Нарат-Елга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нарат-Елга latin yazuında])
(Наратъелга битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наратъелга
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чистай районы
Координатлар 55°15'17.168"N, 50°34'20.582"E
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422980
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Нарат-Елга

НаратъелгаТатарстан Республикасының Чистай районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча).

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422980.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл зиратында Һ. В. Йосыпов XIII—XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы таба. Олы Бахта елгасының уң кушылдыгы Кала-Елга суының сул ярындагы Нарат-Елга авылы янында болгар чорына мөнәсәбәтле шәһәрлек, борынгы болгар заманнарына нисбәтле авыл урыны, зират Алтын Урда чорыныкы булуы ихтимал дип билгеләнгән эпитафик язмалар мәгълүм. Д. А. Корсаков (XVIII йөз) җыентыгында Нарат-Елга авылы искә алына. Анда 60 йомышлы татар, 18 керәшен яшәгән. А. Артемьев китабында күрсәтелгәнчә, авылдагы 82 хуҗалыкта 156 ир-ат һәм 164 хатын-кыз яшәгән, авылда мәчет булган. 1898 елда Нарат-Елга авылында татарлар яшәгән. К. П. Берстель хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Нарат-Елга авылында барлыгы 925 кеше исәпләнгән, алар ислам дине тотканнар. Авылның оешуы турында аксакаллар түбәндәгеләрне сөйлиләр: «Нарат-Елгага башлап бер сунарчы килеп утырган. Чистайга бара торган юлның уң ягында тау башында куш нарат үскән. Куш нарат эченә сунарчы куыш ясаган да шунда яши башлаган. Сунарчы янына бер эскрипкә уйнаучы кеше дә килеп куыш корган. Аннан соң башкалар да бер-бер артлы килеп, гаилә белән торырлык куышлар корып, бергәләшеп көн күрә башлаганнар».

Авылның ни өчен Нарат-Елга дип аталуы сер түгел. Монда нарат агачлары күп үскән. Аларның тамырлары 1911 елда тау казыганда бик күп чыккан. Авыл эчендәге күл буенда үскән ике төп нарат агачы турында әле дә сөйлиләр. Ул нарат агачлары шулкадәр юан булган, мулла өенең идәнен, түшәмен җәяргә дә җиткән. Кыскасы, заманында авылның исеме җисеменә бик туры килгән.

Казан ханлыгы тез чүктерелгәннән соң, бу авылга 20 ләп рус гаиләсе килеп урнашкан дип сөйлиләр. Тора-бара алар рус телен онытып, татарча сөйләшә башлаганнар. Хакимият әһелләре бу хәлдән куркып, Нарат-Елга русларын Каргалы янындагы Тукмаклы дигән рус авылына күчергәннәр.

Авыл халкы хәтерендә Әбүбәкер исемле кеше турында риваять сакланып калган. Аны 1973 елда шушы авылдан Әминов Гаяз язып ала: «Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәрге җирләре сукаланмаган, халык аннан печән чабып ала торган булган. Бервакыт, җиләк пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән. Якыннан гына рус туе үтеп бара, ди. Туйдагы кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар. Туйдагы кешеләрнең күбесе исерек икән. Җиләк җыеп йөрүче кыз туйның янына ук килгән. Шулвакыт бер егет бу кызны мәдәк арбасына күтәреп салган. Кызны алып киткәннәр. Кыз кычкырган, елаган. Шул вакытны Нарат-Елга авылының Әбүбәкер исемле урта яшьләрдәге бер кешесе килеп чыккан. Әбүбәкер туйны туктаткан да кызны бирүләрен сораган. Тегеләр бирмәгән. Әбүбәкернең кулында балтасы булган — урманнан кайтып килеше икән. Ул бик нык ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп иткән. Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булганнар. Ләкин Әбүбәкерне җибәрмичә, Нарат-Елгага кайтып, старостага алып барганнар һәм исем-фамилиясен язып алганнар. «Менә бу кеше туебызны туктатып, иконабызны хурлады» дип, Әбүбәкерне судка биргәннәр. Суд аны үлем җәзасына хөкем итә. Әгәр чукынса, үлем җәзасын алмаштырырга булалар. Ләкин Әбүбәкер моңа риза булмый. Аны төрлечә җәзалыйлар. Соңыннан мунча себеркесенә кирәсин сибеп, себеркене аркасына бәйләп, ут төртеп яндырганнар. Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны туктатып, кызны коткарган урынга кабер казып күмгәннәр, таш утыртканнар. Ташның язуы без яшь вакытта шактый таныла иде. Хәзер, кителеп, танымаслык хәлгә килгән...»

Патша хакимиятләренең чукындыру сәясәте халыкны урыннан кузгаткан. Халык, иманын җуюдан куркып, башка эшләр белән бәйләнешле сәясәтне дә чукындыру түгелме икән дип шикләнгән. 1897 елда Русиядә халык санын алу — перепись башлана. Халык арасында «патша хөкүмәте татарларны чукындырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр тарала. Күп кенә татарлар күчеп китәргә әзерләнә. Байтагы күчеп тә китә.

Шул чордагы авыл тормышына кагылышлы риваятьләрнең берсе «Налог өчен сатылган кызлар» дип атала.

XIX гасырның соңгы чирегендә берничә тапкыр илгә ачлык килгән. Хөкүмәт салымнарын түләү бик авыр булган. Ул вакытта аны казна салу дип йөрткәннәр. Налогларын түләмәүчеләргә бик каты җәза биргәннәр, мал-туарын, кием-салымнарын һәм башка әйберләрен тартып алганнар. Авыл башлыклары гына җыеп бетерә алмагач, волость башлыклары, кораллы көчләр белән авылга килеп, налогы бетмәгән кешеләрдән, налог таләп иткәннәр. «Түли алмыйм, бернәрсәм дә юк» дигән кешеләрне җыеп, базга, идән астына ябып куя торган булганнар. Ябылучылар арасында гаиләсендә фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да була. Налогларын түләргә сүз бирүчеләрне идән астыннан чыгарып торганнар. Идән тактасы ачылгач, Гайнулла агай да, башын тыгып:

— Ике җиткән кызым бар, налогларымны түләгән кешеләргә кияүгә бирер идем,— дип, калтыраган тавыш белән өй эчендәге кешеләргә эндәшкән. Шунда булган Саттар агай белән Сәйфелмөлек агайлар киңәшәләр дә кызларны үз улларына алырга булалар. Гайнулла агайга идән астыннан чыгарга кушалар. Саттар агай үзенең Җиһанша исемле улына Гайнулла агайның кече кызы Миңлесафаны, Сәйфелмөлек исә Гайнулла агайның олы кызы Фәхриҗамалны Баттал исемле улына хатынлыкка алырга булып, агайның налогын түләгәннәр. Налог өчен сатылган бу кызларның оныкларының балалары Нарат-Елгада әле дә бик күп.

Авыл тирә-юнендәге җир-суларның һәркайсы авыл халкының тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, географик тирәлекнең табигый үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән. Тирә-юнь урман белән капланган вакытлардагы исемнәр әле дә кулланылышта йөри: Түбән каенлык, Имәнлек, Бабай куагы, Ачылык һ. б. Түбән каенлык дип йөртелә торган үзәнлектә ап-ак каен агачлары үсеп утырган. Мөслим ягындагы Озынтай үзәнлегендә дә калын каен урманы булган. «Мөслим авылы ягындагы урманнан келәт бурадык»,— дип сөйли Гыймран Мөхәммәтәмин улы. XX гасыр башына монда ялгыз үсеп утырган вак каеннар гына калган. Шомырт елгасы буенда да хәзер шомырт юк инде. Ул елга ярыннан бик көчле чишмә чыгып торган. Халык аның суын бик яраткан. Талкыш авылының бер мулласы җәй айларында әлеге чишмә суын үзе өчен авылга кайтарта торган булган. 1955 еллардан соң аның суы азаеп кала. Авылның көнчыгышындагы елгасын Эмеш дип атаганнар. Авылда тагын Ярлы күл, Урман күле, Әсән елгасы һ. б. топонимик берәмлекләр очрый.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдан зыялы шәхесләр байтак чыккан. Язучы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикова (1937—2003), Г. Камал исемендәге Татар академия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закиров (1945) һәм аның энесе Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Зиннур улы Закиров (1948) Нарат-Елга авылында туып үскәннәр.

  • Газифә Хәсәншина (1915-1986), Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.