Кадыйр Габдрахманов
Кадыйр Габдрахманов | |
---|---|
Туган | 4 сентябрь 1896 Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 21 декабрь 1990[1] (94 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Шәмсир зираты (Казан)[d][1] |
Әлма-матер | Сембер классик гимназиясе[d] һәм Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе[d][2] |
Кадыйр Габдрахманов (Кадыйр Габделхак улы Габдрахманов, 4 сентябрь 1896, Сембер, Сембер губернасы, Россия империясе — 21 декабрь 1990[1] (94 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — сәясәт эшлеклесе, дипломат, Сембер губерна башкарма комитетының милләтләр бүлеге сәркәтибе (1918), Сембер хәрби-инкыйлаби трибуналы рәисе урынбасары (1919), Көнчыгыш халыкларының комунистик оешмалары үзәк бюросы сәркәтибе (1920). Төркидә дипломат эшендә (1921-1923), Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Гөрҗистанда фирка эшендә (1923-1931), Үзәк җиңел сәнәгать нәшрияты директоры урынбасары (1933-1938), СССР ФА нәшриятендә мөхәррир, СССР Тышкә сәүдә халык комиссариатының Көнчыгыш идарәсендә өлкән киңәшче, «Международная книга» сәүдә кантуры директоры урынбасары (1938-?), Алматыда фирка эшендә (1942-1946), ГССР сәүдә министрлыгы эксперты (1946-1948).