүләт университетының институтына бирелгән булган.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гренобльнең муниципаль китапханәсе һәм шулай ук Изерның ведомство архивы Шампольонның әһәмиятле фондларын саклый. Бу китапханәдә Жан-Франсуаның барлык оригиналь басмалары һәм шулай ук берничә кулъязма саклана:

  • 1814 : L'Égypte sous les Pharaons, 1814 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1822 : Lettre à M. Dacier relative à l'alphabet des hiéroglyphes phonétiques, 1822 (wikisource) ;
  • Lettre à M. le rédacteur de la Revue encyclopédique, relative au zodiaque de Dendéra [archive] (pages 232-239) ;
  • 1823 : Panthéon égyptien, collection des personnages mythologiques de l'ancienne Égypte, d'après les monuments, 1823 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1824 : Précis du système hiéroglyphique des anciens Égyptiens, 1824 [lire en ligne [archive]];
  • 1826 : Lettres à M. le Duc de Blacas d'Aulps, 1826 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1827 : Notice descriptive des monuments égyptiens du musée Charles X, 1827 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1828 : Précis du système hiéroglyphique des anciens Égyptiens ou Recherches sur les éléments premiers de cette écriture sacrée, sur leurs diverses combinaisons, et sur les rapports de ce système avec les autres méthodes graphiques égyptiennes, 1828 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1828 : Lettres écrites d'Égypte et de Nubie, 1828 (wikisource) ;
  • 1835-1845 (posthume) : Monuments de l'Égypte et de la Nubie ;
  • 1836 (posthume) : Grammaire égyptienne, 1836 [lire en ligne [archive]] ;
  • 1841 (posthume) : Dictionnaire égyptien en écriture hiéroglyphique, 1841.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 3,2 https://www.umass.edu/wsp/philology/gallery/champollion.html
  4. 4,0 4,1 www.accademiadellescienze.it
  5. 5,0 5,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  6. 6,0 6,1 https://www.britannica.com/biography/Jean-Francois-Champollion
  7. 7,0 7,1 http://www.nytimes.com/1999/08/29/travel/figeac-s-flair-for-the-egyptian.html
  8. 8,0 8,1 http://www.thenational.ae/arts-culture/books/cracking-the-egyptian-code
  9. 9,0 9,1 Список профессоров Коллеж де Франс
  10. Alain Faure, Champollion : le savant déchiffré, Fayard, 2004.