Иван Субботин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Субботин latin yazuında])
Иван Субботин
Туган телдә исем Субботин Иван Павлович
Туган 14 сентябрь 1922(1922-09-14)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Корноухово
Үлгән 30 декабрь 1983(1983-12-30) (61 яшь)
Волжск, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре Дан орденының тулы кавалеры
Катнашкан сугышлар/алышлар 2-й Прибалтийский фронт[d] һәм Алман-совет сугышы


Субботин Иван Павлович (1922 - 1983) -Татарстанның бөек улы, сугыш ветераны, Дан орденының тулы кавалеры

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Субботин Иван Павлович 1922 елның 14 сентябрендә Татарстанның Кайбыч районы Корноухово авылында туган. Милләте - рус. 4 класс тәмамлаган. Колхозда көтүче булып эшләгән.

1941 елның ноябрендә ТАССР Кайбыч районы хәрби комиссариатыннан Крестьян Кызыл Армия сафларына алына.

1942 елның июнендә 23 нче укчы дивизия составындагы 89 укчы полкына пулеметчик булып билгеләнә. Иван Субботинга фронтта бронебойщик та, элемтәче дә һәм, ниһаять, разведчик та булырга туры килә. Ул үзенең һәр хәрби һөнәрен тырышып өйрәнә.

...Көзге иртә. Дошман Иван Субботин хезмәт иткән полкының оборона ныгытма­ларына һөҗүм итә башлый. Аның атакасы һәрвакыттагыча артиллерия әзерлегеннән башлана. Сугышчылар артында һәм ал­дында, коры җир кантарларын югары күтә­реп, снарядлар һәм миналар шартлый. Фа­шистлар Сталинградка ыргыла.

Артта, күп булса ун чакрымнар тирә­сендә, һавадан һәм еракка ата торган туп­лардан атып җимерелеп беткән шәһәр тора. Субботинга, меңләгән сугышчылар кебек үк, бу шәһәрне сакларга, дошманга Иделгә үтеп чыгарга ирек бирмәскә кирәк.

Танкка каршы ата торган мылтык - авыр, үзе зур күләмле. Шуңа күрә аңа ике сугышчы беркетелә. Берсе - мылтыкны, икенчесе броняны тишә торган патроннар­ны, танкка каршы гранаталарны күчереп йөртә. Немец танкларына каршы көрәштә төп удар көч, билгеле, артиллерия була. Әмма сугышның баштагы чорында бездә туплар җитешми, һәм еш кына бронялы машиналар белән бронебойщиклар көрәшә. Алар пехота белән бергә баралар, еш кына, фашист танклары белән йөзгә-йөз очрашу өчен, алга да узалар.

Немец автоматчыларының өч тапкыр күтәрелеп, өч тапкыр артка чигенүен Суб­ботин үз күзләре белән күреп тора. Алар оборонадагылар утына чыдый алмыйлар. Солдат шуны белеп тора: атака барып чыкмаса, пехотага ярдәмгә танклар киләчәк. Шулай булып чыга. Үзәнлектә өстенә де­сант төялгән дүрт машина күренә. Танклар безнең бронебойщиклар окобына таба юнәләләр. Бронебойщик алдагы танкка төзәп ата. Әмма уңышсыз. Иван мылтыкны яңа­дан төзи. Ул бу юлы бөтен осталыгын эшкә җигә. Алдагы танк өзелгән гусеницасы белән бер урында әйләнә башлый. «Мә, тагын ал!» - дип Субботин тагын атып җибәрә һәм танк төтенгә урала.

Сугышның киеренкеләнә бара. Снаряд­лар шартлавыннан бронебойщиклар окобы балчык белән күмелә, әмма дошман танк­ларына ату дәвам итә. Төнгә таба сугыш тынганда кырда дошманның җиде танкы торып кала, шуның дүртесен Субботин рас­четы яндыра. Бу батырлыгы өчен ул III дә­рәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

...Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле бәрелешләреннән берсе - Курск дугасын­дагы көрәшнең өченче көне бара. Металл шыгырдавы, шартлаулар, яралыларның ың­гырашуы - барысы бергә ниндидер коточ­кыч гүләүгә әверелгән, һәм шушы кыен мо­ментта да кешеләр үз бурычларын төгәл үти­ләр. Элемтәче Иван Субботинга өзелгән ка­бельне берничә тапкыр ялгарга туры килә. Менә ул командир блиндажыннан: «Элемтә­не булдырырга!» - дигән приказ белән йө­гереп чыга. Әйләнә-тирәдә - ут өермәсе.

Кулындагы үткәргеч белән Субботин урманга таба йөгерә. Аның өчен иң мөһи­ме - тизрәк өзекне табу һәм ялгап кую. Өзелгән урынның урманнан ерак түгел генә үзәнсу җирдә икәнлеген ул җаны-тәне белән тоя. һәм шул минутта сул кулын нәрсәнең­дер бик каты авырттыруын тоя. Пакетын ертып, элемтәче аның белән кулын бәйли һәм өзек урынга шуыша. Аны тапкач, Суб­ботин үткәргечтәге изоляцияне тешләре бе­лән чистарта. Аннан өзекнең башка урында да булу-булмавын ачыклый. Элемтәгә то­ташкач, ул «Фиалка» телефонистының та­вышын ишетә. Димәк, башка урында зарар­лану юк.

... 1944 елның кызу июль көннәре. Безнең гаскәрләр Полоцкига таба хәрәкәт итәләр. 71 иче укчы дивизия шәһәргә җитәрәк су­гышлар башлана һәм дошманның оборона­сына үтеп керә. Батальон һөҗүм иткән учас­токта дошман бик ныклап урнашкан биек­лек бар. Батальонга аны әйләнеп узарга бер­нинди дә мөмкинлек юк, шуңа күрә су­гышчылар җиргә ята. Шулчакта комбатта бер план туа: игътибарын читкә тарту өчен, дошманга ут ачарга һәм штурм төркеменә сиздермичә генә биеклеккә якын килергә.

Биеклекне штурмларга баручылар ара­сында Иван Субботин да бар. Тирән үзән­лектән яшеренә-яшеренә генә шуышалар сугышчылар. Комбатның планы барып чы­га. Фашистлар батальон утына җавап бир­гән арада штурм төркеме биеклеккә менеп җитә һәм ут ноктасына гранаталар ташлый. Әлеге батырлыгы өчен Субботин II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Полкка Көнбатыш Двина елгасын кичеп чыгарга кирәк. Разведчиклар елганың дош­ман урнашкан ярына үтеп чыгарга һәм дош­ман оборонасы төзелешен ачыкларга тиеш­ләр. Таң беленгәндә алар каршы як ярга чы­галар һәм куаклар арасына посалар. Каршы як ярның алар һәр метрын өйрәнәләр. Ут нокталары, дошманның алгы сызыгына яше­рен генә якын килергә уңайлы урыннар - барысы да картага төшерелә. Аннары шы­пырт кына теге як ярга разведчиклар юл ала. Куе үлән арасыннан барып, дошманның ал­гы сызыгына кул сузымы гына ара кала. Су­гышчылар фашистлар траншеясын күзәтә- күзәтә ярты сәгатьләп утыралар. Бернинди хәрәкәт юк. Димәк, ул буш. Ә ике пулемет­чыны Субботин елганы кичкәнче үк шәйләп алган була.

- Икесен дә «тел» итеп алабыз,- ди Субботин - Петр, син минем белән барасың, ә син, Семен, бер-бер хәл булса дип, монда кал, безгә ут белән булышырсың.

Субботин иптәше белән пулемет расчеты янына шуыша. Көтмәгәндә сикереп төшеп, алар дошман пулеметчыларын миңгерә­тәләр һәм үзебезнең якка таба өстериләр.

Иван Субботинның бүләкләү кәгазендә: 1944 елның 8 июлендә Көнбатыш Двина ел­гасының көнбатыш ярында Витебск өл­кәсенең Дрисск районы Ляшково авылы ти­рәсендә барган шушы батырлык сурәтләнә. Кыю сугышчының күкрәгендә I дәрәҗә Дан ордены менә шулай балкый.

Демобилизацияләнгәч, Иван Павлович Субботин туган төбәгенә – Апас (хәзерге Кайбыч) районының Корноухово авылына кай­та. Татарстан Республикасы Кайбыч районы якташы Субботин Иван Павлович белән чын күңедән горурлана, Кайбыч районы татарлары Субботин Иван Павлович үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнә. .

Яралар һәм контузияләр Дан орденының тулы кавалеры сәламәтлегенә нык тәэсир итә - ул инвалидлык ала. Субботиннар гаи­ләсе 1955 елда Корноуховодан Мари АССР- ның Волжск шәһәренә күчеп китә. 1983 елның 30 декабрендә[1] Иван Павлович вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә Дан ордены
  • II дәрәҗә Дан ордены
  • I дәрәҗә Дан ордены

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кавалеры ордена Славы трех степеней:Дан орденының тулы кавалерлары. - Казань: "Книга памяти", 2005.-247с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Субботин Иван Павлович. Патриотический интернет-проект «Герои страны»(рус.)