Ли Бай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ли Бай latin yazuında])
Ли Бай
Туган телдә исем 李白
Туган 19 май 701[1]
Суяб, Тан династиясе, Кытай (бүгенге Токмок шәһәре, Кыргызстан)
Үлгән 30 ноябрь 762[1] (61 яшь)
Данту
Үлем сәбәбе батып үлү[d]
Күмү урыны Tomb of Li Bai[d]
Милләт кытай
Ватандашлыгы Таң династиясе[2]
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана

 Ли Бай Викиҗыентыкта

Ли Бай яки Ли Тай-бо (кыт. 李白; 李太白; 701—762/763 ел) — Тан династиясе заманында яшәгән кытай шагыйре.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ли Бай бай сәүдәгәр гаиләсендә туа. Туу җире төгәл билгеле түгел, ләкин бүгенге көндә эзләнүчеләрнең күбесе аның Төркестанда, бүгенге Токмок шәһәреннән ерак түгел җирдә туганын кабул итә. Соңрак, Ли Байга 5 яшь булганда, аның гаиләсе Циньляньсянга күченә. Дәүләт эшлеклесе булу теләгенә карамастан, ул дәүләт хезмәтенә керү өчен таләп ителгән имтиханнарга әзерләнми һәм 25 яшендә Кытай буенча сәяхәт итә башлый. Соңрак, 742 елда, ул император сараена тәкъдим ителә һәм Ханьлинь Академиясендә вазифа ала.

Ике елдан берникадәр азрак вакыт дәвамында ул сарай шагыйре буларак хезмәт итә һәм бу вазифаны үз теләге буенча ташлап китә. Кытай буенча сәяхәткә куела, 744 елның көзендә беренче тапкыр Ду Фу белән күрешә. Ань Лушань күтәрелеше барышында Ли Линь ханзадәсенең фетнәсендә катнаша һәм дәүләт җинаятьчесе буларак хөкем ителә. Баш күтәрелүнең җиңелүеннән соң көньяк-көнбатышка сөрелә. 759 елда амнистиягә эләгә һәм кире көнчыгышка кайта. 762763 елларда вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ли Бай якынча 1000 шигырь авторы буларак билгеле. Ләкин күпчелек очракта аның авторлыгы шик астына куела. Аның юэфу жанрындагы хезмәтләре аеруча танылган. Шулай ук аның иҗаты даосизм белән бәйле булган.

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Китайская биографическая база данных