Кашкадәрья өлкәсе
Кашкадәрья өлкәсе | |
үзб. Qashqadaryo viloyati | |
Нигезләнү датасы | 20 гыйнвар 1943 |
---|---|
Дәүләт | Үзбәкстан |
Башкала | Каршы |
Административ-территориаль берәмлек | Үзбәкстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Геомәгълүматлар | Data:Uzbekistan/Kashkadarya.map |
Хөкүмәт башлыгы | Азимов, Муротжон Бердиалиевич[d] |
Халык саны | 3 088 800 (2017) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 480 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Бохара вилаяте, Нәваи өлкәсе, Сәмәрканд өлкәсе һәм Сөрхандәрья өлкәсе |
Кулланылган тел | гарәп теленең Кашкадәрья диалекты[d] |
Мәйдан | 28 400 км² |
Рәсми веб-сайт | qashqadaryo.uz |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Кашкадәрья өлкәсе Викиҗыентыкта |
Кашкадәрья өлкәсе (Кашкадәрья вилаяте, үзб. Qashqadaryo viloyati) — Үзбәкстандагы 12 дән бер өлкә. Мәркәзе — Каршы шәһәре.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кашкадәрья өлкәсе Үзбәкстанның көньяк өлешендә Кашкадәрья елгасы бассейнында Памир-Алай тауларының көнбатыш битләвендә урнашкан.
Өлкәнең җирләре мәйданы 28 400 км² тәшкил итә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кашкадәрья өлкәсе 1943 елның 20 гыйнварында оештырылган. Аның эченә Каршы һәм Шәһресәбз шәһәрләре һәм Бохара өлкәсеннән чыгарылган Бишкәнт, Гузар, Диһканабад, Камәши, Каршы, Касан, Китаб, Чиракчы, Шәһресәбз һәм Яккабаг районнары кергәннәр.
1960 елның 25 гыйнварында өлкә бетерелгән, әмма 1964 елның 7 мартында кире оештырылган.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык исәбе — 2 722 900 кеше (2011).
Зур торак пунктлар: Каршы, Шәһресәбз, Китаб, Касан, Мөбарәк, Яккабаг, Гузар, Чиракчы, Диһканабад, Кәсби, Нишан, Миришкар и Камәши.
Күренекле кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зөлфия Газизова, драма актрисасы.
Идарә-җир төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өлкә 13 районына (төмәненә) бүленә:
- Гузар районы (3) — Гузар
- Диһканабад районы (2) — Кәрәшинә
- Камәши районы (4) — Камәши
- Каршы районы (5) — Бишкәнт
- Касан районы (6) — Касан
- Кәсби районы (7) — Муглан
- Китаб районы (8) — Китаб
- Миришкар районы (9) — Яңа Миришкар
- Мөбарәк районы (10) — Мөбарәк
- Нишан районы (11) — Яңа Нишан
- Чиракчы районы (1) — Чиракчы
- Шәһресәбз районы (12) — Шәһресәбз
- Яккабаг районы (13) — Яккабаг
Мәркәзе — Каршы шәһәре.