Кулланучы бәхәсе:Татарка Регина

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарка Регина latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Татарка Регина, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 26 гый 2021, 11:49 (UTC)[җавап бирергә]

Туган җирем-Зур Кукмара Мин үземнең туган авылым Зур Кукмара белән чын күңелдән горурланам. Зыялы,мәгърифәтле,мәдәниятле халык булган бездә. Әйе,тарихта 5 гасырлык эзе булган туган авылым Зур Кукмараның потенциалы,үсеш мөмкинлеге бик зур. Безнең бүгенге көндәге иң мөһим эшләребез- туган авылыбызның тарихын яшь буынга җиткерү. Авылыбызның оешу тарихы,аның атамасы турында Чал тарихка күз салыйк.1607елгы тарихи чыганаклардан хәзерге Кукмара шәһәре һәм Зур Кукмара авылы урнашкан урыннарда ике мари авылы Ошторма Кукмара һәм Кече Ошторма Кукмара авыллары булганлыгы билгеле.Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән Ошторма Кукмарада 17 хуҗалык,Кече Ошторма Кукмарада 4 хуҗалык булган. Әлеге ике авыл бер-берсенә янәшәдә генә урнашып,аларны “Ошторма Кукмара волосте”дип йөрткәннәр. Димәк,кайчандыр,безнең авыл урнашкан җирләрдә чирмешләр(марилар)яшәгән .булган. Бер риваять буенча, авылның исеме дә “кок”-ике яки “кугу”-зур һәм “мари” дигән сүз. Өлкәннәр хәтере буенча, Нурминкә елгасы буенда тау итәгендә чирмеш зираты дип аталган урын 2001елда Казан галимнәре тарафыннан өйрәнелде һәм алар тарафыннан 17гасырда күмелгән фин-уйгыр группасына кергән кешеләрнең каберләре дигән нәтиҗә ясалды.Кукмара төбәк музеенда биредә табылган тәңкәләр, бизәнү әйберләре саклана. 1883елгы картада ул “Бакай илги”дип күрсәтелә, ул Нурминкә елгасына барып тоташа. Бу инеш чишмәләрдән җыйналып,авылны ямьләндереп, куакларында сандугачлар сайратып безнең көннәрдә дә тын гына агып ята бирә. Авыл уртасындагы стратегик әһәмияткә ия булган күпер дә тарихи хәтер. 100ел элек Нурминкә елгасы аша тагын бер күпер(атлылар һәм җәяүлеләр өчен) салынган булган. Ул күпер 2020елда кабаттан торгызылды. Борынгы актларның Дәүләт архивы (Мәскәү) мәгълүмәтләренә караганда (1648ел) авылның исемен Старо Кукморе дип билгеләгәннәр, ә үткән гасырның 30 еллар авыл җыеннары беркетмәләрендә Олуг Кукмара дип язылган. Бүген инде ул Зур Кукмара дип атала. Берсеннән-берсе матур,күркәм йортлары булган алты дистәдән дә артык булган урамнарында бүген инде 2600 кеше яши.

Кукмара авыл исеме тарихы[вики-текстны үзгәртү]

      Бар минем илем!  Чәчәкле болыннары, хәтфәдәй урманнары, саф сулы чишмәләре булган- гүзәл Татарстаным бар. Татар телем, татар тарихым бар. Тарих серләрен саклаган гүзәл Кукмарам бар.Ничек саклаган дисезме? Төрлечә. Шуларның иң ышанычлысы һәм гасырдан  гасырга күчеп килә торганы- ул авыл,  болын, чишмә атамалары.Кукмара төбәгендә Байлангар авылы –минем туган авылым. Бай угланнар салган. Күрше авылдан килеп өч егет төзегән минем авылымның нигез ташын. Атама шуны сөйли, тарих шуны искәртә.   Бу кыска гына мәкалә кысаларында минем әйтергә теләгән ике фикерем бар: беренчедән, әлеге атамалар-ул безгә борынгы бабаларыбыз әйтеп калдырган, хәзергечә әйтсәк узган заманга пароль, тарихка керер өчен код булып тора. Шуны онытмыйча, кемгәдер ярарга тырышып,  төрлечә үзгәртмәсәк иде. Мәсәлән: Бай Угланнарны- Байлангар дип, Түбән үр өстен-Түбән Үрәс дип, ә аннары Нижняя Русь дип. Татарча түбән үр өсте дигән сүздән чыкканы ярылып ята ләбаса! Икенче әйтергә теләгән сүзем: Кемгәдер ярарга тырышып телебезгә, илебезгә, көнебезгә хыянәт итмәсәк яшәрбез, яшьнәрбез без. Татарникны давыл идерә алмаган кебек, давыллы җилләр дә татарны җиңә алмас!

Кукмара, Березняк авылында чана бәйрәме[вики-текстны үзгәртү]

Минем туган авылым-Березняк. Ул Кукмара районының иң матур авылларының берсе. Авыл җәенке калкулыклар итәгендә җәйрәп ята. Анда искиткеч тырыш кешеләр яши. Сезгә традициягә әйләнгән “Чана бәйрәме” турында сөйлисем килә. Ул ел саен беренче январь көнне үткәрелә. Авылнын көнчыгышында урнашкан калкулыкларның һәммәсенә халкым исемнәр биргән: Әсән, Кабырга, Исмәгыйль, Амбар таулары. Соңгы вакытларда бу тауларда бер генә чана, чаңгы эзен күрми идек. Биш ел элек без әлеге традицияне яңадан торгызырга булдык. Беренче январь көнне, төшке аштан соң авылның яше-карты, баласы-чагасы тауларга юнәлә. Бу вакытта инде гөжләп самавырлар кайный, тирә-якка тәмле коймак исе тарала. Бәйрәмгә нур өстәп, күңелле татар көйләре яңгырый. Яңа елны каршыларга кайткан кунаклар авылдашлары белән күрешәләр, балачакларын исләренә төшерергә теләп, алар да чаналарда җилдерәләр. Кемдер фотога төшеп калырга, кемдер үләнле чәй белән коймактан авыз итәргә өлгерә. Гармунчы егет бию көен уйнап җибәрэ. Бар да татарча бии! Бәйрәмгә килгән барча кешенең күңелләре күтәренке.Телевизор, компьютер, телефоннарыннан арынган бала-чага тау шууның никадәрле ләззәт икәнен аңлап, караңгы төшкәнче рәхәтләнеп шуа да шуа. Бу бәйрәм бер көндә генә бетми. Каникулның иң соңгы көненә кадәр дәвам итә. Көн саен диярлек яңа уеннар өстәлә. Әнә шулай итеп, “Чана бәйрәме” балаларны кечкенэдэн сәламәт яшәү рәвешенә күнектерә, дус, тату, бердәм булырга, тормышта актив, ихтыяр көченә ия булырлык итеп тәрбияли.

Кукмара, Зур Сәрдек авылы халык театры тарихы.[вики-текстны үзгәртү]

1932нче елда мәчетне клуб итеп үзгәрткәч аңа мәдәният йорты дип вывеска эләләр.Мәчет клуб итеп оештырылгач анда сәхнә көйләнә һәм беренче спектакльләр куела башлый. Казан артистлары, шул исәптән Фәйзи Биккинин да еш кына концертлар белән килә торган була. Зур Сәрдек мәдәният йортында эшләп килүче халык театрының тарихы , тамырлары белән ХХ-гасырның 30-елларына барып тоташа.Танылган мәгърифәтче,Тукайның замандашы Сәгыйть Сүнчәләй нигез салган мәктәпкә укытырга килгән яшьләр, театр түгәрәге оештырып, кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре сәхнәләштерә башлыйлар.Театр дөньясына әкеренләп авыл яшьләре дә тартыла.2007елның 19январенда, ТР ММ №15 Приказы нигезендә, авыл яшьләре театрына Халык исеме бирелә. Бүгенге көндә бу коллективны мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Нурфия Вагыйз кызы Фаттахова җитәкли.Зур Сәрдек халык театры үзенең күпсанлы тамашачылары белән горурлана ала. .Театр елдан-ел репертуарын яңарта: Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Батулла, Әмир Камалиев кебек авторларның пьесаларын сәхнәләштерде.Бүгенге көндә мәдәният учагында зур эшләр эшләнә. Авылыбызда тырышып көн итүче төрле һөнәр ияләре- балалар, өлкәннәр,яшьләр дус-тату булып сәхнәне, мәдәниятне яратып яшиләр.