Эчтәлеккә күчү

Гравитон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гравитон latin yazuında])
Гравитон
Төзелеш

Элементар кисәкчә

Гаилә

бозон

Төркем

Калибрлау бозоны

Тәэсир итешүләрдә катнаша

гравитацион тәэсир итешү

Антикисәкчек

үз-үзенә (G)

Хәл

Фаразланыла торган кисәкчә

Масса

(<) грамм

Квант саннары
Электр коргысы

0

Спин

2 ħ

-

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Гравитон - гравитацион тәэсир итешүне таратучы фаразланыла торган массасыз, электр коргысыз элементар кисәкчә, 2ħ спинга һәм полярлашуның ике мөмкин юнәлешенә ия булырга тиеш.

Әлегә табылмаган.

Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча Җир орбитасында фәза-вакытның кәкрәюе

Кырның квант теориясенең уңышлары, аеруча Стандарт модельнең казанышларына күрә гравитоннар булуы хакында гипотеза барлыкка килә. Стандарт модельдә фотоннар - электромагнит тәэсир итешүен тарата, глюоннар - көчле тәэсир итешүне тарата, W± һәм Z-бозоннары зәгыйфь тәэсир итешүне тарата, шушы аналогия буенча гравитация өчен ниндидер элементар кисәкчә җаваплы булырга мөмкин.

Кайбер физиклар гравитоннар турында фаразны кабул итмиләр, чөнки гравитоннар булган очракта, кара тишекләр аларны чәчергә тиеш, бу вакыйга Гомуми чагыштырмалылык теориясенә каршы килә, ахры.

Фараз ителгән үзлекләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гравитонның фараз ителгән спины 2-гә тигез, чөнки яссы гравитацион дулкын квадруполь сыйфатка ия, таралу юнәлешендәге күчәр тирәсендә 180°ка борылганда дулкын үз үзенә күчә. Гравитацион кырның дулкынча функцияләре (гравитацион потенциал) 5 бәйсез компоненты бар.

Спин һәм кырның дулкынча функциясенең компонентлары саны махсус тигезләмә белән бәйләнгән:

Шуннан гравитон спины 2-гә тигез.

Гравитоннарга карата Лоренц-ивариантлыгы таләпләре гравитация һәм инерция тиңдәшлеге мәсләгенә китерә.

Стандарт модельгә гравитоннарны өстәү югары энергиядә квант эффектларын чиксезлеккә омтылу сәбәпле зур теоретик катлаулыкларга китерә (ренормальләшми), гадәти рәвештә гравитация квантланмый.

Хәзерге вакытта сыйфатлы гравитациянең квант теориясе юк, тырышуларның берсе - кыллар теориясе булып тора.

Супергравитация теориясендә гравитонның суперпартнеры - гравитино (спин — ³⁄2) кертелә, ләкин әлегә Зур адрон коллайдерында суперкисәкчәләр (суперсимметрия) табылмаган.

Кыллар теориясендә гравитоннар һәм бүтән кисәкчәләр - нокталы кисәкчәләр түгел, ә кылларның халәтләре, шуңа күрә чиксезлекләр хасил булмый.

Шулай ук гравитоннар гравитация альтернатив теориясендә кертелә.

Гравитацион кырның чиктән тыш зәгыйфьлеге сәбәпле аерым гравитонны табу хәзерге вакытта мөмкин түгел.

  • Вейнберг, C. Гравитация и космология. — М.: Мир, 1975. — 696 с.
  • Вейнберг, C. Квантовая теория полей, т. 1. — М.: Мир, 2001. — 800 с.
  • Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987. — С. 226, 227. — 616 с.
  • Jean Letessier, Johann Rafelski, T. Ericson, P. Y. Landshoff. Hadrons and Quark-Gluon Plasma. — Cambridge University Press, 2002. — 415 p. — ISBN 9780511037276.