Карпака Винаякар гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карпака Винаякар гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Карпака Винаякар гыйбадәтханәсе
கற்பக விநாயகர்
коралланган кавачамда Пиллайяр муртисы
коралланган кавачамда Пиллайяр муртисы
коралланган кавачамда Пиллайяр муртисы
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Тамил Наду, Тхирупаттур, Шивагангай районы
Дин Карпака Винаякарга табыну
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Төзелеш еллары ???—4-енче гасыр

Пиллайярпатти Пиллайяр гыйбадәтханәсе Һиндстанның Тамил Наду штатында Шиваганга районында Тируппатхур Талукта Пилайярпаттида урнашкан борынгы таштан кисеп ясалган мәгарә гыйбадәтханәсе. Пиллийярпатти Тируппаатхурдан 12 км ераклыкта, Кундракунди Муруган гыйбадәтханәсеннән 3 км көнчыгышта, Карайкудидан 16 км да, районның штаб-фатиры Шиваганга шәһәрчегеннән 47 км да урнашкан.
гыйбадәтханәнең төп Ходае булып Карпака Винайякар тора.[1] Мәгарә гыйбадәтханәсендә Шиваның һәм башка Илаһларның таштан киселгән сурәтләре һәм башка изге урыннар бар. Гыйбадәтханәнең таш язмаларында Агама текстлары бар, алар гыйбадәтханәнең даталавын безнең эрага кадәр 1091 һәм 1238 еллар арасында ярдәм итә.

Тарих һәм Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пиллайярпатти Гыйбадәтханәсе Гопурамы

Пиллайярпатти Карпага Винаягар гыйбадәтханәсе иртә Пандьялар чорында төзелгән булган. Карпага Винайягар Пиллайярпатти Калкулыкларындагы мәгарәләрдә таштан кисеп ясалган. Тхирувисар (Шива) бу мәгарәдә шулай ук ташлардан кисеп ясалган булган. Гыйбадәтханәдә мәгарәдә 14 таш пот бар (алар безнең эраның 400-енче елдан 1038 елга кадәр даталана). Бу ташларда Пиллайярпаттиның борынгы исемнәре раслана, мәсьәлән, Эккаттур, Тхирувинайккуди, Марутхангуди, һәм Раджанарайянапурам. Пиллайярпатти Пиллайярның сурәте һәм Шива Лингам таштан Эккаттур Кун Перупаранан дигән сынчы тарафыннан кисеп алынган булган, ул имзасын хәзерд дә sanctum-да табып булган 2-енче һәм 5-енче гасырлар арасында кулланылган Тамил телендә таш язмасына куйган. Пиллайярпатти Пиллайярның сурәте безнең эраның якынча 4-енче гасырында кисеп ясалган дип ышаныла.[2]

Винаягар саннидхи (Sanctom Sanctorum) - ул мәгарә, анда төньяк юнәлешкә таба караган кисеп ясалган 6 футлы Карпага Винаягар урнаштырылган. Бу мәгарә формациясе булып, прадакшина тирәли йөрү юк. Винаягарның хартумы уң якка таба кисеп ясалган (Валампури Винаягар) - бу уникаль хасият булып тора. Бу гыйбадәтханәдә Илаһлар бар, мәсьәлән, Картхияйини (ул өйләнүләрне оештыра), Нагалингам (ул балалар бүләк итә), Пашупатишварар (ул барлык байлыкны бирә).

Пиллайярпатти Карпага Винаягар Гыйбадәтханәсе Гопурамының Ян Яктан Күренеше.

Дини әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ПиллайярПатти Арбалар Фестивале.

Бу гыйбадәтханә Тамил Надуда 6 фут Пиллайяр Ходае булган бердәнбер гыйбадәтханә булып тора. Ходай Пиллайярның тхубикай (хартумы) аның уң ягына таба борылган һәм шулай итеп Ходай Валампури Пиллайяр дип атала.

Четтиар/Нагаратхар җәмәгате (Нагаратхар) - бу гыйбадәтханә тугыз әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора) гыйбадәтханәне NGO трасты аша тәэмин итә. Четтиарлар хәзер суб-төркемнәре Шива гыйбадәтханәләрдә нигезләнгән, ягъни Пиллайярпатти Пириву, Елайятранкуди Пиривуга, бердәнбер җәмәгать булып торалар.[3] Гәрчә Шива гыйбадәтханәсе булса да, гыйбадәтханә Карпага Винайягар өчен мәшһүр. Гыйбадәтханәдәге Илаһларга Шиван буларак Марудисар Тхирувисар һәм Вадамалар Мангай Шивагами керә. Гыйбадәтханәнең Стхала Врикшасы булып Арчуна агачы тора.

Винаягар Чатуртхи (Ганеша Чатуртхи) гыйбадәтханәнең иң әһәмиятле фестивале булып тора. Аны ун көн бәйрәм итәләр. Каппауккатутуал (Илаһи бауны алу һәм ашаудан тыелу) һәм флагны элү 9 көн алдан башлана. 9-ынчы көндә арба фестивале һәм киң бәйрәм ителә торган Пиллайярны бизәү һәм сандал белән каплау (Сатха-на-ккапу) була, бу тугърылар арасында бик әһәмиятле.

Фестивальләр һәм администрация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пиллайярпатти Карпага Винаягар Гыйбадәтханәсе Буасы.

Гыйбадәтханә иртә белән 6-да ачыла һәм төштән соң 1 гә кадәр ачык була. Гыйбадәтханә янә төштән соң 4-тә ачыла һәм PM кичке 8.30 - га кадәр ачык булып тора.

Хәзерге көнгә, Пиллайярпатти Нагаратхар табынучылары гыйбадәтханәдә көн саен табыну хезмәте башкаралар һәм шулай ук аны тәэмин итәләр. Бөтен илдә кешеләр Акыллылык Ходае Пиллайярга гыйбадәтханәгә табыну өчен киләләр. Ул Тамил Надуда, Четтинадта Нагаратхар Четтиар җәмәгатенең тугыз гыйбадәтханәсенең берсе булып тора.

Ганеша Чатуртхи / Винаяка Чатуртхи фестивале ел саен 10 көн зур итеп август һәм сентябрь айларында бәйрәм ителә.[4] Бу вакыт дәверендә, күп дини сәфәр кылучылар җыелалар һәм Арба Фестивалендә катнашалар. Барлык Шиваизм гыйбадәтханәләре кебек үк Пиллайярпатти гыйбадәтханәсендә Ходай Шива шулай ук төп Илаһларның берсе булып тора. Ходайның исеме Арджунапуришварар. Бу гыйбадәтханә мәгарәдә мәһабәт итеп утыручы таштан киселгән Винаягар (Ганеша) өчен мәшһүр.

2017 елның 1 маенда, гыйбадәтханәдә Кумбхабхишекам башкарылган булган.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Karpaga Vinayagar Kovil. Tamilnadu.com (2 February 2013). әлеге чыганактан 2013-04-11 архивланды. 2019-11-19 тикшерелгән.
  2. Diwakar, Macherla (2011). Temples of South India (1st ed.). Chennai: Techno Book House. pp. 154–5. ISBN 978-93-83440-34-4. 
  3. V., Meena. Temples in South India. Kanniyakumari: Harikumar Arts. p. 18. 
  4. Pilliarpatti. 2006-09-17 тикшерелгән.