Зои Штрауб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зои Штрауб latin yazuında])


Зои Штрауб
Туган телдә исем алман. Zoë Straub
Туган 1 декабрь 1996(1996-12-01)[1][2] (27 яшь)
Вена, Австрия
Ватандашлыгы  Австрия
Әлма-матер Французский лицей в Вене[d]
Һөнәре актёр, җырчы, музыкачы, җырлар автыры
Эш бирүче ЭРФ[d]
Ата-ана

 Зои Штрауб Викиҗыентыкта

Зои Штрауб (ZOË буларак күбрәк билгеле; алман. Zoë Straub; 1996 елның 1 декабре, Вена, Австрия) — Австрия җырчысы, җырлар авторы һәм актриса. Зои 2016 елгы Евровидение җыр бәйгесендә «Loin dici» җыры белән Австрияне тәкъдим итә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 13 нче урынны ала.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зои Штрауб 1996 елның 1 декабрендә Вена шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туа[3]. Әтисе Кристоф Штрауб һәм әнисе Румина Штрауб (Уилфлинг) Papermoon музыкаль коллективын оештырганнар һәм дуэт булып чыгыш ясаганнар. Зоига 6 яшь булганда, ул әти-әнисе белән «Doop Doop» җырын яздыруда катнаша[3]. 2007 елда Зои «Kiddy Contest» конкурсында катнаша, анда алман җырчысы Никольның «Engel ohne Flügel» (тат. Канатсыз фәрештә) җырын башкара. Шул ук елда Зои Венадагы Француз лицеена (алман. Lycée Français de Vienne) укырга керә, анда ул 9 ел укый[4].

2015 елда Зои Österreichischer Rundfunk телерадиокомпаниясе игълан иткән «Vorstadtweiber» сериалында төшкән. Шулай ук 2015 елда Зои Австриянең 2015 елгы Евровидение җыр бәйгесенә милли сайлап алуда «Quel filou» җыры белән катнаша, ул аны әтисе белән бергә яза. Өченче урынны алган. 2015 елның октябрендә Зои «Debut» дип аталган дебют альбомын тәкъдим итә[5]. Альбом тулысынча Француз телендәге җырлардан тора, җырларның авторы — кызның әтисе[6].

2016 елның февралендә Зои Австриядә 2016 елгы Евровидение җыр бәйгесе өчен милли сайлап алуда җиңә һәм конкурста «Loin d’ici» (тат. Моннан ерак) җыры белән ил исеменнән чыгыш ясый[7][8][9]. 151 балл җыеп, шуларның 31е профессиональ жюри тарафыннан һәм 120 телевизор караучылардан, 13 нче урынны ала.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Debut (2015 елның 23 октябре)

Премияләр һәм номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Премия Төркем Эш Нәтиҗә
2016 Amadeus Austrian Music Award Ел актрисасы Номинация
Ел җыры «Mon cœur a trop aimé» Номинация

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. ČSFD — 2001.
  3. 3,0 3,1 Zoe Straub: Die neue Lolita von Wien startet durch (German), Kronen Zeitung (2 February 2015). 7 февраль 2016 тикшерелде.
  4. Zoe Straub: Von den "Vorstadtweibern" zum Song Contest (German), Kleine Zeitung (21 January 2015). 7 февраль 2016 тикшерелде.
  5. Zoë Straub: Lolita made in Austria (German), Kurier (22 October 2015). 7 февраль 2016 тикшерелде. 2016 елның 7 февраль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-02-07, retrieved 2023-03-29 
  6. Евровидение 2016 Австрия: Зои Штрауб с песней Loin dici. uchastniki.com. 2016-05-12 тикшерелгән.
  7. Austria: Nine acts confirmed for national final, Eurovision.tv (12 January 2016). 7 февраль 2016 тикшерелде.
  8. Eine Gewinnerin, auch ohne Songcontest (German), Oberösterreichische Nachrichten (6 February 2016). 7 февраль 2016 тикшерелде.
  9. ZOË to represent Austria!, Eurovision.tv (12 February 2016). 12 февраль 2016 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]