Күрем (менструация)
Менструация (лат. mensis — ай, menstruus — ай саен килүче), айлык, хәез (гарәп.) яки регуллар — хатын-кыз һәм кайсыбер плацентар имезүчеләрнең (приматлар, ярканатлар һәм сикерүчеләр ) күрем күрү төпләменең бер өлеше[1]; Аналыктан ай саен килгән кан һәм шул канның килү мәле[2]. Күрем барышында эндометрий (аналыкның лайлалы тышчасы) функциональ катлавының канап, аерылып чыгуы. Тәүге күрем башланган көннән аның айлык төпләме санала.
Күрем каны оешмый һәм кан тамырларында аккан канга караганда кара кызылрак төскә ия. Моны күрем канында фермент җыелмасы булуы белән аңлатып була[3].
Күрем (гомумән, айлык төпләмнәр) гадәттә йөклелек һәм имезү чорында туктап тора; көтелгән көндә күрем килми тора, бу гадәттә балага узу мөмкинлеген фаразлаучы билгеле симптом булып тора.
Күрем төпләмнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гадәттә, хатын-кыз ай саен күрем күрә, әмма күремнең калыплашмаган, гадәти булмаган вакыты да була. Җенси җитлегү чорына чаклы, кешенең йөклелек чоры һәм бала тапканнан соң, күрем туктаган яшьтә күрем булмый. Бала тапканнан соң агып чыккан бүлендекләр лохияләр дип атала һәм берничә атна дәвам итә. Кайвакыт имчәк белән имезгән дәвердә күрем күпмедер вакыт булмый торуы мөмкин, бу имезү чорында балага узудан саклануның бер ысулы яки лактация аменореясе дигән ысул[4].
Тәүге күрем башлануы (менархе)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатын-кызларга уртача 12-14 яшь тулгач, беренче тапкыр күрем (менархе) (9-11 яшьтән алып 19-21 яшькә кадәр булырга мөмкин) башлана. Эссе климатлы җирләрдә күрем 11 дән алып 15 яшьтәге кызларда күренә; уртача климатта — 12 һәм 18 яшь арасында һәм салкын климатта — 13 һәм 21 яшьлек кызларда. Раса аермалыклары менархе яшен билгели: шулай, кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, бер үк иҗтимагый-икътисади шартларда яшәүче европеоидларга караганда негроидларда менархе иртәрәк башлана
Беренче күрем килгәннән соң чираттагысы 2 яки 3 айдан соң булырга мөмкин. Вакыт үтү белән 28 көнлек күрем төпләме барлыкка килә һәм шулай дәвам итә, ләкин төпләм озынлыгы 21 көннән 35 көнгә чаклы булуы норма санала. Барлык хатын-кызларның 13%-нында гына күрем төпләме төгәл 28 көн тәшкил итә. Күрем якынча 2-8 көн дәвам итә. Бөтен бүлендекләр дә аналык җиңсәсеннән табигый юлдан агып чыга.
Күрем башлану синдромы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кайбер хатын-кыз күрем күрү белән бәйле хис-тойгылар тайпылышы кичерә. Кайвакыт ярсып китүчәнлек, арганлык, елаклык, төшенкелек күзәтелә. Шуңа охшаган эмоциональ эффект диапазоны һәм кәеф тайпылышы шулай ук йөклелеккә бәйле һәм эндорфиннар җитмәү белән аңлатыла. Күрем алды синдромы очрау ешлыгын 3 %[5] -30% ка кадәр[6] тәшкил итә. Аерым сирәк очракларда психотик какшауларга бирелүчән кешеләрдә күрем менструаль психозга (ингл.) китерә.
Күремнең тукталуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Менопауза яше (күрем тукталуы, нәсел бирмәү): норма — 40-57 яшь, мөгаен — 50-52 яшь. Уртача климатта күрем еш кына 50 яшькә чаклы дәвам итә һәм шуннан соң күрем килми, менопауза башлана; башта берничә айга регулярлар югала, шунан тагын кабатлана да һәм юкка чыга. Хәер, 70 яшенә чаклы күреме сакланган хатын-кызлар да бар. Медицина күзлегенән караганда, күрем ел давамында бөтөнләй килмәсә, күрем туктау, менопауза башлана дип санала.
Күрем килүнең синхронлашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1971 елдан башлап кайбер тикшеренүләрдә бергә яшәгән хатын-кызларның күрем төпләме әкренләп синхронлаша дигән күрсәтмәләр табылган. Кайбер антропологлар бу аерым эволюцион мәгъәнәгә ия дигән фаразлар чыгарган: борынгы аучылар һәм ризык җыючылар берләшмәләрендәге ир-атлар ауга киткәндә, кабиләнең өлкән хатын-кызларының бер үк вакытта күреме килә башланган (күрем күргәндә хатын-кыз җенси мөнәсәбәткә яраклы объект буларак каралмаган). Әмма хәзерге вакытта менструаль синхронлашу эффекты(ингл.)(ингл.) бәхәс булып кала.[7]
Күрем каны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күрем каны дип күрем вакытында аналык җиңсәсеннән килгән сыек бүлендек атала. Аның төзелешендә чын каннан башка, аналык муентыгы бизләренең лайлалы бүлендеге, җиңсә бизләре бүлендеге һәм эндометрий тукымасы керә һәм аларны бергә күрем сыекчасы дип атау дөресрәк була. Күрем сыекчасының бер күрем төпләмендә бүленгән уртача күләме, Зур медицина энциклопедиясе буенча, якынча 50-100 миллилитр тәшкил итә. Әммә шәхси караганда ул 10 миллилитрдан 150-гә чаклы һәм хәтта 250 миллилитр чикләрендә ята. Бу диапазон гадәти дип санала, артык мул (яки, киресенчә, аз гына) бүлендекләр ниндидер чир билгеләре булуы мөмкин. Күрем сыекчасы кызгылт-көрән төстә, вена канына караганда бераз гына карарак була.
Күрем белән югалган тимер күләме күпчелек хатын-кызда чагыштырмача зур булмый һәм үзеннән-үзе анемия симптомнарына китерми.[8] Бер тикшеренүләр барышында анемия билгеләре булган хатын-кызлар төркемен эндоскоп ярдәмендә караганнар. Баксаң, аларның 86 % чынбарлыкта төрле ашказаны-эчәк чирләреннән (ашказаны-эчәк юлларының канавына китергән гастрит яки унике илле эчәк җәрәһәте ярасы кебек) интеккән булган; әгәр ашказаны-эчәк юлы тикшерелмәсә, күрем күргәндә кан югалту сәбәбеннән организмда тимер җитмәү мөмкин дигән ялгыш диагноз куелыр иде. Әмма кайсыбер очракта даими күрем каны түгелгәнлектән, бу кайсыбер очракта аз канлылыкка анемиягә китерергә мөмкин.
Күрем вакытында кирәкле тәртип кагыйдәләре һәм шәхси гигиена
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күрем вакытында гомуми гигиена кагыйдәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яшүсмер кызлар һәм хатын-кызлар, шәхси чисталык гигиенаны саклау максатында, эчке киемгә беркетелгән прокладкалар, кыстыргычлар һәм/яки җиңсәгә иңдереп куелган тампоннар куллана. Ике очракта да прокладка яки тампон тукымасы күрем бүлендекләрен үзенә сеңдерә. Ауропа илләрендә, АКШ-та һәм Канадада шәхси гигиена саклау чарасы буларак күрем бүленделәрен җыйгыч савытлар популяр санала.
Күрем вакытында, кан катыш күрем бүлендекләре бактерияләр, бигрәк тә зарарлы бактерияләр үсешенә китергәнлектән, чисталык гигиена кагыйдәләренә аеруча игътибар итәргә кирәк (көн саен душ коену, көненә 2-3 тапкыр юынып алу). Шулай ук физик эшкә тотынмау һәм психик тынычлык кирәк.
Медицина тулысынча суга чумуны һәм ванналарны хупламый (төче суда да, тозлы суда да), душта коенырга киңәш ителә. Корсак куышлыгы әгъзаларына күп кан йөгерү сәбәпле, аналыкның канавына китерү мөмкинлеге сәбәпле, алкоголь һәм ачы ризыкны куллану киңәш ителми.
Күрем чорында җенси якынлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күрем вакытында хатын-кыз физик дискомфорт кичерә. Кайбер очракта күтәренке гормональ фон хис-тойгылар алмашы белән ярсуга китерә. Ана бу чакта төрле инфекциягә бирешүчән була.[9] Кайбер белгечләр күрем вакытында җенси мөнәсәбәтләрне туктатып торырга киңәш итә.[10]
Күрем күргәндәге тайпылышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күрем күрүнең бозылуы еш очрый һәм түбәндәгеннән гыйбарәт:
- күрем күрүнең туктавы (аменорея),
- тотылып калган яки урыннан кузгалган канау (menstruatio vicaria),
- күрем көчәюе (менора),
- авыртыну белән барган күрем күрү (дисменорея, искер. альгоменорея).
Күрем туктау төрле шартларга бәйле. Балага узганда канның гади агып чыгуы туктый һәм физиологик сәбәп булып тора. Әгәр тәннең башка урыннан күп кан югала икән, күрем туктавы мөмкин. Күрем туктаганда бу җитешсезлеккә китергән сәбәпне белү кирәк. Салкын тидереп чирләгәннән соң һәм авыр күңел кичерешләреннән соң күрем озак күренмәсә, табибка күренергә кирәк. Механик тәэсир аркасында күрем килмәвен аерым әйтеп китәргә кәрәктер; бу очракта төп сәбәп булып җиңсәгә керү юлының, җиңсәнең үзенең һәм аналык муентыгының тарауы тора.
Кайвакыт канау аналыктан еракта яткан тән өлешендә барлыкка килә һәм аналыктан кан агу я кими я бөтенләй туктап калуы мөмкин, мондый күренеш өстәлмә күрем күрү я тотылып калган күрем күрү дип атала (викалы менструация)[11]. Бу очракта гадәттә канау тире булмаган урыннарда күзәтелә, мәсәлән, яраларда, җәрәхәттә; шулай ук лайлалы тышчаларда, мәсәлән, авызда, борында. Гомумән әйткәндә, тәннең өстәлмә күрем күрмәгән бер ноктасы да юк. Шул ук вакытта күкәйлектә дә гадәти күрем күрүгә охшаган күренеш күзәтелә.
Меноррагия күренешендә канау арта. Бу аналык чирләре яки күрше әгъзалар чирләгәндә: аналык ялкынсынуында, ана муентыгы эрозиясе белән бәйле, киң бәйләвечләр кан сеңдергәндә һ. б. күзәтелә; кайвакыт аналыкның нинди дә булса чире булмый, ә канау арту саулыкның гомуми начараюына бәйле.
Дисменорея дип күрем күрү барышындагы авырту атала. Бу вакытта еш кына оешкан кан чыга. Дәвалаганда күрем күрүдәге бозылуның сәбәбенә игътибар итәләр һәм аны бетерү өстендә эшлиләр.
Диндә һәм мәдәниятләрдә күрем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Майя мифологиясе күрем күрүнең килеп чыгуын никах берлегенең иҗтимагый кагыйдәсен бозган өчен хатын-кызларга җәза итеп бирелгән дип аңлата. Майяларның ышанулары буенча, күрем каны кара тылсымда магия кулланылган еланнарга һәм бөҗәкләргә әйләнә һәм бу ай алиһәсе яңадан туганга бирле дәвам итә[12].
Ибраһими диннәр күрем канын йола яктан пакъ түгел ди, күрем күргән чакта якынлык һәм дини йолалар үткәрү тыела (Левит китабының 15 нче бүлеге).
Непалның традицион культында унөченче гасырга чаклы вакытларга барып тоташкан алиһә Теледжуның гәүдәләнеше дип саналган сайлап алынган бәләкәй кызларны хәрмәт итү тәҗрибәсе яши. Риваять буенча, алиһә, тегесе азган карашлар ташлап аны хурлаганга чаклы, Непал хакиме белән сөяк уены уйный. Кимсетелгән Теледжу шул чактан алып илгә яшь кыз Кумари кияфәтендә кайтырга ант итә. Бу вакыттан башлап, беренче күрем күргәнгә кадәр, Теледжуның тере гәүдәләнеше дип саналган Кумари кызларын хөрмәтләү культы яшәп килә, имеш, күрем килгәннән соң, алиһә тәнен ташлап китә. Авыр чир, яралану нәтиҗәсендә җитди кан югалту һәм хәтта көлү дә алиһәнең китүен аңлата һәм кыз өчен гадәти тормышка кайту өчен сәбәп булып тора.[13].
Көньяк-көнчыгыш Азияда күрем каны хатын-кыз башлангычы саналган инь белән бәйле дип санала һәм традицион медицина тәҗрибәсендә кулланыла. 1592-1598 еллардагы япон-корея сугышы вакытында корея генералы Чеу Гвак (ингл.) гыйффәтле кызларның күрем канына буялган кызыл кием киеп йөргән[26]. Генерал, кара хатын-кыз энергиясе инь аның киемен калканга әйләндерә, ир-ат энергиясе гәүдәләнеше булган ян — японнарның ату коралы да аны ала алмый, дип ышанган.
Исламда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръәнгә һәм сөннәткә ярашлы, хәез (күрем) вакытында ире хатынын иркәли ала, әмма җенси якынлык тыела, ул хәрәм санала. Хәез вакытында хатын-кыз намаз укый да, торып калганнарын каза кыла да алмый. Аңа шулай ук мондый көннәрендә ураза тотарга рөхсәт ителми. Торып калган көннәрен ул азак, тазарынгач, каза кылып куя. Шулай ук мондый чорында хатын-кыз Кәгъбәтулла тирәли тәваф кыла алмый. Бу котылгысыз очракларда гына мөмкин.
Әгәр айлык җенси якынлыктан соң башланса, тулы госел алып куярга кирәк. Намаз укырга ярамаса да, бу мәлендә намаз вакыты ингән чакта зикер әйтү һәм догалар уку голәмәләре тарафыннан хуплана.
Хәдис шәриф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гайшә (радиаллаһу ганһә) хәдисе:
«Без (Мәзиннән) хаҗ сәфәренә чыктык. Шәриф дигән җиргә җиткәч, хәезем башланды. Хаҗны тулысынча үти алмам дип уйлап, еладым. Яныма Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи үә сәлләм) килде дә: - Ни булды? Хәезе башландымы? - дип сорады. Мин «әйе», дигәч, ул: - Хәез – Аллаһы тәгаләнең кушканы, Ул Адәм балаларына шулай кушкан. (Шуңа елау кирәкми.) Сиңа бары Кәгъбәтулла тирәли тәваф үтәргә генә ярамый, ә калган гыйбәдәтләрне башка хаҗ кылучылар кебек тулысынча үтә, дигән...
Хайваннарда күрем күрү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кешедән тыш, күрем шулай ук кайбер плацентар имезүчеләрдә дә күзәтелә. Аларга, беренче чиратта, күп кенә приматлар карый. Маймылга охшаган, монда кеше дә карый, ифрат вәкилләре булган күп төрләрдә күрем күрү гадәти күренеш, кешесыман маймылларда, Иске Дөнья маймыллары (яки мартышкага караган төрләр) һәм Яңа Дөнья маймыллары һәм (яки яссы борынлы маймыллар) күрем күрү гадәти күренеш. Ярым маймыл гади ярым отрядына караган вәкилләрдә күрем күрү сирәк күзәтелә: бу күренеш юеш борынлы маймыллар ярым отрядында (аларга лемурлар һәм лори карый) юк, ләкин озын үкчәләрнең лемур һәм маймыллар арасындагы кайбер төрләрендә күзәтелә.
Приматлардан тыш, күрем күргән башка хайваннарга кулканатлылар (ярканат) һәм (сикерчәкләр (фил сукыр тычканы буларак билгеле) карый. Шунысы кызык, аларның канында малярия плазмодийлары табыла һәм бу аларның түбән приматларга эволюцион якынлыгын исбатлый (малярия белән тик приматлар, шул исәптән кеше һәм кечкенә маймыллар (тупайялар) гына чирли).
Плацентар имезүчеләрнең башка төрләре организмнарында күрем урынына шылтыр төпләме (эструс) күзәтелә, аның барышында эндометрий бүленеп чыкмый, ә организм тарафыннан тулысынча йотыла. Әйтергә кирәк, кешеләрнең дә күрем каны белән эндометрия күләменең тик өчтән бер өлеше генә бүленеп чыга, ә калган өчтән ике өлешен организм тарафыннан сеңдерелә.
Орангутангта, кешенеке кебек, күрем төпләме озынлыгы, уртача 28 көн тәшкил итә, озаклыгы ай аеның дәвамлыгына якын, 29,53 тәүлек, ә, мәсәлән, шимпанзе органының күрем төпләме озынлыгы якынча 35 көн тәшкил итә.[27]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гинекологические нарушения / Под ред. Дж. Пауэрстейна. — М., 1985.
- Инфекции в акушерстве и гинекологии / Ред. кол.: Макаров О.В., Алешкина В.А., Савченко Т.Н.. — М.: МЕДпресс-информ, 2001. — 461 с. — ISBN 5-98332-263-5.
- В. И. Кулаков, В. Н. Серов. Рациональная фармакотерапия в акушерстве и гинекологии. — М.: Литтерра, 2005. — ISBN 5-98216-025-3.
- Курс лекций для беременных женщин / Ред. кол.: Л. Г. Степанов. — 3-е. — М.: Медгиз, 1959.
- Руководство по эндокринной гинекологии / Под ред. E.M. Вихляевой. — 3-е изд.. — М., 2006.
- В. Н. Серов, В. Н. Прилепская, Т. В. Овсянникова. Гинекологическая эндокринология. — 3-е изд.. — М.: МЕДпресс-информ, 2008. — ISBN 5-98322-449-2.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Paul Bischof and Marie Cohen. Course 4:Implantation. European Society of Human Reproduction and Embryology. [1.pdf әлеге чыганактан] 2013-06-14 архивланды. 2013 елның 13 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Толковый словарь современного башкирского литературного языка. (под. ред З.Г.Ураксина, 2005)
- ↑ Гигиена менструального периода
- ↑ Метод лактационной аменореи (МЛА) 2009 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Hormones Trigger PMS Symptoms 2008 елның 1 октябрь көнендә архивланган.. — NIH Press Release. — 21 January 1998.
- ↑ Dean BB, Borenstein JE, Knight K, Yonkers K. (2006) «Evaluating the criteria used for identification of PMS». J Womens Health (Larchmt) 15 (5): 546-55. DOI:10.1089/jwh.2006.15.546. PMID 16796482
- ↑ Adams, Cecil (2002-12-20). Does menstrual synchrony really exist?. The Straight Dope. The Chicago Reader. әлеге чыганактан 2008-07-20 архивланды. 2013-07-14 тикшерелгән. 2008 елның 20 июль көнендә архивланган.
- ↑ Clancy, Kate (2011-07-27). Iron-deficiency is not something you get just for being a lady. SciAm. әлеге чыганактан 2015-02-19 архивланды. 2023-11-21 тикшерелгән.
- ↑ Макаров, 2001
- ↑ Степанов, 1959
- ↑ М.: Советская энциклопедия. — 1982—1984 гг.
- ↑ Braakhuis, H.E.M.(2005), Xbalanque’s Canoe. The Origin of Poison in Q’eqchi'-Mayan Hummingbird Myth, Anthropos 100: 175—185
- ↑ Kooij, K. R. Religion in Nepal. Brill Academic Publishers, 1978. ISBN 9004058273