Кулланучы бәхәсе:Газизуллина Айгөл Рафак кызы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газизуллина Айгөл Рафак кызы latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Газизуллина Айгөл Рафак кызы, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 6 гый 2021, 20:05 (UTC)[җавап бирергә]

«Минем Татарстан» WhatsApp ярдәм төркеме[вики-текстны үзгәртү]

Айгөл, хәерле кич, мәкалә энциклопедия стилендә булырга тиеш. Сорауларыгыз булса https://chat.whatsapp.com/Il510yFQ2mr25p9WKUThRf ватсап төркеменә керегез, өйрәтербез--Ilnur efende (бәхәс) 6 гый 2021, 18:38 (UTC)[җавап бирергә]

Борма Ижау юллары[вики-текстны үзгәртү]

Мин сезнең игътибарыгызга әнием —Газизуллина Рабига Шамил кызының юлда йөргәндә язып куйган “Борма Ижау юллары ” шигырен җибәрәм.


1. Бормалы юлларга карыйм,

       Ижауларга барганда.
       Әткәемне искә алам ,
       Юл буйлап уйлаганда.

2. Песәй авылы аша үтә,

        Борма—борма  юллары.
        Шул юллардан үтеп йөргән, 
        Мин бар туганнарым.

3. Яшь вакытта әтәй--әнкәй

         Бу якларда урман кискән
         Авыр еллар, авыр юллар, 
         Урманнарга алып киткән.
 

4. Ямь-яшел урманлы җирдә,

       Нылга Сартчигурында.
       Райхана апам туган икән, 
       Табигать кочагында.

5. Апам бишеген тибрәтүче,

       Назиф абыем булган.
       Лама бәбәй, әтәй кайтыр, 
       Мәмәй  апкайтыр  дигән.

6. Җиде яшьлек Назиф абый ,

     Салкын тиеп әрәм булган.
     Райхана апам да авырган, 
     Ничек әле исән калган.

7. Иң зур апам Гөлфария,

     Бары өч ай гомер иткән.
     Шул кайгыдан әтәй-әнкәй, 
     Ижауларга барып җиткән.

8. Яңадан авылга кайтып,

      Урнашкач та нигез корып.
      Язмыш йөрткән шул юлларда, 
      Кузовларда өшеп--туңып.

9.

    Ижауларга барып йөргән,
    Сарапуллар аркылы.
    Гөлҗамал әбекәемне, 
    Искә алам еш кына.

10.

     Тимер юл рельсларына, 
     Якын гына бер җирдә.
     Иң зур улы Хәсән абый,
     Печән чапкан малына.

11. Каникулда әби мине ,

       Алып барды Ижауга. 
       Рифкать абыем кинода,
       Алып бирде туңдырма.

12. Баллы туңдырмалар ашап,

       Үсмәдек без авылда. 
       Иң беренче туңдырманың,
       Тәмен белдем Ижауда.

13. Толып киеп , итек киеп,

       Кыш та бардым Ижауга. 
       Хәйран калам әткәемә,
       Кожан киеп барганга.

14. Шайхенур абыкаемның,

       Гомере кыска булды. 
       Ижау юлларында йөреп,
       Салкын тигәндер инде.

15. Тәмле сушкилар апкайтып,

      Ашата иде безне. 
      Ижау сушкилары тәме,
      Авызда гына калды.

16. Тойгузино дигән авыл,

        Күренеп кала ерактан. 
        Әллә минем туган авылым,
        Урман ягына күчкән.

17. Кайсы юллардан үтсәң дә,

         Варзи Ятчи күренә. 
         Әткәм тәмам  эшләп аргач,
         Ял иткән бит биредә.

18. Хәтирәләрнең чиге юк,

       Шушы юлдан үткәндә. 
       Кичке Таңга килеп җиткәч,
       Фатыйма апа каршымда.

19. Әнкәй белән Фатыйма апа,

       Бергә йөргән клубка. 
       Кичке Таң егетләре,
       Гашыйк булган кунакта.

20. Авыл күчкәч авылдашлар,

       Урнаштылар Ижауга. 
       Мөмкин булса теләр идем, 
       Һәммәсен дә күрергә.

21. Борма Ижау юлларында,

       Бик күп йөрдем бу юлы. 
       Кайчан гына үтсәм дә, 
       Искә алам мин сезне.

22. Искә алам әбиемне,

       Искә алам бабамны. 
       Ничек яшәделәр микән, 
       Ташлап киткәч авылны.

23. Сафа бабам сагынгандыр,

       Нәфисә әби елагандыр. 
       Үзәкләре өзелгәндер, 
       Уйлап күчкән авылны.

24. Бик авыр булгандыр инде,

       Картайгач күченүләр, 
       Кемгә кирәк булды микән, 
       Авылны күчерүләр.

25. Менә тагын юлга чыктык,

      Кышкы Ижау юлына, 
      Уйлар диңгезенә чумам, 
      Гүя әткәм күренә.