Люба Велич
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Тугандагы исем | Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-mul" does not exist. |
| Туу датасы | 10 июль 1913[1][2][3][…] |
| Туу урыны | Славяново (Тырговиште өлкәсе), Попово[d], Тырговиштская область[d], Болгария |
| Үлем датасы | 1 сентябрь 1996[1][3][4][…] (83 яшь) или 2 сентябрь 1996[5] (83 яшь) |
| Үлем урыны | Вена, Австрия[6] |
| Күмелү урыны | Венаның үзәк зираты[d] |
| Һөнәр төре | опера җырчысы, актёр |
| Эшчәнлек өлкәсе | җырлау[d][7] һәм опера[7] |
| Җырчы тавышы | сопрано[d] |
| Музыкаль инструмент | тавыш[d] |
| Архивлары саклана | Центральный государственный архив Болгарии[d] |
| Тавыш яздыру лейблы | Columbia Records[d], Philips Records[d] һәм Decca Records[d] |
| Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][8] |
Люба Велич (чын фамилиясе болг. Величкова) — Австрия һәм Болгария опера җырчысы (сопрано).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Люба Велич 1913 елның 10 июлендә болгар провинциясендә, илнең иң зур порты Варнадан ерак түгел зур булмаган Славяново авылында туган. Музыка белемен булачак җырчы бала чагында ук скрипкада уйнарга өйрәнеп башлый. Кызына җитди һөнәр бирергә теләгән ата-анасының таләбе буенча, София университетында фәлсәфә өйрәнә, параллель рәвештә башкаланың Александр Невский кафедраль соборында хорда җырлый. Соңыннан Люба Величкова үзенең вокаль осталыгын Вена музыка академиясында камилләштерә.
Софияда һәм Венада укыганнан соң Люба Велич 1936 елда беренче тапкыр Софиядә чыгыш ясый. 1937-1940 елларда Грац, Мюнхен һәм Гамбург калалары операсы солисты. 1946 елдан 1959 елга кадәр Вена дәүләт операсының төп солисты. 1949 елда Нью-Йоркта Метрополитен-операда чыгыш ясый, Зальцбург фестивалләрендә катнаша.
Рихард Штраусның «Саломея» операсында төп партия аның карьерасында күренекле роль була. 1944 елда Велич бу партияны композиторның 80-еллыгына аның җитәкчелеге астында башкара. Башка билгеле рольләре «Евгений Онегинда» Татьяна, «Дон Жуанда» Донна Анна, «Богема» операсында Мюзетта була.
Җырчының тавышы белән проблемалар барлыкка килгәннән соң, ул карьерасын оперетталар һәм фильм төшерүдә катнашып башлый. Люба Величның фильмографиясе барлыгы 26 кинотасманы үз эченә ала.
Люба Велич 1996 елда Венада вафат була, шәһәрнең Үзәк зиратында җирләнә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2008 елда Вена урамнарының берсен аның исеме белән атыйлар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музыкальный энциклопедический словарь/Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 99 — ISBN 5-85270-033-9
- Norbert Ernst Benke: Ljuba Welitsch. Edition Wien, 1994
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ Discogs — 2000.
- 1 2 filmportal.de — 2005.
- ↑ Brockhaus Enzyklopädie — F.A. Brockhaus, 1796.
- ↑ Library of Congress Authorities — Library of Congress.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #119242036 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- 1 2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств