Люция Гомәрова
Люция Гомәрова | |
---|---|
Туган | 1 гыйнвар 1959 (65 яшь) Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2006); Россия Федерациясе Хөкем советының «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе (2007); Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2009). |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр нәмзәте[d] |
Гомәрова Люция Шаһбал кызы (1 гыйнвар 1959 ел) — галим-юрист, дәүләт эшлеклесе һәм югары мәктәп укытучысы. 2009-2014 елларда Башкортстан Республикасының Конституция Суды рәисе. Юридик фәннәр кандидаты (1986), доцент. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Люция Шаһбал кызы Гомәрова 1959 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Хәйбулла районында туган.
1976-1977 елларда «Союзнефтемашремонт» җитештерү берләшмәсендә копировальщик булып эшли.
1977-1982 елларда Башкорт дәүләт университетында «хокук белгече» һөнәре буенча белем ала.
1982-1986 елларда тикшеренүче стажер булып эшли, Ленинград дәүләт университетының аспирантурасында укый.
1986 елда «Совет дәүләт идарәлеге органы тарафыннан компетенцияне тормышка ашыруның административ-хокук гарантияләре» темасына диссертация яклый (гыйльми җитәкчесе: Дрейшев Борис Владимирович)[1].
1987-1996 елларда — Башкорт дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
1996 елдан алып — Башкортстан Республикасының Конституция Суды судьясы. 2009-2014 елларда — Башкортстан Республикасы Конституция суды җитәкчесе.
20-дән артык гыйльми публикация авторы[2].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2006);
- Россия Федерациясе Хөкем советының «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе (2007);
- Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2009).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ RELP. 26 декабря 1986 г.(үле сылтама)
- ↑ Гумерова Люция Шагибаловна. Единый республиканский инновационный бизнес-портал. 2015-08-18 тикшерелгән.