Күкбүзат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күкбүзат latin yazuında])

Күкбүзат (Кече Җидегән γ, Кече Җидегән гаммасы, γ UMi) — Кече Җидегән йолдызлыгындагы ак якты зур йолдыз, +3,03 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Калкан δ сыман үзгәрмә йолдыз булуы сәбәпле аның йолдызча зурлыгы 3,43 сәг. эчендә 0,05m кә үзгәрә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларда бу йолдызны Күкбүзат дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызны Фәркад (гарәп. فرقدфәрқәд — «бозау», рус. Феркад) дип атыйлар. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «киләсе якның төньяк йолдызы» дип атый[1]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «икедән төньяктагы» дип атый[2][3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 224.
  2. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 92.
  3. Татарларда Кече Җидегән β һәм γ — Акбүзат һәм Күкбүзат (ике елкы) дип атыйлар. Әл-Бирунидә исә — «Ике Бозау» дип атыйлар. — Звездный каталог ал-Бируни. — С. 92, 177.