Зур адрон коллайдеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур адрон коллайдеры latin yazuında])
Зур адрон коллайдеры
Сурәт
Кыскача исем LHC һәм БАК
Дәүләт  Швейцария
 Франция
Административ-территориаль берәмлек Женева[d] һәм Эн[d]
Хуҗасы CERN
Әүвәлгесе Большой электрон-позитронный коллайдер[d]
Киләсе HL-LHC[d]
Рәсми ачылу датасы 21 октябрь 2008
Построено на месте Большой электрон-позитронный коллайдер[d]
Сила 11 000 ампер[1]
Озынлык 27 km[1]
Карта пути
Рәсми веб-сайт home.cern/topics/large-hadron-collider һәм public.web.cern.ch/public/en/lhc/lhc-en.html
Карта
 Зур адрон коллайдеры Викиҗыентыкта

'Зур адрон коллайдерының детекторлары һәм алдан тизләткечләр

Зур адрон коллайдеры, кыскача ЗАК, татар тәрҗемәсе: Зур адрон бәрдергече (инглизчә Large Hadron Collider, биредә Collide - бәрдерү) - каршы килә торган нурлар бәйләмендәге коргылы кисәкчекләр тизләткече, протоннар һәм авыр ионнарны (кургаш ионнарын) тизләтү өчен һәм аларның бәрелешләр нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан кулланыла.

Коллайдер урнашкан урыны

Коллайдер 2008 елда Франция һәм Швейцария чигендә, Женева янында Аурупаның Төш Тикшеренүләре Оешмасы яки АТТО (Conseil Européenne pour la Recherche Nucléaire яки CERN) тәҗрибәханәсендә төзелгән.

Atlas детекторы төзелгәндә (2004 ел)
CMS детекторы

Зур адрон бәрдергече - дөньяның иң эре тәҗрибәләр җайланмасы. Аның төзелешендә һәм тикшеренүләрендә 100 артык илдән 10 мең артык галим һәм инженер катнаша.

"Зур" дип үз зурлыгы өчен аталган, тизләткечнең төп боҗра озынлыгын 26 659 м тәшкил итә, кварклардар торган кисәкчекләр - адроннарны тизләтү өчен "адрон" дип йөртелә, кисәкчекләрне бәрдерү өчен - бәрдергеч яки инглизчә коллайдер дип аталган.

Максатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур адрон бәрдергеченең төп мәсьәләсе - Стандарт модельдән ниндидер тапылышлырны табу.

1990 елларда физиклар өч фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлаучы Стандарт модель дигән теорияне эшкәртәләр. Гравитация элеккечә Гомуми чагыштырмалылык теориясе кысаларында тасвирлана, шуңа күрә бу ике теория бар фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлый, әлегә квант гравитациясенең теориясен булдырмау сәбәпле бердәм теорияне иҗат итеп булмый.

Стандарт модель - бердәм теория түгел, шуңа күрә ул ниндидер тирән теориянең бер өлеше булып торадыр. Стандарт модельнең чикләреннән тыш теорияләр - Яңа физика дип атала, нәкъ шушы физиканы табу - Зур адрон коллайдерының төп максаты булып тора.

Хәзерге вакытта фундаменталь тәэсир итешүләрне бер теориядә берләштерү өчен берничә караш бар: кыллар теориясе, М-теория, супергравитация теориясе, элмәк квант гравитациясенең теориясе һ.б.

  • Зур адрон коллайдеры бу теорияләрне расларга яки дөрес түгеллеген исбат итәргә тиеш.
  • Берничә физик теорияләргә суперсимметрия төшенчәсе кирәк (суперкыллар теориясе, киңәйтелгән Стандарт модель), Зур адрон коллайдеры суперсимметрия булу-булмавын тикшерергә тиеш.
  • Зур адрон коллайдеры Һиггс бозонының үзлекләрен тикшерергә тиеш, шуның өчен топ-кваркның үзлекләрен өйрәнергә кирәк.
  • Зур адрон коллайдеры электрозәгыйфь тәэсир итешүнең симметриясе бозылуы механизмын тикшерергә тиеш, нәкъ шушы бозылу өчен Һиггс кыры җаваплы, кисәкчекләр ул кыр аша үткәндә үз массасына төзәтмәләрне ала. 2013 елда Зур адрон коллайдерында Һиггс бозоны ачыла, ул стабильсез һәм зур массага ия ( 120 ГэВ/c² зуррак) .
  • Зур адрон коллайдерында кварк-глюон плазмасы тикшерелә.
  • Суперсимметрияне табу - Зур адрон коллайдерының иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора.
  • Өстәмә үлчәмнәрне табу, мини кара тишекләрне булдыру мөмкинлеген тикшерү.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тизләткечтә протоннар 14 ТэВ (14 тераэлектронвольт яки 14·1012 электронвольт) тулы энергиясендә белән бәрелешә.

Зур адрон коллайдерында 4 төп һәм 3 өстәмә детектор эшли:

  • ALICE (A Large Ion Collider Experiment)
  • ATLAS (A Toroidal LHC ApparatuS)
  • CMS (Compact Muon Solenoid)
  • LHCb (The Large Hadron Collider beauty experiment)
  • TOTEM (TOTal Elastic and diffractive cross section Measurement)
  • LHCf (The Large Hadron Collider forward)
  • MoEDAL (Monopole and Exotics Detector At the LHC).

Фәнни нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке колладерлар белән чагыштырганда Зур адрон коллайдеры югарырак энергиягә ия, шул сәбәпле ул элегрәк ирешелмәслек энергия өлкәсен тикшерү мөмкинлеген бирде.

2015 елга табылган фәнни нәтиҗәләр исемлеге:

  • Һиггс бозоны һәм аның массасы 125,09 ± 0,21 ГэВ табылган
  • протон-протон бәрелешләре 8 ТэВ энергиясенә кадәр тикшерелгән
  • протоннар һәм антипротоннар ассиметриясе булмавы күрсәтелгән
  • атом-төш бәрелешләрендә кварк-глюон плазмасы хасил булуы табылган
  • кваркларның контакт тәэсир итешүе чикләре табылган
  • адроннар агымының хасил булуы вакыйгалары тикшерелгән
  • топ-кваркның булуы расланган
  • теориядә фараз ителгән яңа кисәкчекләр табылган: , , , , X(4140)

2015 елга нәтиҗәсез тырышулар да бар, әлегә табылмаган:

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]