Ибраһим (Казан ханы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Ибраһим
Могилы казанских ханов в Кремле; 2009.jpg
Казанның 4-нче ханы
Вазыйфада
1467–1479
Аңа кадәр Хәлил
Дәвамчысы Илһам
Үлгән 1479(1479)
Казан
Балалар Ильһам, Мәлик-Таһир, Ходай-Кол, Мөхаммәд-Әмин, Габдел-Латиф, кызы — Гауһаршад
Әти Мәхмүт хан
Казан ханлыгы

Ибраһим хан (ابراهیم, tat. lat. İbrahim; 1479 елда үлә, Казан) — 14671479 елларда Казан ханы, Хәлил ханның энесе һәм Мәхмүд ханның улы.

Хәлилнең үлеменнән соң Казан тәхетенә утыра һәм аның хатыны Нур-Солтанга өйләнә.

Хатыннары һәм балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү дәүләте белән сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1467 елда Иван III, Касыймны (Ибраһимның абыйсы) Казан тәхетенә дәгъвачы итеп җибәреп, Казан ханлыгына каршы сугыш башлый. Бу нәмзат кайбер казанлыларда яклау таба.

1467 елда Ибраһим күпсанлы мәскәү гаскәрләрен Иделдәге елга сугышында җиңә. Оппозицион фирканең башында Габдел-Мөэмин (عبدال مومن) торган. Һөҗүм уңышсызлык белән тәмамлана, урысларның Идел аша чыгарга һәм татарлар белән сугышка керергә җөрьәт итмиләр. Ибраһим моңа җавап итеп кышын дошманының чик буе районнарына һөҗүм ясый.

1468 елда Иван III Түбән Новгород, Муром, Кострома, Галичка көчле гарнизоннар җибәрә һәм, Казан ханлыгын сугышка өтәрү өчен, аның җирләрендә, гади халыкка каршы аеруча мәрхәмәтсезлеге белән аерылып торган, һөҗүмнәр оештыра.

Ибраһим гаскәрләрен ике: галич һәм түбәнновгород-муром юнәлешләре буенча җибәрә. Беренче гаскәр уңышка ирешә: Кичмен шәһәрчеге һәм ике кострома өязе алына. Икенче гаскәр уңышсызлыкка очрый, урыслар җиңүгә ирешәләр. 1470 елда сугышның беренче чоры тәмамлана һәм 8 ел дәвамында вакытлыча солых булган.

Икенче чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү тарафыннан өченче фронт — хлын фронты ачыла. Ушкуйчылар, көймәләрдә Вятка буенча Камага төшеп, үзәктә талаулар ясый башлыйлар. Җавап итеп, төньякка көчле гаскәрләр җибәрелә, алар Вятка ягының башкаласы — Хлыновны алалар һәм анда татар идарәсен урнаштыралар. 1478 елда рус гаскәре Идел буенда Казанга һөҗүм итмәкче, ләкин нәтиҗәсез чигенгән.

Шулай итеп, Мәскәү дәүләте берничә омтылышны кулланып Ибраһим хан идарә иткән Казан ханлыгын җиңә алмаган һәм чигенгән.

Мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибраһим хан 1479 елда үлгән.

Ибраһим хан Сөембикә манарасы янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән

Ибраһим үлгәннән соң аның хатыны Нур-Солтан Кырымга киткәч Бакчасарай шәһәрендә Кырым ханы Мәңгли-Гәрәйгә кияүгә чыккан. Шушы вакыйга Казан һәм Кырым ханлыклары арасында мөнәсәбәтләрне ныгыткан. Әнисе белән кече Казан тәхете мирасчысы Габдел-Латыйф да Кырымга киткән.

Ибраһим хан Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә күмелгән.

Элгәре:
Хәлил
Казан ханы

1467-1479
Аннары:
Илһам

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]