Земфира Даутова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Земфира Даутова latin yazuında])
Земфира Даутова
Туган 11 ноябрь 1955(1955-11-11) (68 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре күзбелгеч
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Земфира Даутова (11 ноябрь 1955 ел) — галим-офтальмолог. Медицина фәннәре докторы (2000). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2004), Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Земфира Әхияр кызы Даутова 1955 елның 11 ноябрендә Октябрьски шәһәрендә туган.

1979 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Земфира Әхияр кызының күп кенә туганнары табиблар, алар арасында офтальмологлар да бар, мәсәлән. аның әнисе Кальметьева Масһүдә Арыслан кызы 1965 елдан 1980 елга кадәр Күз авырулары клиникасын җитәкли. Шушы ук институтта аның улы медицина фәннәре кандидаты Кальметьев Гомәр эшли. Институтка кергәнче ук Земфира Әхияр кызы биредә шәфкать туташы булып эшли[1].

1980 елдан Уфа күз авырулары Фәнни-тикшеренү институтында эшли:

1993 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр, 2001 елда директор урынбасары итеп тәгаенләнә.

2002 елда бүлек җитәкчесе итеп күчерелә, бер үк вакытта 1999-2006 елларда Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының баш офтальмологы.

2008 елдан алып «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәрендә медицина‑санитария бүлегенең бүлек мөдире.

2011 елда — С.‑Петербург дипломнан соң белем бирү медицина академиясе (М. И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университеты) офтальмология клиникасы мөдире. Хәзерге вакытта медицина-профилактика үзәге буенча баш табиб урынбасары[2].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Земфира Әхияр кызы Даутова катнашлыгында азидарег һәм керакол препаратлары эшләнә һәм дәвалау практикасына керте.

1992 елда кандидатлык (җитәкчесе — проф. М. Т. Азнабаев[1].), 2000 елда докторлык диссертациясен яклый.

140‑тан артык фәнни хезмәт һәм 22 уйлап табу авторы. ССРБ Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДН. 1989), шулай ук Бөтенсоюз, һәм халыкара күргәзмәләрдә һәм конгрессларда катнаша.

Төп гыйльми хезмәте

Распространённость близорукости у детей, проживающих в южных районах Республики Башкортостан //Российская педиатрическая офтальмология. 2010. № 1 (авторд.).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ДАУТОВА Земфира Әхияр кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.