Кристофер Ли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристофер Ли latin yazuında])
Кристофер Ли
Туган телдә исем Кристофер Фрәңк Карандини Ли
Туган 27 май 1922(1922-05-27)
Белгравия, Лондон, Британ империясе
Үлгән 7 июнь 2015(2015-06-07) (93 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Яшәгән урын Лондон
Милләт инглиз
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Веллингтонский колледж[d][1] һәм Summer Fields School[d][1]
Һөнәре актер, җырчы
Җефет Birgit Kroencke[d][1][2]
Балалар Christina Lee[d][3]
Ата-ана
Кардәшләр Xandra Carandini Lee[d][2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Төньяк Африка кампаниясе[d], Высадка в Италии[d] һәм Монте-Кассино бәрелеше[d]
Хәрби дәрәҗә лейтенант звена[d]

 Кристофер Ли Викиҗыентыкта

Кристофер Фрәңк Карандини Ли (ингл. Christopher Frank Carandini Lee) — британ актеры, музыкант, алпар. Ул 250дән артык фильмда уйнаган. Иң зур танылуны аңа «Балдаклар хакиме» һәм «Хоббит» трилогияләрендә Саруман, «Йолдызлар сугышы» трилогиясендә граф Дуку рольләре, шулай ук Дракула, Шерлок Холмс, Франкенштейн кебек танылган персонажларны уйнавы китерде.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристофер Ли 1922 елда Лондонда дөньяга килә. Әти-әнисе 4 яшендә аерылышканнан соң, гаиләсе белән Швейцариягә күченә. Биредә, мәктәп театрында Кристофер үзенең беренче ролен, Румпельштильцхенны уйный. Бераздан Англиягә кайткач, Ли Веллингтон көллиятендә укый. Совет-фин сугышында үз теләге белән финнар тарафында катнаша. Икенче бөтендөнья сугышында хәрби һава көчләрендә хезмәт итә, лейтенант дәрәҗәсен ала.

1947 елда Кристофер актер мәктәбенә укырга керә. Ун елда ул 30га якын боевикта уйный. 1957 елда «Франкенштейн каргышы» фильмында катнашып, танылу ала башлый. 1958 елда Дракула ролен башкара. Ике дистә ел дәвамында нигездә horror жанрындагы фильмнарда төшә. Шерлок Холмс турындагы фильмнарда күп төшә. 21 гасырда «Йолдызлар сугышы» трилогиясендә граф Дуку ролен башкара. Шулай ук киң җәмәгатьчелеккә аның «Балдаклар хөкемдары»ндагы Саруман герое таныш.

Соңгы елларда Ли Тим Бертон фильмнарда еш күренде (мәсәлән, Чарли һәм шоколад фабрикасы, Алиса могҗизалар дөньясында, “Караңгы күләгәләр”). “Оскар”лы “Вакыт сакчысы” фильмында да уйнады.

Кристофер Ли – Британ империясе ордены иясе. 2009 елда аңа патша тәхете тарафыннан ритсер-бакалавр исеме бирелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Lee, Sir Christopher Frank Carandini / C. MatthewOxford: OUP, 2004.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Kindred Britain
  3. Lundy D. R. The Peerage