Киcәнбикә Байрасова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киcәнбикә Байрасова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Киcәнбикә Байрасова
Туган 1679
Сосновка районы
Үлгән 30 апрель (11 май) 1739
Екатеринбург, Россия империясе
Үлем сәбәбе яндырып үтерү[d]
Ватандашлыгы Россия империясе

Кисәнбикә Байрасова (аның Хөсәнбикә исемле булуы да мөмкин) — яндыруга дучар булган татар хатыны.

Аның исеме Свердловск өлкәсенең Дәүләт архивында сакланган «Фонд № 24» дип аталган төпләнмәгә кергән рус генераллары фарманнары аша бүгенге тарих өйрәнүчеләргә мәгълүм булган.[1]

Тормыш юлы һәм каһарманлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1679 елда Дуван улусында дөньяга килгән[2]. Катай олысына кияүгә бирелә һәм Саккол авылында тормыш итә.

1736 елда Уралда башкорт җирләре күпләп тартып алыну сәбәпле башкортлар баш күтәрә. Каратель отрядлары бу чыгышларны аяусыз бастыра.

Ырынбур, Чиләбе, Курган төбәкләрендә башкортларны көчләп чукындыру башланган, чукындырып, хәтта урта хәлле генә кешеләргә дә хезмәтчелеккә (коллыкка) биргәннәр. 60 яшьлек Кисәнбикәне дә Екатеринбургка китереп, көчләп чукындыралар, Катерина дигән исем тагалар һәм Кириак Кондратьевич дигән бер бәндәгә хезмәтчелеккә бирәләр. Көчләп чиркәүгә йөртүләренә түзми, ул тәүге җәйдә ук качып китә. Аның белән бергә Татищев дигән байга хезмәтче итеп бирелгән бер башкорт кызы да кача. Ләкин шәһәрдә аларны бик тиз тоталар һәм чыбык белән суктыралар.

Әмма ул янә Иван Зорин дигән бәндәдә коллыктагы икенче башкорт хатыны белән качып китә. Аларны тагын тоталар һәм хуҗаларына кире кайтаралар. Бу юлы чыбыклап кына калмый, камчылыйлар.

1738 елның сентябрендә Кисәнбикә өченче тапкыр качып китә. Исәт елгасын йөзеп чыгып, ул авылдан-авылга сугылып, туган авылы Сакколга кайта. Улы Бикчәнтәй белән авылдашларын хәвефкә дучар итмәс өчен, Урал таулары ягына чыгып китә. Ул Манзар исемле башкорт старшинасына килеп ялланып, бер ай чамасы яши Ләкин тегесе аның чукындырылган икәнен белеп ала һәм кире китәргә куша, хәтта аның артыннан озатма-хат язып җибәрә.

Тик ирек сөючән хатын бу хатны ертып ташлый һәм Екатеринбургка түгел, Дуван улусына барып, шунда бертуган агасы Разге (Уразгы? Уразгол?) Байрасовта ике төн йоклый. Әмма Мәхмүт абый Мәмәдәлин белеп алып, кулга алдыра һәм властька тугры кешеләр сагы астында Екатеринбургка озата.

Екатеринбургта аны шунда ук сак астына алып, Тау заводы кәнсәләрендә сорау ала башлыйлар.

1649 елда ук әле «Собор Уложениесе»ндә чукындырылгач Исламга кире кайткан кешене яндырырга дигән положение кабул ителгән булган. 1728 елның 12 сентябрендә Императрица шул ук Уложениене көчендә калдыра. Шул документ нигезендә, чукындырылганнан соң кире Исламга кайткан хатын турында Императрицага хәбәр итәләр һәм ул шунда ук үлем җәзасы бирергә дигән карар чыгара.

Үлем җәзасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«По Указу Ее Императорского Величества… оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещенная, обасурманилась, учинить смертную казнь — сожечь», — дип әйтелә 1739 елның 8 февралендә чыгарылган фәрманда. Ә шул ук елның 14 мартында генерал Самойлов шундый фәрман чыгарып, бу вакыйгага дәһшәтле нокта куя: «Пойманную татарку, которая была крещена и дано ей имя Катерина, за три побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию — сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились».[3] .. Бер айдан чак кына күбрәк үткәч, 1739 елның 30 апрелендә Кисәнбикә Байрасова Екатеринбургның үзәк майданында тереләй яндырыла[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ГАСО. Ф.24. Оп.1. Д.818, стр.243-245 А. Н. Старостин. Ислам в Свердловской области. — М.: Логос, 2007. — 144 с.
  2. http://book.uraic.ru/elib/Authors/korepanov/Sait3/111b2.html
  3. (ГАСО. Ф.24. Оп.1. Д.818. Стр.243-245)
  4. Старостин, 2007

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ГАСО. Ф.24. Оп.1. Д.818, стр.243-245 А. Н. Старостин. Ислам в Свердловской области. — М.: Логос, 2007. — 144 с. — (Ислам в России / Под ред. проф. А. В. Малашенко). — ISBN 978-5-98704-268-2. — С.28.