Йоһан Лайдонер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йоһан Лайдонер latin yazuında])
Йоһан Лайдонер
Туган телдә исем эст. Johan Laidoner
Туган 12 февраль 1884(1884-02-12)
Вирац вулысы, Феллин өязе, Лифляндия губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 13 февраль 1953(1953-02-13) (69 яшь)
Владимир, РСФСР, ССРБ
Күмү урыны Князь-Владимирское кладбище[d]
Ватандашлыгы  Эстония
Әлма-матер Генераль штаб академиясе[d]
Һөнәре офицер, сәясәтче
Сәяси фирка Аграриләр берләшмәсе[d]
Җефет Maria Laidoner[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Эстонская освободительная война[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Йоһан Лайдонер Викиҗыентыкта

Йоһан Лайдонер (эст. Johan Laidoner, рус. Иван Яковлевич Лайдонер, 31 гыйнвар (12 февраль) 1884(18840212), Вирац вулысы, Феллин өязе, Лифляндия губернасы, Рәсәй империясе — 13 февраль 1953, Владимир, РСФСР, ССРБ) — Рәсәй империясенең һәм Эстониянең хәрби эшлеклесе, Эстония сәясәтчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вилнә җәяүле гаскәр юнкер укуханәсен (1905) һәм Николай Генераль ыштаб укухансен (1912) тәмамлаган. Беренче бөтендөнья сугышы катнашучысы. 1917 дә дивизия ыштабы башлыгы. 1917 нең декабреннән Эстон дивизиясе башлыгы. Алманнар Балтыйк буеннан киткәннән соң эстон гаскәре баш сәргаскәре (1918—1925). 1924 тә Таллиндагы коммунистлар күтәрелешен бастыруда катнашкан. 1925—1934 елларда истигъфада. 1934 нең 12 мартында Константин Пәтс белән дәүләт түнтәрелешен оештырган һәм яңадан сәргаскәр итеп билгеләнгән. Дәүләт шурасы әгъзасы һәм Милли җыен (Рийгикогу) депутаты (1937—1940). Эстония ССРБга кушылганнан соң кулга алына, башта Пензага сөрелә, аннары Киров, Иваново төрмәләрендә утыра. 1952 тә «контринкыйлаби агитация» һәм «совет хакимиятенә каршы эшчәнлек»тә гаепләнеп 25 ел төрмәгә хөкем ителгән. 1953 тә вафат булган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]