Калҗа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калҗа latin yazuında])
Калҗа

Калҗа́ - милли ризык, аны гадәттә татар авылларында терлек суйганнан соң әзерлиләр.

Сөякле кайнар калҗа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калҗаны ат, сыер һәм сарыкның түш һәм кабырга итеннән пешерәләр.

Түш яисә кабырга итен сөяге белән бергә 75 —100 г лы кисәкләргә турыйлар, өстенә кайнар су салып кастрюль белән пешерергә куялар. Кайнап чыккач, тоз, борыч сибәләр, пешереп җиткерәләр һәм, лавр яфрагы салып, 2—3 минут кайнаталар. Әзер калҗаны тишекле чүмеч белән алып тәлинкәгә өеп чыгаралар. Ит янына гарнир итеп тозлы кыяр һәм помидор, тозлы кәбестә, маринадлаган башлы суган, горчица, керән куялар.

Калҗа (рулет)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түш һәм кабырга итен сөяктән кисеп алгач, 2 см калынлыгында калырлык итеп ярыдан һәм беркадәр маеннан арындыралар. Итнең ике ягына да тоз һәм борыч сибеп, 3 сәгать салкында тоталар. Аннары тагын тоз, борыч сибәләр, төйгән сарымсак белән яхшылап ышкыйлар һәм аз гына аш серкәсе өстиләр. Шулай әзерләнгән итне рулет рәвешендә төрәләр дә, колбаса бәйләгән шикелле бау белән бәйләп, пешәр-пешмәс кенә табада кыздыралар. Шуннан соң итне тирән савытка салып шулпа өстиләр, башлы суган белән кишер турыйлар, лавр яфрагы салалар, өстен каплап, томалап пешерәләр.

Калҗаны табынга кайнар килеш тә, салкын килеш тә, колбаса кискән кебек турап куялар.

100 г калҗа әзерләү өчен: 160 г сарык, яисә 175 г сыер яки ат ите, 20 г сарымсак, 5 г аш серкәсе, кыздыру өчен 10—15 г май, 15 әр г кишер белән суган, кирәгенчә тоз, борыч.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]