Леонид Камаровский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Камаровский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Леонид Камаровский
Kamarovskiy LA.jpg
Туган 15 (27) март 1846
Казан, Россия империясе
Үлгән 8 декабрь 1912(1912-12-08) (66 яшь) яки 12 август 1912(1912-08-12) (66 яшь)
Мәскәү, Россия империясе
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Некрополь Донского монастыря[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер юридический факультет Императорского Московского университета[d]
Һөнәре адвокат
Эш бирүче Мәскәү император университеты[d], Мәскәү шәһәр халык университеты[d] һәм Мәскәү югары хатын-кызлар курслары[d]

Commons-logo.svg Леонид Камаровский Викиҗыентыкта

Леонид Камаровский (Леонид Алексей улы Камаровский, 15 (27) март 1846, Казан, Россия империясе8 декабрь 1912(1912-12-08) (66 яшь) яки 12 август 1912(1912-08-12) (66 яшь), Мәскәү, Россия империясе) — РИ юристы, хокук докторы (1881), Петербург ФАнең мөхбир әгъзасы (1910), Мәскәү университетының атказанган профессоры (1899), шул ук университетта юридик факультет деканы (1909-1912).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Леони́д Алексе́евич Камаро́вский 1846 елның 15 (27) мартында Казанда туган. Генерал граф Евграф Федотович Комаровскийның оныгы.
  • 1864 елда Мәскәү университетына укырга керә.
  • 1868 елда Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлаган һәм профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.
  • 1869 елда ике елга чит илгә китә; Гейдельберг университетында профессор Блюнчидан халыкара хокук өйрәнә.
  • 1871 елда, Мәскәүгә кайткач, магистрлык имтиханы тапшыра.
  • 1874 елда Мәскәү университетында «Начало невмешательства» дигән темага магистрлык диссертациясен яклый, ә 1881 елда «О международном суде» темасына докторлык диссертациясен яклый.
  • 1874 елдан башлап, Л.А. Камаровский Мәскәү университетында приват-доцент вазифасында халыкара хокук кафедрасында укыта.
  • 1881 елның декабреннән — ординар профессор.
  • 1899 елдан Мәскәү университетының атказанган профессоры.
  • 1883-1885 елларда-юридик факультет секретаре; 1909 елдан-факультет деканы.
  • 1911 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр, А.А. Мануйлов эштән киткәннән соң, университет ректоры вазыйфасын башкара. Әмма авыруы көчәю сәбәпле, бу вазыйфаны калдырырга мәҗбүр була. Шулай да 1912 елга кадәр юридик факультет деканы вазыйфасын башкаруын дәвам итә.
  • Леонид Камаровский - А.И. Чупров исемендәге Җәмгыятьне гамәлгә куючыларның берсе.
  • Мәскәү университетыннан тыш, Л.А. Камаровский Катков лицеенда, Шанявский исемендәге шәһәр халык университетында, Югары хатын-кызлар курсларында укыта.
  • 1909 елда ул Гаага халыкара третей мәхкәмәсенең Даими палатасында Россия вәкиле була.
  • Үпкә туберкулезыннан үлә. Дон монастыре некрополендә җирләнгән.

Төп фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Начало невмешательства. — М.: Унив. тип. (Катков и Ко), 1874. — 313 с.
  • Взгляд на различные попытки смягчить ужасы войны. — Москва, 1878
  • О международном суде. — М.: Тип. Т. Малинского, 1881. — 550 с.
  • О новейшей литературе морского и военного права. — Москва, 1885
  • Обзор современной литературы по международному праву. — М.: Тип. А. И. Мамонтова, 1887. — 405 с.
  • О политических причинах войн в современной Европе. — Москва, 1888
  • Основные вопросы науки международного права. Гл. 1-2. — Москва, 1892—1895
  • Война или мир? — Одесса, 1895
  • Восточный вопрос. — Москва, 1896
  • Международное право. — Москва, 1897, 1900, 1905
  • Обзор современной литературы по международному праву. — Москва, 1897
  • Успехи идеи мира. — Москва, 1898
  • Об основной задаче международного права. — Москва, 1898
  • Гаагская мирная конференция в 1899 году. — Москва, 1901
  • Международное право в XIX веке. — Москва, 1901
  • По вопросу международной организации Европы. — Москва, 1902
  • Право войны. — Москва, 1905
  • Международное право / Камаровский Л. А., проф. Гр., Ульяницкий В. А., прив.-доц. — М.: Унив. тип., 1908. — 276 с.
  • Идея мира и церковь: (публичное богословское чтение, предложенное в зале Московскаго Синодальнаго училища, 22 марта 1899 года) / Проф. гр. Л. А. Комаровский. — Москва : Типография Г. Лисснера и А. Гешеля, преемн. Э. Лисснера и Ю. Романа, 1899. — 23 с.;

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калып:БСЭ3
  • Николаев Н. Ю. Проблема кодификации международного гуманитарного права в трудах Л. А. Камаровского // История государства и права. — 2013. — № 17. — С. 35-38.[1]
  • Пустогаров В. В. Романтик международного права. Жизнь и деятельность графа Л. А. Комаровского (1846—1912). — М.: Диалог-МГУ, 1999. — 62 c.
  • Русина О. И. КАМАРОВСКИЙ (Комаровский) Леонид Алексеевич // Императорский Московский университет: 1755—1917: энциклопедический словарь / составители А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 293—294. — 894 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
  • Томсинов В. А. Леонид Алексеевич Камаровский (1846—1912) // Томсинов В. А. Российские правоведы: Очерки жизни и творчества. В 2-х томах. М.: Зерцало, 2007. Том 1. С. 579—604.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]