Лео Бокерия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лео Бокерия latin yazuında])
Лео Бокерия
Leo Bokeria 2019.png
Туган телдә исем гөрҗ. ლეონიდე ანტონის ძე ბოკერია
Туган 22 декабрь 1939(1939-12-22) (82 яшь)
Очамчира, Автономная Республика Абхазия[d], Гөрҗистан
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре хирург, тикшеренүче
Эш бирүче Научный центр сердечно-сосудистой хирургии имени А. Н. Бакулева[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Лео Бокерия Викиҗыентыкта

Леонид (Лео) Бокерия (гөрҗ. ლეო ანტონის ძე ბოკერია; . 22 декабрь 1939 ел) — совет һәм Россия табиб-кардиохирургы, уйлап табучы, медицина фәннәрен оештыручы, профессор. РФА (2011) һәм РАМН (1994) академигы, РАМН Президиумы әгъзасы (2013 елга кадәр). Россия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, йөрәк-кан тамырлары хирургы. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе гыйльми үзәге директоры. (1994-2019), 2019 елның 25 ноябреннән бу уку йортының мактаулы президенты. «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомуми Россия җәмәгать оешмасы президенты. Россия Федерациясенең Җәмәгать Палатасы Секретаре урынбасары.

Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994). Пенин премиясе (1976), ССРБ-ның дәүләт премиясе (1986), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе (2002) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2003) лауреаты. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Антонович Бокерия 1939 елның 22 декабрендә Очамчира шәһәрендә (Абхаз АССР, Грузин ССР) туа. Атасы — Бокерия Антон Иванович (1900-1943). Әнисе — Бокерия Ольга Ивановна (1905-1971).

1965 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының И. М. Сеченов исемендәге 1-нче Мәскәү медицина институтын, 1968 елда шунда ук аспирантура тәмамлый.

1968 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында башта өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли, аннары гипербарик оксигенация лабораториясе мөдире итеп күчерелә. Шушы ук елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклый[1].

1973 елда медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен ала[2]. Профессор дәрәҗәсенә ия була.

1977 елда фәнни эшләр буенча директор урынбасары итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 1993 елга кадәр эшли, аннары Россия Медицина фәннәре академиясенең Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе гыйльми үзәге оештырылгач, аның Кардиохирургия институты директоры итеп тәгаенләнә.

1994 елның сентябреннән Л. А. Бокерия вазифа башкаручы була, ә 1994 елның ноябреннән 2019 елның ноябренә кадәр — РАМН-ның А. Н. Бакулев исемендәге НЦССХ директоры (соңыннан үзәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына күчерелә). 2019 елның 25 ноябреннән— А. Н. Бакулев исемендәге НЦССХ президенты[3].

И. М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУ-ның 2-нче йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы һәм МГМСУ—ның диплом алды белем алу факультетының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы мөдире[4].

1994 елда РАМН-ның «кардиохирургия» белгечлеге буенча гамәлдәге әгъзасы.

2011 елда Россия фәннәр академиясенең Физиология һәм фундаменталь медицина бүлеге буенча гамәлдәге әгъзасы итеп сайлана.

Кызлары — Бокерия Екатерина (1971), балалар кардиологы, медицина фәннәре докторы[5]; Бокерия Ольга (1973), кардиолог, РФА мөхбир әгъзасы (2016).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин премиясе лауреаты (1976)
  • ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1986).
  • Американың торакаль хирурглар ассоциациясенең мөхбир әгъзасы (1991).
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994).
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1999).
  • 1997, 1999, 2002 елларда — «Ел кешесе», Рус биографик институты.
  • 2000 ел — «Ун еллык кешесе» («медицина» номинациясендә), Рус биографик институты.
  • Рус православие чиркәвенең II дәрәҗә Изге Сергий Радонежский ордены (2001).
  • «Кеше-легенда» титулы (2002).
  • Фән һәм техника өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2002).
  • Халыкара «Алтын Гиппократ» премиясе (дөньяның иң яхшы кардиохирургларына бирелә) (2003)
  • «Ел кешесе — 2003»
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясенең Хөкүмәт премиясе (2003).
  • «Гасыр меценаты» Хәйрия фондының «Меценат» награда-ордены (2004).
  • «Җәмәгать танылуы» Алтын мактау билгесе (2004).
  • «Триумф» премиясе (2004).
  • «Ел кешесе — 2004» (Рус биографик институты).
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2004).
  • «За честь, доблесть, созидание, милосердие» ордены (2004).
  • «Милләт саулыгы» (Атлас) "Елның иң яхшы китаплары һәм нәшриятлары" премиясе (2005).
  • «Ел кешесе — 2005» (Рус биографик институты).
  • Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы[6]
  • «Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале (2007)[7].
  • «Балачак рыцаре» мактаулы исеме (2007)[8].
  • «Ел рәсәйлесе» Милли премия (2008)[9].
  • «Данкмедале» (2008, ел, 1 сентябрь, Кыргызстан)[10].
  • 2010 ел — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены[11].
  • «Ел кешесе — 2013»[12]
  • Александр Невский ордены (2015 ел, 22 август)[13]
  • «Муз-ТВ»-ның махсус премиясе (2016)[14].
  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2020)[15].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бокерия, Леонид Антонович Гипербарическая оксигенация при прекращении кровообращения: (Экспериментальное исследование) : Автореф. дис. … канд. мед. наук / Первый Моск. мед. ин-т им. И. М. Сеченова. — М.: [б.и.]. — 28 с.
  2. Бокерия, Леонид Антонович. Гипербарическая оксигенация в кардиохирургии: (Экспериментально-клиническое исследование) : Автореф. дис. … д-ра мед. наук. (14.00.27) / АМН СССР. Ин-т сердечно-сосудистой хирургии им. А. Н. Бакулева. — Москва: [б. и.], 1973. — 23 с.
  3. Лео Бокерия спустя 25 лет ушел c поста директора центра Бакулева. РБК. 2019-11-25 тикшерелгән.
  4. Бокерия Лео Антонович на официальном сайте МГМСУ
  5. Алена Корк (2020-06-17). «Я научилась помогать детям внутриутробно». Врач Екатерина Бокерия — о человеческом сердце, любви и призвании. Православие и мир. 2020-07-05 тикшерелгән.
  6. Состав РАХ 2012 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган.
  7. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  8. О награждении Почётным званием «Рыцарь детства» Л. А. Бокерия
  9. «Россиянин года» на сайте Российской Академии бизнеса и предпринимательства
  10. Указ Президента Кыргызской Республики от 1 сентября 2008 года № 297 «О награждении медалью „Данк“ Бокерия Л. А.»
  11. Президент России
  12. Лео Антонович Бокерия — лауреат премии «Человек года»
  13. Указ Президента Российской Федерации от 22 августа 2015 года № 431 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  14. Спецноминация «За вклад в жизнь»: Лео Бокерия
  15. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]