Эчтәлеккә күчү

Лидия Литвяк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лидия Литвяк latin yazuında])
Лидия Литвяк
Туган телдә исем рус. Лидия Владимировна Литвяк
Туган 18 август 1921(1921-08-18)[1]
Мәскәү, РСФСР[d]
Үлгән 1 август 1943(1943-08-01) (21 яшь)
Кожевня[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Күмү урыны Дмитровка[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре лётчик-истребитель, офицер, очучы-ас
Җефет Алексей Фролович Соломатин[d][2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә младший лейтенант[d]

 Лидия Литвяк Викиҗыентыкта

Лидия (Лилия) Владимировна Литвяк - (18 август 19211 август 1943), рус совет очучысы-истребителе, авиация звеносы командиры, гвардия кече лейтенанты, Советлар Берлеге Герое (1990). ВЛКСМ әгъзасы. Үлгәннән соң 1943 елда лейтенант, 1990 елда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә[3].

Лидия (Лилия) Лиля 1921 елның 18 августында Мәскәүдә туган.

14 яшеннән аэроклубта шөгыльләнә. 15 яшендә инде ул үз аллы тәүге очышын ясый. Херсон авиация очучы мәктәбеннән соң Калинин аэроклубында эшли. 45 очучы әзерли.

1941 елның октябрендә Мәскәү Коминтерн хәрби комиссариаты тарафыннан армияга чакырыла. 1942 елда 586 нчы истребительләр авиациясе полкына, «Хатын-кыз авиаполкына» алына. ЯК-1 истребителен үзләштерә. Беренче хәрби очышын Сарытау күгендә ясый. 1942 елның авгусында төркемдә немец Ю.-88 бомбардировщигын бәреп төшерә. Сентябрьдә 437-се истребитель авиацион полкына күчерелә (287-се истребительләр авиациясе дивизиясе, 8-се һава армиясе, Көньяк-Көнчыгыш фронт).

14 сентябрьдә икенче хәрби очышында Сталинград өстендәге Ю-88 бомбардировщигын һәм Me-109 истребителен бәреп төшерә. Me-109 очучысы немец бароны, һавада 30 җиңү яулаган, Рыцарь тәресе кавалеры лейтенант Ганс Фусс булган. 27 сентябрьдә 30 метрлык дистанциядан һава сугышларында Ю-88 истребителен бәреп төшерә. Соңыннан Раиса Викторовна Беляева белән парда Me-109 самолетын бәреп төшерә.

Бу вакытта Лидиянең самолетының капотында аның соравы буенча ак лалә чәчкәсе төшерелә, һәм Литвяк «Сталинградның ак лаләсе» кушаматы ала, һәм «Лилия» аның радио чакыруы була.

1943 елның июль азагында — август башында Донбасска юлны каплап торган Миус елгасы ярында немец оборонасын өзү буенча каты сугышлар бара. 1943 елның 1 августында Лидия 4 тапкыр хәрби очыш ясый, аның барышында шәхсән дошманның ике самолетын һәм төркемдә бер самолетын бәреп төшерә. Дүртенче очыштан кайтмый.

Дивизия командованиесе Лидия Литвякны Советлар Берлеге Герое исеменә әзерли, әммә очучы немецларга әсирлеккә төшкән дигән имеш-мимешләр була, һәм тәкъдим итү кичектерелә (икенче версия буенча, Советлар Берлеге Герое исеменә хәбәрсез югалганнарны тәкъдим итмиләр).

Сугыштан соңгы елларда полкташлары югалган очучыны эзләүләрен дәвам итә. Очраклы гына Донецк өлкәсе Шахтер районының Дмитровка авылында туганнар каберлегендә табыла. Аның гәүдәсен Кожевня утары янында урындагы малайлар таба һәм «Билгесез очучы» кебек аны Дмитровка авылында 1969 елның 29 июлендә туганнар каберлегендә җирлиләр.

ССРБ Президенты 1990 елның 5 майында Лиля Лидия Владимировнага үлгәннән соң Советлар Берлеге Каһарманы исемен бирү турындагы указга кул куя. ССРБ Президенты 1990 елның 5 майында Лиля Лидия Владимировнага үлгәннән соң Советлар Берлеге Герое исемен бирү турындагы указга кул куя. «Алтын Йолдыз» медале (№ 11616) һәлак булган героиняның туганнарына саклау өчен тапшырыла.

  • Советлар Берлеге Каһарманы (5 май 1990).
  • Кызыл Байрак ордены 22.07.1943 [4]
  • I дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены (10.01.1943, үлгәннән соң).
  • Кызыл Йолдыз Ордены (17.02.1943).
  1. http://myhero.com/hero.asp?hero=L_Litvak_whitworth_07_ul
  2. https://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=482
  3. Литвяк/ С. Ю. Щукарев//Большая российская энциклопедия: [в 35 т.]/ гл. ред. Ю. С. Осипов.— М.: Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  4. Приказ подразделения
  • Литвяк Лидия Владимировна // Книга:Герои Советского Союза
  • Овчинникова Л. П. Женщины в солдатских шинелях. — Волгоград: Ниж.-Волж. кн. изд-во, 1987. — 47 с.
  • Золотая Звезда москвича. — М., 1963.
  • Советские асы. — М.: «Восточный фронт», 1996.
  • Milanetti, Gian Piero. . — ISBN 9788875651466.
  • Виноградова Л. Защищая Родину. Летчицы Великой Отечественной. — М.: Азбука-Аттикус, КоЛибри, 2015. — ISBN 978-5-389-09900-5.
  • Попович М. Л. Небесная Диана. // «Военно-исторический журнал». — 1995. — № 3. — С. 86—88.