Эчтәлеккә күчү

Кыргызстан президентын сайлаулар (2021)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кыргызстан президентын сайлаулар (2021) latin yazuında])
Кыргызстан президентын сайлаулар (2021)
2021 елның 10 гыйнвары
Сайлаучылар килүләре 39,75 % [1]
Кандидат Садыр Жапаров Адахан Мадумаров
Фирка фиркасез, үзен-үзе тәкъдим иткән Бутун Кыргызстан
1 116 990
(79,84%)
94 330
(6,74%)

Кыргызстанда президент сайлаулар (2021) (кырг. Кыргызстандын президенттик шайлоосу (2021)) — Кыргызстанда чираттан тыш (вакытыннан алда) президент сайлаулар, 2020 елның октябрендә булып узган һәм илнең сайланган президенты Сооронбай Жээнбәковның отставкага китүе белән тәмамланган сәяси кризистан соң көне билгеләнеп, 2021 елның 10 гыйнварында узган[2][3]. Шул ук көнне илнең идарә итү формасы итеп президент республикасын билгеләгән конституция референдумы да уздырыла[1]. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Садыр Жапаров беренче турда Кыргызстан Президенты итеп сайланган. Аерым кандидатлар сайлау нәтиҗәләре белән килешмәвен белдергән[4][5].

2020 елның 24 октябрендә Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе вакытыннан алда Президент сайлаулары 2021 елның 10 гыйнварында узачак, дип игълан итә[6]. Вакытыннан алда сайлаулар турында Сооронбай Жээнбәковның отставкасына китергән һәм берничә атна дәвам иткән протест акцияләреннән соң белдерелә. Тәртипсезлекләр 2020 елның 4 октябрендә узган парламент сайлауларының башлангыч нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң һәм соңыннан әлеге нәтиҗәләр ҮСК тарафыннан юкка чыгарылганнан соң башланган[7][7].

63 кеше президент сайлауларында катнашу өчен гариза биргән булган[8]. Аларга 2020 елның 4 декабренә кадәр үз кандидатурасын яклап 30 мең имза җыярга һәм 1 миллион кыргыз сомы (11 830 АКШ доллары) күләмендә сайлау залогын кертергә кирәк булган[9]. Нәтиҗәдә, 2020 елның 4 декабренә 20 кеше күрсәтелгән таләпләрне үти алган[10]. 2020 елның 12 декабрендә Кыргызстанның Үзәк сайлау комиссиясе булачак сайлауларга катнашырга рөхсәт ителгән 18 кандидатны теркәгән[11][12], кандидатлар исемлеге 22 декабрьдә басылып чыккан[13].

Кандидат
Аймен Касенов
Бабур Толбаев[14]
Адахан Мадумаров
Садыр Жапаров
Равшан Жээнбеков
Мухамед Усенов
Рашид Тагаев
Мухамед Усенов
Женишбек Байгуттиев
Арстанбек Абдылдаев
Курсан Асанов
Бактыбек Калмаматов
Мыктыбек Арстанбек
Абдил Сегизбаев
Улукбек Кочкоров
Кубан Чороев
Каныбек Иманалиев
Имамидин Ташов
Клара Сооронкулова
Канатбек Исаев
КандидатПартияТавышлар
саны
Тавышлар
өлеше
Садыр ЖапаровМекенчил1 116 99079,84%
Адахан МадумаровБутун Кыргызстан94 3306,74%
Бабур ТолбаевПартиясез33 6502,41%
Мыктыбек АрстанбекБир Бол23 6441,69%
Абдил СегизбаевПартиясез20 9141,49%
Имамидин ТашовПартиясез16,7421,20%
Клара СооронкуловаРеформа14 1171,01%
Аймен КасеновПартиясез12 8800,92%
Улукбек КочкоровБиримдик9 4410,67%
Канатбек ИсаевКыргызстан8 2120,59%
Курсан Асанов7 0700,51%
Эльдар АбакировКешеләр өчен7 0580,50%
Бактыбек Калмаматов7 0060,50%
Равшан Жээнбеков2 6950,19%
Каныбек Иманалиев2 5090,18%
Женишбек БайгуттиевПартиясез1 3460,10%
Арстанбек АбдылдаевПартиясез1 1590,08%
Рашид ТагаевПартиясез00,00%
  1. 1 2 Информационная избирательная система, archived from the original on 2021-01-11, retrieved 2021-01-11
  2. ↑ IFES Election Guide. November 22, 2020 тикшерелгән.
  3. ↑ Radio Free Europe/Radio Liberty Kyrgyz Service (October 24, 2020). Kyrgyzstan Schedules Early Presidential Election For January 10. November 22, 2020 тикшерелгән.
  4. ↑ Оппоненты Жапарова отказались признать итоги выборов
  5. ↑ Оппоненты Жапарова заявили о непризнании итогов выборов в Киргизии
  6. ↑ Досрочные выборы президента Киргизии состоятся 10 января. Интерфакс (24 октября 2020). 2021-01-04 тикшерелгән.
  7. 1 2 Catherine Putz (November 2, 2020). New Election Dates and Challenges for Kyrgyzstan. November 22, 2020 тикшерелгән.
  8. ↑ В Киргизии 63 человека подали заявления на участие в президентских выборах (14 ноября 2020). әлеге чыганактан 2021-02-26 архивланган. 2021-01-04 тикшерелгән.
  9. ↑ 63 individuals apply for presidential elections in Kyrgyzstan (14 November 2020). November 22, 2020 тикшерелгән.
  10. ↑ Количество кандидатов на пост президента Киргизии сократилось до 20. ТАСС (4 декабря 2020). 2021-01-04 тикшерелгән.
  11. ↑ Шайлоо өнөктүгүнүн кезектеги этабы аяктады – КР Президентинин кызмат ордуна талапкерлер кол коюу барактарын тапшырышты жана шайлоо күрөөсүн төлөштү - КР БШК (2020-12-04). 2020-12-06 тикшерелгән.
  12. ↑ Кандидатами в президенты Киргизии зарегистрировали 18 человек. ТАСС (12 декабря 2020). 2021-01-04 тикшерелгән.
  13. ↑ ЦИК Кыргызстана опубликовал список кандидатов в президенты. Евразия. Эксперт (22 декабря 2020). 2021-01-04 тикшерелгән.
  14. ↑ Кадидаты в президенты Кыргызстана: кто есть кто МК, 30.12.2020