Лилия Нуретдинова
Лилия Нуретдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Нуретдинова Лилия Фоат кызы |
Туган | 20 сентябрь 1963 (60 яшь) Татарстан Чистай районы Наратъелга авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | спортчы, тренер |
Җефет | Литовченко, Павел Фёдорович[d] |
Ата-ана |
|
Лилия Нуретдинова (Нуретдинова Лилия Фоат кызы) — Олимпия һәм дөнья чемпионы, җиңел атлетика буенча СССР атказанган спорт остасы.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лилия Нуретдинова Чистай районы Нарат-Елга авылында 1963 елның 20 сентябрендә туа. Беренче тренеры - әтисе, СССР спорт остасы, СССР атказанган тренеры Фоат Нуретдинов. Кама политех институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый.
Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1992 елда XXV Олимпия уеннарындагы 4x400 м эстафетада катнашып олимпия чемпионы, ә 800 м йөгерүдә катнашып көмеш медаль иясе була.
1991 елда Токиода җиңел атлетика буенча III дөнья чемпионатында 800 м йөгерүдә беренчелекне яулый.
1990 елда Сиәтлда II Яхшы ниятләр уеннарында көмеш медаль, ә Сплитта (Югославия) Европа чемпионатында бронза медаль яулый.
400, 800, 1500 м дистанцияләргә йөгерүләр буенча күп тапкыр СССР һәм Россия чемпионы.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Рекордсмен» спорт газетасы