Эчтәлеккә күчү

Куергазы районы татар авыллары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куергазы районы татар авыллары latin yazuında])
Куергазы районы

Куергазы районы (рус. Куюргазинский район, баш. Көйөргәҙе районы) — Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан район.

Районда барлыгы 84 авыл бар, шуларның 7-се татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Яңа Мораптал, Яңа Аллабирде, Зәк-Ишмәт, Шабагыш, Яңа Муса, Абдул, Тимербай һәм Зирекле. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Шабагыш, Яңа Муса авылларында күбесенчә мишәрләр яши, Стәрлебаш якларыннан. Ул якларга исә XVIII—XIX гасырларда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән төмәннәр: Пенза, Тамбов, Сембер губерналарыннан.[4]

Яңа Мораптал, Яңа Аллабирде, Зәк-Ишмәт, Абдул, Тимербай һәм Зирекле авылларында күберәк казан татарлары яши. Зәк-Ишмәт авылында, шул исәптән, каргалы татарлары да яши.

Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган.[5] Казан татарлары авылларында минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.[6] Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[7]

Юкка чыккан татар авыллары: Кызыл Маяк, Чапай, Икенче Тимербай.[8]

  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Куюргазинский район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Куергазы. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
  7. Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
  8. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.