Кулланучы бәхәсе:Зайнуллина Э.Т.

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зайнуллина Э.Т. latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Зайнуллина Э.Т., һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 26 гый 2021, 09:52 (UTC)[җавап бирергә]

Фазыл Шәех (Фердинанд Сәләхов) нең яраткан табигать образлары[вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьнең образлар дөньясы

        Фазыл Шәех иҗатында күп төрле темалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, заман проблемалары һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехкә генә хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык һәм шул ук вакытта тирән оптимизм белән сугарылганнар. Мин исә аның лирик шигырьләрендәге образларга күзәтү ясарга, табигать белән бәйле образларга киңрәк тукталып, аларның кулланылу ешлыгын тикшерү һәм шагыйрьнең табигатьнең нинди күренешләрен аеруча яратуын, кайсы ел фасылына өстенлек бирүен ачыклау максатын куйдым. Анализ өчен, шагыйрьнең үзе туплап басмага тапшырган “Дала тулпары” китабын алдым.
        Китапта авторның лирик шигырьләре, юмористик һәм сатирик шигырьләре тупланган. Тикшерү объектым – лирик шигырьләре. Китапта алар барысы – 222 (махсус исәпләнгән кебек) лирик шигырь. Фараз буенча, Фазыл Шәех яз фасылын, таң, кояш, көн образларын яратырга тиеш. Шуңа күрә һәр шигырьгә тукталып, әлеге образларның бирелешенә игътибар итәргә уйладым. Чыннан да, Яз образына шагыйрь 54 шигырендә мөрәҗәгать иткән. Язның ул төрле төсмерләрен ача, үзенчәлекле эпитетлар белән баета, әле үзенең күңел халәтен язга тиңли, әле геройларын шушы образ фонында тасвирлый. “Язгы дәрт” шигырендә авторның “туган җир язларын ямьләп гомер итәсе килә”, язы да “моңлы, нурлы яз”, “Яз баласы мин”дә язгы бөреләргә соклана, “чиксез бурычлы мин гомрем буе язгы бер көнгә” ди. “Моңсу яз” шигырендә язга “ташкынлы” эпитетын бирсә, “Үзем бәхет булыйм”да ул “яшьлек язы”на әйләнә. “Йолдыз булып” шигырендәге “якты яз” га сөенгән  шагыйрь “Ләйсән яңгыры”нда “тансык, җылы, нурлы, якты” тамчыларны сурәтли. “Сыерчыклар көткәндә”дә “Язның инде урталары җитә, Сыерчыклар һаман юк та юк”, дип борчылуын белдерсә, “Кояшларым туган ягымда” шигырендә авылдашларының күз нурларының “җылы яктылыгы” аны “якты язга илтә”. “Апрель иртәсендә” шагыйрьнең “күңеле язга ашкына, “Туган-үскән җир ул”да “чәчәк исе килә языннан”, “Язлар”да алар аны “җырга илтәләр, йокымсырап ятканда уяталар”. Автор “язлар килгән саен ташу кичкән бала чагын” искә ала (“Әнием батырлыгы”), “Гомерлек язым бул!” дип сөйгәненә эндәшә, “киләчәк язларын күзләрендә күрә” (“Бәхетем синең белән”). “Кайчан киләсең, язым?” шигырендә турыдан-туры язга мөрәҗәгать итә: “Күп тә кирәк түгел, җитәр иде Бер елмайсаң, язым, миңа син, Кайтасы кош кебек көтә йөрәк чәчәк аткан хисләр дөньясын”. “Серле яшеллек” шигырендә автор ни өчен язны яратуына ачыклык кертә: “Шушы язгы яшеллеккә Яшьлегем яшеренгән”. “Яшә, күңелем!”дә үзенә киләчәккә максат билгели: “Яшә, күңлем, язлардан ямь алып, Җирдә мәхәббәтне арттырып”. Гомумиләштереп әйткәндә, әлеге җыентыкның 7, 8, 10, 11, 12, 14, 15, 16, 18, 19, 21, 25, 26, 28, 29, 32, 36. 37, 39, 41, 44, 47, 48, 52, 53, 54, 63, 68, 70, 72, 73, 74, 79, 83, 86, 96, 99, 100, 102, 104, 106, 109, 118, 130, 133, 144, 146, 148, 150 нче битләрендә яз образы белән очрашабыз [5: 7-150]. 
         Чагыштыру өчен: җәйне ул 12 урында тасвирлый [5:15, 32,42,76,80,84,108,120], кыш образы 8 әсәрдә урын ала [5:9,11,32,48,101,151,152,153], көзгә исә 9 тапкыр мөрәҗәгать итә һәм ул “карлы, бозлы, салкын”, “кара” эпитетлары белән бирелә [5:9,13,16,32,57,138,139,142,148].
        Шагыйрьнең көн эчендә яраткан вакыты – таң, аяз иртәләр, “кояшлы” иртәләр. Төн образы да шактый еш кулланыла. Ләкин ул таңга, якты көнгә каршы куела. Йолдызлы күк, аяз төн, яшен дә шагыйрь поэзиясендә яратып кулланылган образлар. “Үземчә үз итеп күрәм йолдызлар яктылыгын” [5:42]дисә дә, “Юлны һаман кояш баешына түгел, Сайлыйм һаман таңнар ягына”[5:26] дип таңнарны үз итүен белдерә.
        Тикшерү барышында Ф.Шәехнең нинди кошларга өстенлек бирүенә дә басым ясадым һәм, тургай - авторның иң яраткан кошы, дигән нәтиҗәгә килдем (18 тапкыр яратып тасвирлана). Икенче урында сандугач, былбыл. Шулай ук лирик шигырьләрендә карлыгач, сыерчык, күгәрчен, аккош, күке, торна, киек казлар образ буларак килеп керә, саескан белән чыпчыкка да урын бирелә.
          Агачлардан каен, усак, имән, тупыл, тал, шомырт, сәрби, балан, миләш, тирәк, сирень шигырьләрдә үз урынын ала. Ә шулай да иң күп искә алынганы – тал. Юкка гына 2007нче елда Рәис Кашапов төзеп чыгарган китабы “Туган якның бер талы” дип аталмый икән. Бу агач Ф.Шәехнең яктыга, җылыга сусаган күңел дөньясына күбрәк туры киләдер шул.
         Гомумән, Фазыл Шәех табигать күренешләрендә төсләр уенына, ачык буяуларга, күзгә бәрелеп торган бизәкләргә өстенлек бирә, шулар аша кеше кичерешләре дәрьясына юл ала. 
       Дәлилләргә таянып, Фазыл Шәехнең яраткан ел фасылы яз дип әйтә алабыз. Башкача булырга мөмкин дә түгелдер. Яз бит аның яшьлеге, тормышка якты күз белән карап, киләчәккә планнар корган вакыты! Бәлки, нәкъ менә язларны яратуы аны иҗатка китергәндер, гомере буе караңгылыкны җиңеп яшәргә дучар булса да, күңелен гомеренә җитәрлек яктылык, таңнар балкышы, тургайлар моңы белән тутыргандыр.
        Фазыл Шәехнең яратып сурәтләгән табигать образлары галереясында шулай ук таң, иртәләр, кояш, йолдызлар, аяз күк, таулар, җил, яшен образлары күп төрле төсмерләр белән бирелә һәм алар, әлбәттә, туган җир белән бәйләнгән.
       Туып үскән җир, туган табигать турындагы шигырьләрнең күбесе җирсү хисе белән өретелгән. Алар әйләнә-тирәбезнең гүзәллеген аңларга, тормышны яратырга өйрәтәләр.
                                                                                                           



Файдаланылган әдәбият 1. “Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан:Мәгариф, 2007. – 231 б. 2. Галиуллин.Т.Н. Әдәбият – хәтер хәзинәсе.-Казан:Мәгариф, 2008. 3. Шәех Ф.Г. Егет сүзе. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003. 4. Шәех Ф.Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003. 5. Шәех Ф.Г. Дала тулпары. Шигырьләр.-Чаллы:Мәгърифәт,1996 6. Шәех Ф.Г. Көзге күкрәү. Шигырьләр.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1993. 7. Интернет ресурслары.