Мамыкбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мамыкбаш latin yazuında])
Мамыкбаш
Халыкара фәнни исем Eriophorum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон осоковые[d]
Җимеш төре чикләвек
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 11[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]
Нәрсәнең чыганагы Q2679206?

 Мамыкбаш Викиҗыентыкта

Мамыкбаш (лат. Erióphorum, рус. Пушица) — күрәнчәләр семьялыгына караган күпьеллык үсемлек ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре бар: киң яфраклы мамыкбаш (E. latifolium), нечкә мамыкбаш (E. gracile), күп башаклы мамыкбаш (E. polystachion), җиңсәле мамыкбаш (E. vaginatum). Сазлыкларда һәм йөзмә «үлән-утрауларда» үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Masclef - Atlas des plantes de France китабыннан, 1891 

15-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, нечкә. Яфраклары тар, озын, өч кырлы яки цилиндрсыман. Чәчәкләре ике җенесле, күп чәчәкле башакчыкларда, чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеш бирү чорында барлыкка килүче мамык кебек йомшак ак башчалар – мамыкбашка хас үзенчәлек. Җимеше – озынча орлыкча. Җиңсәле мамыкбашның яфраклары яшел килеш кышлый. Апрельдән майга кадәр чәчәк ата. Җимешләре җәй башында өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл (тамырчалардан) белән үрчи. [3]

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң яфраклы мамыкбаш – дару үләне.

Сабаклары су кошлары өчен азык булып тора.

Барлык төрләре дә – торф барлыкка китерүчеләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юзепчук С.В. Род 221. Пушица - Eriophorum // СССР флорасы. В 30-нчы том / Баш мөхәррире академик В. Л. Комаров; Том мхәррире Б. К. Шишкин. - М. - Л. : СССР Фән Академиясе нәшрияты, 1935. - Т. III. - 26 - 37 б. - 636 + XXV с. - 5175 экз.         
  • Арктическая флора СССР. Вип. III / Сост. Т. В. Егорова, В. В. Петровский, А. И. Толмачёв, В. А. Юрцев; Под ред. А. И. Толмачёва. - Л.: Наука, 1966.  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]