Кристиан Бэйл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кристиан Бэйл
ChristianBaleJun09.jpg
Туган 30 гыйнвар 1974(1974-01-30) (43 яшь)
Хаверфордуэст[d]
Ватандашлыгы Flag of the United Kingdom.svg Бөекбритания
Һөнәре әктүр, кино актеры, актёр озвучивания, характерный актёр
Җефет Sandra Blažić[d]
Кристиан Бэйл Викиҗыентыкта

Кри́стиан Чарльз Фи́лип Бэйл (ингл. Christian Charles Philip Bale) — британ киноактеры, тумышы белән Уэльстан. 2010 елда АКШ ватандашлыгын ала. «Көрәшче» фильмында икенче пландагы роле өчен «Алтын глобус» һәм «Оскар» премияләре лауреаты. Күбрәк Кристофер Ноланның «Бэтмен» трилогиясендә Бэтмен ролен башкаруы белән танылган.

1974 елның 30 гыйнварында Уэльс көнбатышындагы Пембрукшир каласында туа. Балачагы Бөекбритания, Португалия һәм АКШта үтә. Актерлык карьерасын 9 яшеннән, 1983 елдан рекламадан башлый.

Дөньякъләм танылу Кристиан Бэйлга 1987 елда чыккан Стивен Спилбергның «Кояш империясе» фильмы алып килә. 1992 елдан башлап актер Лос-Анджелеста яши.

Кристиан Бэйл төшкән танылган фильмнар арасында «Эквилибриум», «Бэтмен» трилогиясе, «Престиж», «Терминатор: котылу», «Джонни Д.», «Көрәшче» кебек фильмнар бар.