Иске Тимкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Тимкә latin yazuında])
Иске Тимкә
Халык саны 505 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 55°51'40"тн, 56°5'48"кнч
Почта индексы 452993 Edit this on Wikidata
Карта

Иске ТимкәБашкортстанның Балтач районында урнашкан татар авылы.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1702 елда Уфа өязе Себер юлы Кыр-Танып вулысы башкортлары Мәмәткул, Илмәт Аиткулов, Илекәй Ишимәтов дүрт ел элек үзләренең сөренте җирләрен, печәнлекләрен морзалар Тимкә Байковка, Уразмәт Кләүлинга бирүләре турында язуга кул куя. Бу документны 64 елдан соң гына, 1766 елда старшина Солтанморат Янышев ала. Документ өчен ул 27 алтын түли. Шушы документларга караганда, Иске Тимкә авылына 1698 елда нигез салынган булып чыга.

Шулай итеп, авыл морза Тимкә Байков исемен йөртә башлый. 15 елдан соң исә Кыр-Унлар түбәсе Танып вулысы башкортлары җирләренең тагын бер өлешен Тимкә Байковка саталар.

Нәтиҗәдә Тимкәгә Бишалаб авылыннан Йосып Умрәков, Ялаләй Кунтуков, Кайбирде Алмаев, Ярмет Айтимиров, Исмаил Исәнбирдиев, Аркагол Смоляков, Бекмет Азаев ћәм башкалар гаиләләре белән күчеп килә ћәм Елизи елгасы буендагы сөренте җирләрне, печәнлекләрне гомерлек арендага ала. Шушы чордан авыл ныклап үсә башлый.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда авылда 486 кеше яши. Мәктәп, клуб, балалар бакчасы авылның күрке булып тора. Кайчандыр “Россия” колхозына караган бу авылда бүген шул ук исем астында хуҗалык фермасы эшли. Авыл эшкуарлары Гали Сәетгалиев, Лиза Халитова, Инзир Камаев фермер хуҗалыгын булдырса, Илүс Сафаров такта яру эше белән шөгыльләнә. Авыл бихисап күренекле шәхесләрне биргән. Алар арасында тарих фәннәре докторы Кадим Вәлиуллин, медицина фәннәре кандидаты Айрат Тимершин, техник фәннәр кандидаты Мәсхүт Вәлиевның исемнәрен атау да җитә.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
505

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]