Кулланучы:Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта мәктәбе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Давыдов Алексей Давыдович[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

                       (1915-1961)

Давыдов  Алексей Давыдович  1915нче елда     ТАССРның Мамадыш кантонына кергән    3ур Мәшләк авылында туган. Давыдов Алексей 1941нче елның 5нче июлендә  Бөек Ватан сугышына  алына. 
1942нче елның 15нче декабреннән-1943нче елның 3нче мартына кадәр Сталинград фронтында сугыша. 1942нче елның 20нче декабрендә каты яралана, госпитальдә ята. 
1943нче елның 3нче мартыннан- 1944нче елның 1нче гыйнварына кадәр Воронеж фронтында илен фашист илбасарларыннан саклый. 
1943нче елның 19нчы августында каты бәрелешләр вакытында  авыр яралана. 
1944нче елның 1нче гыйнварыннан- 1945нче елның 29нчы апреленә кадәр Белорус фронтында  батырларча сугыша. 1945нче елның 29нчы апрелендә Берлин өчен барган сугышларда яралана, госпитальдә ята. Үз алдына куйган бурычларны вакытында һәм төгәл үтәгәне өчен 1945 нче елның 1нче мартында “Кызыл Йолдыз” ордены, 1945нче елның 15нче маенда  “  IⅠ дәрәҗәдәге  Ватан сугышы   ” ордены  белән бүләкләнә.