Мадароз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мадароз latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Мадароз (madarosis; гр. madarosis чәч коелу), керфексезлек - керфек тамырчалары зарарлану сәбәпле, керфекләр коелу, керфекләр саны кимү.

Мадароз сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Урынлы

• кабакның алгы кырыеның хроник чирләре

• инфильтраулаучы үсү белән кабак шешләре

• пешү

• кабак шешләренең радио- яки криотерапиясе

2. Тире чирләре

• таралган алопеция

• псориаз

3. Системалы чирләр

• микседема

системалы кызыл төче

• булдырылган сифилис

• лепра

4. Бетерү нәтиҗәләре

трихиаз дәвалау

• трихотилломания (пациент үзенең чәчләрен йолкый торган психик бозылу)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел