Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте
кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы
Баш-фатир:

720021
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Бишкәк, Гоголь ур., 57

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Азирети муфтий

Замир карый Ракиев [1]

Нигезләү
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте таркалу

1991 ел

muftiyat.kg

Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте (кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы) ― Кыргызстанның идарә итүче үзәкләштерелгән ислам дини оешмасы. Штаб-фатиры ил башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан. Диния нәзарәте Кыргызстан өлкәләрендәге мөселманнар белән казыятлар аша җитәкчелек итә: Бишкәк, Ош шәһәрләрендә, шулай ук илнең Ош, Эссек-Күл, Чуй, Баткән, Талас, Нарын, Җәлал-Абад өлкәләрендә казыятлар бар. Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Азирети Муфтий (Югары мөфти) титулын йөртә. 2012 елга мөфтият карамагында 2200 мәчет булган. Диния нәзарәте каршында Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты (1991―1993 елларда Хәзрәти Гомәр исемендәге Ислам мәдрәсәсе) эшли [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты комплексында урнашкан

СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм Урта Азиянең элекке союздаш республикалары үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазыйфасына сайлана.

Мөфтиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1991―1996 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)[3][4]
  2. 1996―2000 елларда ― Молдо Абдусаттар Мажитов
  3. 2000―2002 елларда ― Кимсанбай хаҗи Абдурахманов (1940―2022)
  4. 2002―2010 елларда ― Мураталы хаҗи Жуманов (1973―2010)[5]
  5. 2010―2012 елларда ― Чубак хаҗи Жалилов (1975―2020)[6]
  6. 2012―2014 елларда ― Рахматулла хаҗи Эгембердиев
  7. 2014―2021 елларда ― Максатбек хаҗи Токтомушев
  8. 2021—2024 елларда ― Замир карый Ракиев (1978 елгы)[7]

Кыргызстанның ислам руханилары илдәге сәяси чыгышларга һәрвакыт реакция белдерә. Кыргызстанда 2010 елгы инкыйлаб(рус.) сәбәпле мөфти Мураталы хаҗи Жуманов(рус.), шулай ук аны алыштырган Абдышукур Нарматов вазифаларыннан китәргә мәҗбүр ителә[8]. Абдышукур Нарматовны алыштырган С. Кулиев көч юлы белән рәислектән алып атыла: 2010 елның 6 июнендә Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасына 15 кеше бәреп керә, алар мөфтидән отставкага китүен таләп итә[8]. Аннан соң С. Кулиевны алып киткәннәр һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы вазифасыннан китүе турында гариза язганчы җибәрмәгәннәр[8]. Беренче тапкыр альтернатив нигездә Чубак хаҗи Жалилов(рус.) мөфти итеп сайлана[8].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте янәшәсендәге Бишкәк үзәк мәчете
Казыятлар

Мәчетләр саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетләр саны[18]
2009 2010 2011 2012
1973 2143 2181 2200

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Замир кары Ракиев
  2. Кыргызстан Ислам Университети 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.
  3. Равил Гайнетдин Кыргызстанның беренче мөфтие вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Татар-информ, 23.11.2022
  4. Официальный некролог в связи с кончиной первого муфтия КР Кимсанбая ажы Абдурахманова.kabar.kg, 23.11.2022(рус.)
  5. Ушел из жизни экс-муфтий мусульман Кыргызстана Мураталы ажы Жуманов. ИА Кабар, 8.07.2010(рус.)
  6. Шарабидин Капаров. ПРЕДВЫБОРНАЯ БОРЬБА В КЫРГЫЗСТАНЕ ИЛИ ПОЧЕМУ УБИЛИ ЧУБАКА АЖЫ ЖАЛИЛОВА. 123ru.net, 21.07.2010(рус.)
  7. Новым муфтием Кыргызстана стал Замир Ракиев. — K-News, 26.06.2021(рус.)
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Дюшенбиев С. У. Ислам в современном Кыргызстане: состояние и проблемы // Религиоведение. — 2011. — № 3. — С. 122
  9. Бишкек шаарынын мусулмандар казыяты
  10. Ош шаарынын мусулмандар казыяты
  11. Ош облусунун мусулмандар казыяты
  12. Ысык-Көл облусунун мусулмандар казыяты
  13. Чүй облусунун мусулмандар казыяты
  14. Баткен облусунун мусулмандар казыяты
  15. Талас облусунун мусулмандар казыяты
  16. Нарын облусунун мусулмандар казыяты
  17. Жалал-Абад облусунун мусулмандар казыяты
  18. Асель Шабданова (2012-06-18). Мечети в Кыргызстане. Вечерний Бишкек. әлеге чыганактан 2012-10-26 архивланды. 2012-10-12 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]