Ирина Власова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Власова latin yazuında])
Ирина Власова
Туган 1935[1] яки 18 август 1935(1935-08-18)
Вологда, Төньяк край[d], РСФСР, СССР
Үлгән 19 март 2014(2014-03-19)[1]
Мәскәү, Россия
Әлма-матер МДУ тарих факультеты[d]
Һөнәре этнолог, тарихчы, этнограф
Эш бирүче РФА антропология һәм этнология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Ирина Власова (18 август 1935 ел — 19 март 2014 ел) — ССРБ һәм Россия галим-тарихчысы, тарих фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003) һәм Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1992).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Владимировна Власова 1935 елның 18 августында Вологда шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган.

1958 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

1958 елдан белән 2014 елга кадәр РФА — СССР Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институтында эшли: 1958 елдан 1965 елга кадәр — гыйльми-техник һәм өлкән фәнни-техник хезмәткәр, 1965 елдан 1980 елга кадәр — кече гыйльми хезмәткәр, 1980 елдан 1988 елга кадәр — өлкән гыйльми хезмәткәр һәм бер үк вакытта — «Рус тарихи этнографиясе» төркеме җитәкчесе, 1989 елдан 1995 елга кадәр — баш гыйльми хезмәткәр һәм бер үк вакытта 1995 елдан 2007 елга кадәр — рус халыклары бүлеге мөдире. 2007 елдан алып 2014 елга кадәр — Россия Фәннәр академиясе этнология һәм антропология институтының баш гыйльми хезмәткәре[2][3].

1971 елда Россия Фәннәр академиясе этнология һәм антропология институтында тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Сельское расселение в Устюжском крае в XVIII — первой четверти XX века» темасына диссертация яклый. 1988 елда «Традиции крестьянского землепользования в Поморье и Западной Сибири в XVII—XVIII веков» темасына докторлык диссертациясе яклап, тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була[2].

Төп эшчәнлегеннән тыш И. В. Власова 1993 елдан 2002 елга кадәр җаваплы мөхәррир, 2002 елда — «Этнографическое обозрение» журналының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы була. И. В. Власова халыкара конгрессларда һәм симпозиумнарда, Бөтенрусия фәнни конференцияләрдә, төбәк киңәш һәм сессияләрдә күп катнаша.

И. В. Власова Россия тарихы буенча күп эшләр һәм монографияләр авторы[4]. Рус халкының тарихы һәм демографиясе, русларның төбәк этнографиясе буенча купьеллык ялан һәм архив материалларына нигезләнгән фундаменталь хезмәте ватан һәм чит ил тикшеренүчеләре арасында киң билгеле, тарихи этнография уку курсларында һәм күп югары уку йортларының һәм гыйльми үзәкләрнең экспедиция эшләре практикасында әһәмиятле[2]

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003)
  • Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1992 — «Традиционная культура русского народа в XVII — начале XX вв.» монографияләр циклы өчен)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. В. Власова истәлегенә Россия Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институтында «Власова укулары» үтә (2019 елда бишенче тапкыр).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кто есть кто в изучении народов и национальных проблем России : Справочник / Моск. центр Карнеги, Ассоц. исследователей рос. общества XX в.; Сост. Л. С. Гатагова и др.; Под ред. Г. Бордюгова, П. Гобла.— М. : АИРО-XX, 1995 г. — 358 с. — ISBN 5-88735-020-2
  • Очерки русской народной культуры : сборник / Российская акад. наук, Ин-к этнологии антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая; [отв. ред. и сост.: И. В. Власоява]. — М.: Наука, 2009 г. — 786 с. — ISBN 978-5-02-036744-9