Һиггс бозоны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиггс бозоны latin yazuında])

Lua хатасы: not enough memory.

[[Файл:Wikipedia interwiki section gear iconТөзмә хата: күзәтелмәгән оператор <.svg|14px|Бу калыпны карау|link=Шаблон:Квант механикасы|alt=⚙️]]  Квант механикасы

Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Һиггс бозоны барлыкка килүе ике протон бәрелешеннән соң
Ике кварк q тәэсире нәтиҗәсендә - W- һәм Z-бозоны барлыкка килгәннән соң һәм аларның тәэсир итешүе нәтиҗәсендә нейтраль Һиггс бозоны барлыкка килә. Фейнман диаграммасы
Глюоннар тәэсир итешүе нәтиҗәсендә Һиггс бозоны барлыкка килә. Фейнман диаграммасы

Һиггс бозоны яки Һиггсон (tat.lat. Higgs bozonı(үле сылтама), ингл. Higgs boson) — Элементар кисәкчек, элементар бозон, Һиггс кырының кванты. Стандарт модель буенча Һиггс бозоны зәгыйфь тәэсир итешүдә катнашучы элементар кисәкчекләр нульсез массалары булуы өчен җаваплы.

Элементар кисәкчек Стандарт моделендә электр-зәгыйфь симметриянең үзлегеннән бозылуы сәбәпле калибрлау бозонының массасы килеп чыга.

Һиггс бозоны - скаляр кисәкчек, нуль спинлы. Питер Һиггс шушы бозон булуын 1964 елда фаразлаган.

2012 елда Һиггс бозоны Зур адрон коллайдерында рәсми ачылган, аның массасы 125 ГэВ тәшкил итә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч фундаменталь тәэсир итешү (зәгыйфь, көчле, электромагнит) калибрлау бозоннары алышуы белән аңлатыла. Стандарт модель гравитацияне һәм кара матдәне тасвирлый алмый, шуңа күрә ул Бердәм Барлык теориясе булып тормый.

  • Зәгыйфь тәэсир итешү өчен W± һәм Z калибр бозоннары җаваплы, алар массалы, шуңа күрә зәгыйфь тәэсир итешү - кыска аралыклы.
  • Электромагнит тәэсир итешү өчен фотоннар җаваплы, алар массасыз, шуңа күрә электромагнит тәэсир итешү - ерак аралыклы.
  • Һиггс кыры, һәм аның кванты - Һиггс бозоны - (зәгыйфь көч) W± һәм Z-бозоны массасы булуын, һәм (электромагнит көче) фотоннар массасы булмавын аңлата.

Ачылыш фаразлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиггс механизмы дөрес булуы очракта бер нейтраль Һиггс бозоны (SM Higgs) хасил була, киңәйтелгән модельдә берничә Һиггс бозоны, төрле массалы, шул исәптә коргылы.

Ләкин элементар кисәкчекләрнең массасы булуын Һиггссыз модельләре дә аңлаталар. Һиггс бозонын эзләүләр инкяр очракта Һигссыз модельләр өчен дәлил булачак.

Һиггс бозонын эзләү тәҗрибәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электрон колайдерында тәҗрибәләр нәтиҗәсендә 2012 елның 4 июлендә CERN семинарында яңа кисәкчекне - бозон, 125—126 ГэВ массалы - билгеләнгән. Шушы кисәкчек - иң авыр табылган бозон.

2013 елның мартында ЦЕРН галимнары Һиггс бозонын 2012 елда ачылганын исбатлаган. Ләкин Һиггс бозоны ачылышы төгәллеген тагы да исбатларга кирәк.

2013 елның 8 октябрендә Һиггс бозонын фаразлану өчен Питер Һиггс Нобель премиясенә лаек булды.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Богуш А. А. Введение в калибровочную полевую теорию электрослабых взаимодействий. — 2-e изд. — УРСС, 2003. — ISBN 5-354-00436-5
  • А. И. Вайнштейн, В. И. Захаров, М. А. Шифман. Хиггсовские частицы // УФН. — 1980. — Т. 131. — № 8.
  • Ансельм А. А., Уральцев Н. Г., Хозе В. А. «Хиггсовские частицы». УФН том 145, 185—223 (1985).
  • G.S. Guralnik, C.R. Hagen and T.W.B. Kibble (1968). "Broken Symmetries and the Goldstone Theorem". In R.L. Cool and R.E. Marshak. Advances in Physics, Vol. 2. Interscience Publishers. pp. 567–708. ISBN 978-0470170571.
  • P. Higgs (1964). "Broken Symmetries, Massless Particles and Gauge Fields". Physics Letters 12 (2): 132. Bibcode:1964PhL....12..132H. doi:10.1016/0031-9163(64)91136-9.
  • Y. Nambu and G. Jona-Lasinio (1961). "Dynamical Model of Elementary Particles Based on an Analogy with Superconductivity". Physical Review 122: 345–358. Bibcode:1961PhRv..122..345N. doi:10.1103/PhysRev.122.345.
  • P.W. Anderson (1963). "Plasmons, Gauge Invariance, and Mass". Physical Review 130: 439. Bibcode:1963PhRv..130..439A. doi:10.1103/PhysRev.130.439.
  • A. Klein and B.W. Lee (1964). "Does Spontaneous Breakdown of Symmetry Imply Zero-Mass Particles?". Physical Review Letters 12 (10): 266. Bibcode:1964PhRvL..12..266K. doi:10.1103/PhysRevLett.12.266.
  • W. Gilbert (1964). "Broken Symmetries and Massless Particles". Physical Review Letters 12 (25): 713. Bibcode:1964PhRvL..12..713G. doi:10.1103/PhysRevLett.12.713.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Lua хатасы: not enough memory.