Эчтәлеккә күчү

Иналиф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иналиф latin yazuında])

"Иналиф" (ингл. Internet, тат. әлифба) - Интернетта куллану өчен латин нигезендә татар әлифбасы. Әлифба компьютер стандарт латин хәрефләре генә куллана.

Булдыру сәбәпләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның 10 декабрендә татар теле галимнары, санак технологияләре белгечләре, иҗтимагый оешмалары һәм Татарстан дәүләт вәкилләре инициаторлар төркеме төзеде. Расланган татар теленең кирил дә латин (Яңалиф-2) әлифбаларында күп өстәмә махсус хәрефләре бар һәм шушы хәл интернетта татар теленең куллануы кыенлыгы тудыра: махсус программалар, төймәсар җәеме урнаштырырга кирәк. Татарстан Фән Академиясе 2003 елда Иналиф әлифбасы тәкъдим итте.

Inalif-1.

Тәкъдим ителгән әлифба киләсе таләпләргә җавап бирә:

  • стандарт латин санак төймәсары кулланыла, өстәмә программа ресурсларының кирәклеге юк
  • дөньяда гомум кабул ителгән билгеләр кулланыла
  • Яңалиф-2 ка якынлыгы

Иналиф-1 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе кулланыла, шулай итеп: ә — a', ө — o', ү — u'. Махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ж — zh, ш — sh, х — kh; гъ — gh; ң — ng. Яңалиф-2 тә аерма куела: й — j , ы — y

Ләкин Иналиф-1 куллану тәҗрибәсе Гомум Төрек әлифбасы белән туры килмәве күрсәтте, һәм фонетик конфликты тудырды: мәсәлән: күңел - ku'ngel - күн гел, янга - yanga - яңа . Тәнкыйтьләгәннән соң дөресрәк Иналиф-2 тәкъдим ителде.

Иналиф-2 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе Иналиф-1 та кебек кулланыла ә — a', ө — o', ү — u', һәм Гомум Төрек әлифбасы туры килгән өчен ы — i' , й — y, ж — j, х — х, фонетик конфликты чишелә: ң — n', махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ш — sh, гъ — gh, рус алынмалар өчен: ц — ts, щ — sch, я — ya, ю — yu, ё — yo.

Inalif-1Inalif-2Хäzerge Latin imläseКирил имләсе
Barlyq keshela'r da' azat ha'm u'z abrujlary ha'm khoquqlary jaghynnan ting bulyp tualar. Alargha aqyl ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' bulyrgha tieshla'r.Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r.Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär.Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Иналиф-2 һәр компьютерда татар текстлары язарга мөмкинлек бирә. Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге 2013 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган ясалган. Иналиф имләсе - техник әлифбалары булып торалар, гади латин төймәсарында нигезләнгән Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).

Татар әлифбалары
№ п/пЯңалиф-2КириллицаInalifInalif-2
1.A, aА, аA, aA, a
2.Ә, әӘ, әA', a'A', a'
3.B, bБ, бB, bB, b
4.C, cҖ, җC, cC, c
5.Ç, çЧ, чCh, chCh, ch
6.D, dД, дD, dD, d
7.E, eЕ, е (э)E, eE, e
8.F, fФ, фF, fF, f
9.G, gГ, гG, gG, g
10.Ğ, ğGh, ghGh, gh
11.H, hҺ, һH, hH, h
12.I, ıЫ, ыY, yI', i'
13.İ, iИ, иI, iI, i
14.J, jЖ, жZh, zhJ, j
15.K, kК, кK, kK, k
16.Q, qQ, qQ, q
17.L, lЛ, лL, lL, l
18.M, mМ, мM, mM, m
19.N, nН, нN, nN, n
20.Ŋ, ŋҢ, ңNg, ngN', n'
21.O, oО, оO, oO, o
22.Ө, өӨ, өO', o'O', o'
23.P, pП, пP, pP, p
24.R, rР, рR, rR, r
25.S, sС, сS, sS, s
26.Ş, şШ, шSh, shSh, sh
27.T, tТ, тT, tT, t
28.U, uУ, уU, uU, u
29.Ü, üҮ, үU', u'U', u'
30.V, vВ, вV, vV, v
31.W, wW, wW, w
32.X, xХ, хKh, khX, x
33.Y, yЙ, йJ, jY, y
34.Z, zЗ, зZ, zZ, z