W һәм Z бозоннары
W± һәм Z-бозоннары | |
Төзелеш |
Элементар кисәкчә |
---|---|
Гаилә | |
Төркем | |
Тәэсир итешүләрдә катнаша |
гравитацион тәэсир итешү, зәгыйфь тәэсир итешү, W өчен электромагнит тәэсир итешүе |
Антикисәкчек |
W+ - W- өчен Z0 үз-үзенә |
Хәл |
1983 елда табылган |
Масса |
W: 80,385±0,015 ГэВ/c2 Z: 91,1876±0,0021 ГэВ/c2 |
Квант саннары | |
Электр коргысы |
W: ±1 e Z: 0 e |
Төсле коргы |
0 |
Спин |
1 ħ |
Спин халәтләре саны |
3 |
Яшәү вакыты |
~3·10−25 с (таркалышның киңлеге: W-бозон 2,141 ГэВ, Z-бозон 2,4952 ГэВ) |
W һәм Z бозоннары - зәгыйфь тәэсир итешүне таратучы элементар кисәкчекләр. Аларның 1983 елда ЦЕРНда ачылуы Стандарт модельнең төп казанышларының берсе булып санала.
W-бозоны инглизчә зәгыйфь сүзе Weak буенча йөртелгән, ә Z-кисәкчеге нуль коргысына ия булганга күрә инглизчә нуль сүзе - Zero хакына аталган.
Үзлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ике төр W-бозон бар: электр коргысы +1е һәм -1е белән, Z-бозон электрик нейтраль була. Бар өч кисәкчек кыска яшәү вакытына ия: 3·10−25 сек.
Бу бозоннар элементар кисәкчекләр арасында авыр булып санала: W± 80,4 Гэв/с2, Z0 - 91,2 Гэв/с2, протоннан 100 тапкыр авыррак.
W һәм Z калибрлау бозоннары авыр массалы кисәкчекләр булганга күрә зәгыйфь тәэсир итешүнең радиусы бик кыска булып чыга. Киресенчә электромагнетик көчләр чиксез тәэсир радиусына ия, чөнки таратучы бозон - фотон массасыз кисәкчек.
W± һәм Z бозоннары 1-спинга ия.
W± бозоннарын нурландыру таратучы кисәкчекнең коргысын 1-гә күтәрә яки киметә һәм спинын 1-гә үзгәртә.
W-бозон кисәкчекнең буынын үзгәртә ала, мәсәлән s-кварк u-кваркка әйләндерә ала.
Z0 бозоны электр коргысын һәм теләгән коргысын үзгәртми, тик спин һәм импульсны үзгәртә, шулай итеп аны таратучы кисәкчек үз буынын яки хуш исен үзгәртми.
Зәгыйфь тәэсир итешү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]W һәм Z бозоннары - зәгыйфь тәэсир итешүне таратучы элементар кисәкчекләр. W-бозоны бета-таркалышында зур роль уйный. Мәсәлән, кобольт изотопының Co60 бета таркалышы:
Бу процесс үтә яңа йолдызлар шартлавында бара. Ул реакциядә кобальтның 33 нейтронынан бер генә нейтроны катнаша:
Нейтрон үзе өч кварктан тора: udd. Шуңа күрә бу бета таркалышында бер генә d-кваркы катнаша һәм ул u кваркына әйләнә, димәк фундаменталь дәрәҗәдә зәгыйфь тәэсир итешү бер кваркның хуш исен үзгәртә:
Шуннан соң кичектермичә W− таркала:
Z-бозонының квант саннары нульга тигез, шуңа күрә аның белән алмашу (нейтраль агымлы тәэсир итешү) кисәкчекләрне үзгәртми.
Бозоннарның таркалыш каналлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]W-бозоны[1] | |
---|---|
Таркалыш каналы | Ихтималлык |
10,75 % | |
10,57 % | |
11,25 % | |
адроннар | 67,60 % |
Z-бозоны 69,91 % ихтималлыгы белән адроннарга таркала; 10,10 % ихтималлыгы белән лептон-антилептонга таркала.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сводная таблица свойств W-бозона на сайте Particle Data Group. (ингл.)
- Сводная таблица свойств Z-бозона на сайте Particle Data Group. (ингл.)
- W и Z 2005 елның 16 апрель көнендә архивланган. страница ЦЕРНа (англ)
- W и Z частицы на Hyperphysics (англ)
- Z частица на Everything2 (англ)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Антикисәкчекләрнең таркалышлары коргы иярешү ярдәмендә карап була